Оманда ислам () — Оман территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Оман халкының (5 млн 106 мең кеше) 85,90 % ы (4 млн 386 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 . Илнең Төп кануны буенча, дәүләт дине — ислам, шәригать — законнарның төп чыганагы. Барлык конфессияләр өчен дин иреге тәэмин ителә. Дини билге буенча дискриминация тыела һәм, җәмәгать тәртибе бозылмаган очракта, дини йолаларны үтәү иреге күздә тотыла Oman: International Religious Freedom Report 2014.
Тарих
Оман халкының 70 % ы ибадилек исламы тарафдары. () — Ислам эчендә 657 елда барлыкка килгән, шигыйлардан аерылып чыккан хариҗилар хәрәкәтеИслам. Белешмә-сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый). К.: ТКН, 1993, 162-163нче бит. ISBN 5-298-00949-2.
Хәзер Оман дип аталучы төбәктә гарәпләр безнең эраның 700-елларыннан яши. Португалиялеләр әлеге җирләрне 1507 елда яулап ала, 150 елдан соң алар кысрыклап чыгарыла. Фарсылар идарәсе 1737—1749 елларда була.
1967 елда нефть запаслары ачылгач, Оманның заманча икътисадына нигез салына.
1970 елда Оман солтанының улы, илне либеральләштерү һәм модернизацияләү өчен, әтисе солтан тәхеттән . Яңа солтан үз сүзенә тугъры булган: хатын-кызлар һәм 21 яшьтән өлкәнрәкләр өчен сайлау хокукларын киңәйткән, шулай ук АКШ белән сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшыртканhttps://worldpopulationreview.com/countries/oman-population/ Oman Population History.
Хәзерге заман Оман халкы соңгы елларда илгә иммигрантлар күп килү сәбәпле бик нык арта. Алар ил халкының яртысын диярлек тәшкил итә. Иммигрантларның иң күбесе Һиндстан һәм Бангладештан, Оманда мегаинфраструктура проектлары саны арту сәбәпле, монда күчкән Oman Population Growth. Халыкның 50 % ы диярлек ил башкаласы Маскатта һәм Маскаттан төньяк-көнбатышка таба Оман култыгы яр буе тигезлегендә яши, шул ук вакытта Көньяк төбәктә 200 000 генә кеше яши. 2017 елда халык саны 4,636 млн кеше тәшкил иткән.
Оман — этник яктан чуар ил, анда, ким дигәндә, 12 төрле телдә сөйләшәләр. Күп кенә оманлылар — Бәлүҗистаннан һәм Суахилидан чыккан кешеләр. Шулай ук илдә якынча 600 000 чит ил кешесе, нигездә, Мисыр, Пакистан, Һиндстан, Бангладеш һәм Филипиннан килгән гастарбайтерлар бар.
Оманда гарәпләр, этник бәлүҗләр, лурлар, суахилилар, һиндлеләр һәм мехриләр яши Oman Demographics.
Оман халкы арасында дин киң таралган. 2010 елда мөселманнар — 85,9 %, христианнар — 6,5 %, һинд дине вәкилләре — 5,5 %, буддачылык тарафдарлары — 0,8 %, яһүдләр 0,1 %, башка диндәгеләр — 1 % һәм динен күрсәтмәгән халык — 0,2 % булган. Мөселман халкының өчтән өч өлеше Ибәди ислам агымы тарафдары. Калганнары сөнниләр һәм шигыйлар. Шигыйлар Маскатта һәм аңа якын тирәдә яши. Шигый-уникечеләрнең җиде мәчетләре бар Some Mosques / ImamBargahs in Muscat .
Ибадилек Ибади исламы — бик катгый, һәм аның тарафдарлары шәригать кануннарын халык алдында да, шәхсән дә үтәргә тиеш Oman Religion, Economy and Politics. Оман мәчетләре Якын Көнчыгыш мәчетләреннән тыйнак бизәлеше, чисталыгы белән аерылып тора, күп очракта манарасы да булмаска мөмкин. Ибәди исламы җыр-биюгә дә каршы. Консерватив ислам иле булган Оман башка Якын Көнчыгыш илләреннән аерымланып яши. Мөселманнарның югары рухание — Баш мөфти. 1975 елдан мөфти — Әхмәд бин Хәмәд әл-Хәлили (Ahmed bin Hamad al-Khalili).
Мәчет
Солтан Кабус мәчете — Оман башкаласы Маскатның төп мәчете. 1995 елда төзелеш башлана. 2001 елда, 6 ел 4 айдан соң, төзелеш эшләре тәмамлана. Архитектор — Кариллион Әләви (Carillion Alawi).
Сылтамалар Oman Population Ministry of National Economy Where is Oman?
Моны да карагыз Йәмәндә ислам Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Оманда ислам Төркем:Оманда дин