Алия Гәрәева, Алия Нургаян кызы Гәрәева, Aliä Nurgayan qızı Gäräyeva (1988 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Свердловск) — спортчы (нәфис гимнастика), тренер, РФ халыкара класслы спорт мастеры, дөнья һәм Европа чемпионатларының күп тапкырлар призеры. 2005 елга кадәр Россия, 2005—2012 елларда Азәрбайҗан җыелма командалары өчен чыгыш ясаган.

Тәрҗемәи хәле 1988 елның 1 гыйнварында Свердловскида татар гаиләсендә туган. Әтисе — Нургаян (Николай)Николай Гараев. ВКонтакте, әнисе — Василина Әхәт кызы, тренер. Алия Свердловскида ССРБ спорт мастеры, нәфис гимнастика буенча РФ атказанган тренеры Вера Семен кызы Пастухова (1957) кул астында шөгыльләнә һәм спортта беренче уңышларын яулый Пастухова Вера Семеновна. Спорт на Урале. 2005 елга кадәр Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган. 2006 елдан нәфис гимнастиканың кайбер төрләре буенча ике тапкыр Азәрбайҗан чемпионы. 2012 елда спорт карьерасын тәмамлый. 2013 елда кияүгә чыга. 2014 елдан тренерлык эшен башлый.

Гаиләсе Ире — азәрбайҗанлы Җәвид Һаҗиев. Уллары Тимур Һаҗиев (2015) Свидетельство о рождении Тимура Гаджиева. ВКонтакте, 7.08.2015, Эмиль Һаҗиев (2018). Алманиянең Франкфурт шәһәрендә яшиләр.

Спорт күрсәткечләре

2005 — Россия кубогы иясе. 2006 — Европа чемпионаты (Мәскәү, РФ) — шәхси күп төрдә ярышу (многоборье) — 6нчы урын, команда белән — 7нче урын. 2007 — Дөнья чемпионаты (Патры, Греция) — шәхси многоборье — 5нче урын (скакалка — 4нче урын, кыршау — 4нче, булава — 5нче, тасма — 6нчы урын). 2007 — Европа чемпионаты (Бакы, Азәрбайҗан) — шәхси многоборье — 5нче урын (скакалка — 1нче урын, кыршау — 4нче урын, тасма — 4нче урын, туп — 5нче урын), команда белән — көмеш. 2008 — Җәйге Олимпия уеннары (Пекин, КХР) — шәхси многоборье – 6нчы урын, команда белән – 7нче урын. 2009 — Дөнья чемпионаты (Исе, Япония) — шәхси многоборье – көмеш (туп), команда белән – бронза. 2010 — Дөнья чемпионаты (Мәскәү, РФ) — шәхси многоборье – 3 бронза (кыршау, туп, тасма), команда белән – бронза. 2010 — Европа чемпионаты (Бремен, Алмания) — шәхси многоборье — бронза. 2011 — Дөнья чемпионаты (Монпелье, Франция) — шәхси многоборье — бронза İLIN ƏN YAXŞILARI. mys.gov.az, 24.12.2011, команда белән — 4нче урын. 2011 — Нәфис гимнастика буенча Гран-при финалы (Берлин, Алмания) — шәхси многоборье — 2 бронза (кыршау, туп). 2012 — Олимпиада (Лондон, Бөекбритания) — финал, 4нче урын. Тренеры — Динара Гыйматова. 2012 — Европа чемпионаты (Түбән Новгород, РФ) — шәхси многоборье — бронза. Спорт карьерасын тәмамлый Алия ГАРАЕВА: Завершать карьеру оказалась намного сложнее, чем я представляла. azerisport.com, 26.06.2013.

Сылтамалар АЛИЯ ГАРАЕВА (художественная гимнастика, Азербайджан). Спорт БИЗНЕС Online, 4.07.2013 Гараева Алия. Fédération Internationale de Gymnastique (FIG)

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Татар спортчылары Төркем:Татар шәхесләре Төркем:Россия гимнасткалары (нәфис гимнастика) Төркем:Азәрбайҗан гимнасткалары (нәфис гимнастика) Төркем:2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында гимнастлар Төркем:2012 елгы җәйге Олимпия уеннарында гимнастлар