Илһам Вәлиев, Илһам Фәһим улы Вәлиев (1975 елның 19 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Имәнлекүл) – татар опера җырчысы (тенор). 2002 елдан — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, 2010―2016 елларда — Екатеринбург дәүләт опера һәм балет академия театры солисты. Казан, Пермь һәм Чиләбе театрлары белән хезмәттәшлек итә. БР Ш. Бабич исемендәге (2009) һәм «Алтын битлек» фестиваленең махсус (2012) премияләре лауреаты. Башкортстанның атказанган (2008) һәм халык (2023), Татарстан Республикасының халык (2021) артисты.

Тәрҗемәи хәл Илһам Вәлиев Чакмагыш районының Имәнлекүл авылында 1975 елда туган.

Уфа авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә, укуын тәмамламыйча, хәрби хезмәткә алына. Дүрт ел сәнгать училищесында укый. 2004 елда Уфа сәнгать академиясен «соло җырчысы» белгечлеге буенча тәмамлый. 2002 елда 3нче курста укыганда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Беренче партиясен С. Рахманиновның «Алеко» операсында җырлый (яшь чегән).

2010 елдан Екатеринбур опера һәм балет театрында эшли. Гаиләсе Уфада кала. 2016 елда, Р. Хәмитов чакыруы буенча Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына кайта. Илһам Вәлиев: "Сәхнәне табын җырлары басты"

2018 елның 27 сентябрендә Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсында Шаһ Гали партиясен башкара.

Гаиләсе Өйләнгән (хатыны - Ләйсән), өч баласы бар (Хәйдәр, Зөһрә, Искәндәр). Илһам Вәлиев үзенең балаларына татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән җырчыларның исемнәрен кушкан (Хәйдәр Бегичев, Зөһрә Сәхәбиева, Искәндәр Биктаһиров).

Бүләкләре 2008 ― Башкортстанның атказанган артисты 2009 ― Ш. Бабич исемендәге премия — «операларда Сөендек, Салават, Ленский, Пинкертон, Альфред, Фауст партияләрен башкаруы өчен» 2012 ―«Алтын битлек» премиясе (2012) — «музыкаль театр жюриеның махсус бүләге» номинациясендә, «Екатеринбург опера һәм балет театрында куелган С. С. Прокофьевның «Любовь к трем апельсинам» операсында Принц партиясен башкаруы өчен». Свердловск өлкәсе губернаторының премиясе 2021 ― Татарстанның халык артисты ― музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Опера җырчысы Илһам Вәлиевкә «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Татар-информ, 16.05.2021. 2023 ― Башкортстанның халык артисты Солистам оперной труппы Ильгаму Валиеву и Алиму Каюмову присвоено почетное звание «Народный артист Республики Башкортостан»! Искәрмәләр

Чыганак Күңелендә — илһам, йөрәгендә — җыр

Сылтамалар

Валиев Ильгам Фагимович (лирический тенор) . bashopera.ru

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:Шәхесләр:Башкортстан татарлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Тенорлар Төркем:Татарстанның халык артистлары