Садыйк Мирза, шулай да Садыйкҗан (, чын исеме Садыйк Мирза Әсәд углы, ; 1846, Шуша — 1902, шунда ук) — азәрбайҗан халык музыканты, тар уен кораллында оста башкаручы, яңартылган тар уен коралын булдыручы.
Садыйкҗан тар уен кораллының кыллар санын 5 тән 13 кә кадәр җиткерә, корпусына үзгәрешләр кертә, грифтагы бүлекләр системасын (ладларны) үзгәртә һәм 27-28 дән 22 кадәр киметә. Яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә Садыйкҗан бу коралдагы уен осталыгын яңа дәрәҗәгә күтәрә, мугам традициясенә үзгәрешләр кертә.
Садыйкҗан педагог буларак та танылган. Аның шәкертләре арасында Корбан Примов , Мәшәди Зәйнал Хаквердиев, Ширин Ахундов, Мәрди Җанибәев, Хәмид Малыбайлы һ.б. .
Тәрҗемәи хәле Балачагыннан ук Садыйк сәнгать белән кызыксына, халык көйләрен оста җырлый. Шул сәбәптән атасы Әсәдулла аны музыкага өйрәтү максаты белән Харрат Кылу мәктәбенә бирә.Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Садыйкҗаннан башка төрле таныклы оста музыкантлар да була: Хаҗи Хуси (мугам), Мәшәди Иси, Дәли Исмәгыйль, Шәхнәз Аббас, Бөлбелҗан, Кештазлы Гашым, Кәчачи углы Мөхәммәт, Карьягды углы, ҖаббарБу мәктәп Садыйкның музыкаль шәхескә әверелүенә тирән йогынты ясый.18 яшендә Садыйкҗанның тавышы үзгәрә һәм ул, җырлаудан мәһрүм булып, төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнә башлый, шулар арасында каманча, най, тар, түтәк музыка кораллары. Шуша шәһәренең таныклы тарчысы Мирза Гали Әскәр аны тарда уйнарга өйрәтә.
Мирза Гали Әскәр ансамблендә Садыйк каманчы партиясен башкара. Әмма вакытлыча Мирза Гали Әскәр авырып китүе сәбәпле, Садыйк Мирза тар партиясен башкарырга мәҗбүр була һәм зур дан яулый. Бу көннән Садыйк үзен тар музыка коралына багышларга карар кыла.
Садыйкҗан ансамбле
XIX гасырның 90-нчы елларында Садыйкҗан җитәкчелегендә Шуша шәһәрендә ансамбль барлыкка килә, ул заманча танылган җырчылар һәм музыкантлардан оеша. Бу төркем Хаҗи Хуси, Мәшәди Иси, Җаббар Карьячи углы, Дәли Исмәгыйль, Ханлык Шөкер, Бөлбелҗан, Кәчәчи углы Мөхәммәд, Мәшәди Зәйнал Хаквердиев һ.б. музыкантлардан гыйбарәт. Ансамбльдә ике биюче кыз да була, алар әзери, гөрҗи һәм әрмән биюләрен, шәрекъ корсак биюен башкаралар. Ансамбльдә — тамашаларда, бәйрәмнәрдә, концертларда биюче, көлке җырлар, мәзәкләр башкаручы һәм баш ысуллар ярдәмендә тамашачы күңелен ача торган кеше. вазифасын матур тавыш иясе, тар уен коралында оста башкаручы Мирза Исмәгыйль башкара. Ансамбльдә азәрбайҗаннардан тыш гөрҗиләр, әрмәннәр һәм лезгиннар да катнаша. Ансамбль Шуша, Бакы, Гәнҗә, Ашкабад, Тәһран, Истанбул, Дәрбәнтта, Владикавказ концерт залларында, Хөршидбану Натаван, Мәхмүт-ага, Мәшәди Мансуров музыка җыелышларында, Тбилисиның «Мөҗтәһид» һәм Ереванның «Хурра» бакчаларында чыгышлар ясый.Ф. Шушински. Азәрбајҹан тарынын атасы (азерб.) // Әдәбијјат вә инҹәсәнәт. — Б., 1962. — 30 aprel.
Галерея
Шулай да карагыз
Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате Мәйханә (жанр) Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате
Әдәбият
Искәрмәләр
Комментарийлар
Чыганаклар
Төркем:Азәрбайҗан җырчылары Төркем:Азәрбайҗан музыкасы