Бәләбәй (, , ) шәһәре — Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге. Географик мәгълүмат Уфадан 180 км ераклыкта, Үсән елгасы буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) һәм Туймазы.

Климат

Тарихи мәгълүматлар Бәләбәй беренче кат 1715 елда, чуаш авылы буларак искә алына. 1781 елда өяз шәһәре статусы бирелә, башта Уфа губернасына карый, 1796 елда Ырынбур губернасына күчерелә, 1865 елда яңадан Уфа губернасында.

XX гасырның егерменче елларына кадәр Бәләбәй, өяз үзәге буларак, Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешен берләштереп торган. Ул бүгенге Әлшәй, Дәүләкән, Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй, Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Бүздәк районнары биләмәләрен үз эченә алган.

АТССР оештыру турындагы дикритта (боерык), Уфа губернасының Бәләбәй һам Бөре өязләрен Татарстанга кертү мәсьәләсен шул төбәкләрнең халкы үзе карар кылырга тиеш булган. Халык фикере белән хисаплашмича, мәсәләне кичектерәләр һәм оныттыралар.

1953 елны якындагы Шкапов нефть ятмасын ачу белән шәһәр үсә башлый. 1955 елда Бәләбәйдә «Аксаковнефть» нефть чыгару идарәсе барлыкка килә, Бәләбәйдә конторасы урнаша. Халык

Халык саны 60,7 мең (2010). 2002 елгы Бөтен россия халык санын алу буенча милли состав: руслар — 46,9 %, татарлар — 23,6 %, чуашлар — 12 %, башкортлар — 11 %.

Танылган кешеләр Раушания Килдебәкова (1949), медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2002). БР атказанган табибы (2001). Мәгубә Сыртланова, очучы, Советлар Союзы Герое.

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1887-10-08 Boris Nicolaevsky тарихчыархивистжурналист 1966-02-22 Нью-Йорк 1897-05-08 Сергей Соколов Сергей Миронович Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университеты ботаник 1971-03-08 Санкт-Петербург 1897-04-23 Vladimir Alekseevich Artemov Мәскәү университетының тарих-филология факультеты психологуниверситет профессоры Мәскәү дәүләт лингвистика университеты 1982-11-27 1898-09-26 Ivan Bok Урал дәүләт тау эше университеты геологминералогия белгечеуниверситет профессоры Каныш Сәтбаев исемендәге Казакъ илкүләм техника университеты 1983-09-30 Санкт-Петербург 1902-09-12 Баҡаев Михаил Иванович 1962-10-25 Санкт-Петербург 1905-11-07 Diniachmed Nabioelievitsj Mamleev Петербург дәүләт тимер юллар университеты төзүче 1976-08-21 Санкт-Петербург 1907-02-15 Юрий Виноградов (1907) композитормузыка белгечеуниверситет профессорымузыкачы 1983-01-04 Казан 1907 Денисова анна Владимировна Николай Гаврилович Чернышевский исемендәге милли-тикшеренү дәүләт университеты табиб 1987 Белорет 1909-06-12 Vladimir Ferapontov 1943-11-18 Украина Совет Социалистик Республикасы 1909-02-25 Алексей Храмов рәссам 1978-11-14 Уфа 1910-02-28 Буранғолова Мәрйәм Нәбиулла ҡыҙы 1979-02-16 Уфа 1912-07-15 Мәгубә Сыртланова очучы 1971-10-01 Казан 1916 Dinmukhametov Rashit Zinnatullovich 1942 1918-05-20 Aleksandra Boiko хәрби хезмәткәр 1996-05-25 Апшеронск 1930-08-01 Әмиров Марс Ғизетдин улы Уфа дәүләт авиация техник университеты уйлап табучы 1992-09-12 Бәләбәй 1941-05-28 Каракуц Владимир Никитович Уфа дәүләт нефть-техника университеты 1942-12-30 Vladimir Bukovsky Кембриҗ кыйрал көллиятеСтенфорд университеты язучыхокук яклаучысысәясәтчедиссидентнейрофизиологcivil rights advocateавторпублицист 2019-10-27 Addenbrooke's Hospital 1942-01-24 Viktor Gordenko футболчы 1943-10-05 Инна Чурикова М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе театр актерыкиноактерсценаристактёр "Ленком" театры 2023-01-14 Мәскәү 1944-04-04 Valery Yevseyev МДУның журналистика факультеты журналистмөхәррирбаш мөхәррир 2012-11-24 Мәскәү 1949-07-13 Раушания Килдебәкова Башкорт дәүләт медицина университеты 1954-03-09 Гоц Сергей Степанович Башкорт дәүләт университеты radiophysicist Башкорт дәүләт университеты 1958-01-0219601958-01-01 Vladimir Ovchinnikov Мәскәү дәүләт консерваториясе музыкачымузыка мөгаллимеуниверситет профессорыпианист Мәскәү дәүләт консерваториясе 1966-03-27 Ruslan Khabibullin Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты музыкачы 1970-08-15 Irek Mannanov чаңгы узышчысы 2022-01-08 1979-03-04 Artyom Kashuba футболчы 1989-04-25 Yevgeni Krutov футболчы == Икътисад == Шәһәрдәге иң зур предприятие — “Автонормаль” заводы. Әмма шәһәрдә эшсезлек булуга карамастан, бу пред­приятиегә дә эшкә килергә теләүчеләр бик аз, чөнки хезмәт хакы түбән. 70-80 елларда завод эшчеләргә фатир төзеп бирә иде. Аның шифаханәсе, пионер лагере, балалар бакчасы, стадионы да нәтиҗәле эшләде. Завод эшчеләренә ял йортларына льготалы путевкалар бирелә иде. Заводта эшләүчеләрнең хезмәт хакы да бу елларда иң югарылардан саналды. Хәзер боларның берсе дә юк. Әйтерсең, эшче халык тир түгәргә генә тиеш.

Күптән түгел заманча технологияләр белән җиһазландырылган ит комбинаты һәм трикотаж фабрикасы исә бөтенләй ябылды. Кыскартулар, күчерүләр нәтиҗәсендә шәһәрнең салым базасы да нык какшады.Комбинатны яптылар, почтаны күчерәләр, чиратта дәваханәме? Мәгариф Урта гомуми белем Бәләбәй шәһәрендә өч милли гимназия эшләп тора. Шулар исәбендә Бәләбәй татар гимназиясе аеруча игътибарга лаек. Башкортстан шартларында татар мәгърифәте һәм мәдәнияте үзәге булып торган гимназия 2003 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге Дипломы һәм премиясенә лаек булган иде. Ә 2008 елда ул Россия күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 млн сумлык Грант яулады. Биредә дистә елга якын “Сәләтле балалар”, “Сәламәтлек” программалары; алар нигезендә ике эксперименталь мәйданчык: район күләмендәге – “Сәламәтлек” һәм федераль күләмендәге – “Булат Юнысбаевның фәннәр укыту сыйфаты белән идарә итүнең инновацион электрон-челтәрле технологиясен сынап үзләштерү (РОСТ)” эшли. Гимназиянең ел да балалар сабан туе уза. 15 ел дәверендә бер укучы да хокук тәртибе бозучылар яки милициядә хисапта торучылар рәтендә булмады. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов — үз эшенә бирелгән булдыклы җитәкче, оста педагог. Югары уку йортлары Урта махсус уку йортлары Бәләбәй педагогика көллияте мәктәпкәчә кадәре балалар өчен тәрбиячеләр әзерли. Гражданнар сугышыннан соң Бәләбәйдә татар-башкорт педагогия техникумы ачыла. Шушы елларда биредә татар әдәбияты классигы Фатих Кәрим, тарих һәм әдәбият галиме Гази Кашшаф, билгеле әдипләр Баязит Дим, Кәшфи Басыйров белем ала. Шагыйрь һәм галим Йосыф Гәрәй, драматург Габдулла Әхмәтшин, дәүләт эшлеклесе һәм язучы Таһир Ахунҗанов та Бәләбәй педучилищесын тәмамлаган.

1930 елда (бирегә Уфадан чуаш педтехникумын да күчерәләр) аны Бәләбәй педагогия училищесы дип атый башлыйлар, 1937 елда ул рәсми рәвештә татар һәм чуаш педтехникумы исемен ала.

1947 елда Бәләбәй педучилищесына Дәүләкәннекен, 1955 елда Кушнаренко һәм Бөре педучилищеларын кушалар. 2001 елдан башлап ул педагогия колледжы дип атала башлады. Бүген анда рус, башкорт, татар, чуаш бүлекләре, шулай ук мәктәпкәчә балаларны тәрбияләүчеләр бүлекләре эшли. Аның 300 урынлы тулай торагы, спорт залы, авыл хуҗалыгы участогы бар.Бәләбәй “портлы” шәһәр генә түгел

Мәдәният “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале.

Матбугат «Бәләбәй хәбәрләре» , «Урал Сасси» газеталарының редакциясе урнашкан.

Сылтамалар Рәсми сайт .

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан шәһәрләре Төркем:Башкортстанның район үзәкләре