Венеция халыкара кинофестивале () — дөньяның иң борынгы кинофестивале. Ул 1932 елда итальян диктаторы Бенито Муссолини тәкъдиме белән оештырыла. Һәр елның икенче яртысында (гадәттә, август-сентябрь айларында) Венециянең Лидо утравында уза. Фестивальның төп бүләге — «Алтын арыслан».

Фестиваль берничә өлештән тора: Төп программа Төп бәйге «Офыклар» (Orizzonti) бәйгесе Кыскаметражлы фильмнар (Corto Cortissimo) бәйгесе Конкурстан тыш Кино базары Бәйсез һәм параллель кино бүлеге

Шулай ук бәйгедә Луиджи Ди Лаурентис исемендәге премия һәм жюриның махсус бүләге тапшырыла.

Сылтамалар Рәсми сайт Венеция 2011: “Алтын арыслан” “Фауст”ка эләкте

Төркем:Венеция кинофестивале