Иске Баграж, ш.ук. Елховой — Татарстан Республикасының Әлмәт районындагы татар авылы. Географиясе Иске Баграж Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 188 чакрым, ә район үзәге Әлмәттән көньяк-көнбатышка таба 43 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарихы 17-18 йөзләр арасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Елховый Ключ, Елхово, Мәхмүт, Елхово Озеро, Баграж исемнәре белән дә билгеле. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балта эше белән шөгыльләнә. 1841 дә Иске Багражда мәчет, тимерчелек, су тегермәне эшли. 20 йөз башында вулыс идарәсе урнаша. 2 мәчет, 2 мәдрәсә, тимерчелек, 2 ашлык саклау-сату кибете, 6 мануфактура һәм 6 бакалея кибете була; чәршәмбе саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2698,6 дисәтинә тәшкил итә. 1918 гә кадәр - Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай вулысы үзәге, 1918 дән Иске Баграж вулысында. 1920 дән ТАССРның - Минзәлә, 1922 дән - Чаллы, 1924 тән Чистай кантоннарында. 1930 ның 10 августыннан - Беренче Май, 1963 нең 1 февраленнән Әлмәт районында.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 804 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96,14%, башка халыклар — 2,86%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1931-12-06 Рөстәм Ибәтуллин Уфа дәүләт нефть-техника университеты Honoured Worker of the Oil and Gas Industry of the Russian Federation 2016-03-23

Ләбиб Гыйльми Әсгать Сәлах Искәрмәләр

Чыганаклар Татар энциклопедиясе, Казан, 2010. Сылтамалар

Моны да карагыз

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее