Константин Петров, Константин Константин улы Петров (, 1924 елның 1 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа кантоны, Чуаш Биморзасы — 2007 елның 2 ноябре, РФ, Чуашстан, Чабаксар) — Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы-прозаик, журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты (1968). Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). ССРБ Журналистлар (1957) һәм Язучылар (1974) берлекләре әгъзасы. С. Эльгер исемендәге республика журналистлар премиясе (1990), Н. Никольский премиясе (2004) лауреатыКонстантин Константинович Петров. Национальная библиотека Чувашской Республики.
Тәрҗемәи хәле 1924 елның 1 апрелендә Буа кантоны (1930 елдан Буа районы) Чуаш Биморзасы авылында туган. 1941 елда Сембер чуаш укытучылар мәктәбен, 1958 елда КПСС ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбенең (Мәскәү) журналистика факультетын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
1946—1963 елларда Казанда «Хĕрлĕ Ялав» (1960—1963 елларда Ленин ялавӗ) газетасында, 1963—1968 елларда «Коммунист Татарии» журналында эшли. Бер үк вакытта 1963—1984 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыта.
1984—1990, 1995—1999 елларда журналистика факультетында укыта.
Иҗаты «Юратсан» (Яратсаң, Чабаксар, 1969) хикәяләр җыентыгы, «Юратупа наркӑмӑш» (Мәхәббәт һәм агу, Чабаксар, 1972), инкыйлабчы Т. С. Семенов (Тайăр Тимкки) турында «Таэр» (Чабаксар, 1976), ССРБ очучы-космонавты Андриян Николаев турында «Сенкер ҫӑлтӑр» (Зәңгәр йолдыз, Чабаксар, 1991, рус телендә: 1999), «Айăплисем» (Гаеплеләр, Чабаксар, 1995), шагыйрь Мишши Сеспель турында «Пурнасма вилем» (Яшәү һәм үлем, 1999) романнары; балалар өчен «Асамла самах» (Тылсымлы сүз, Чабаксар, 1990) исемле әкиятләр җыентыгы; чуаш журналистика тарихы буенча «Чуаш журналистикасының барлыкка килүе һәм үсүе», «Чăваш журналистикинчи жанрсем» (Чуаш журналистикасында жанрлар), «Чуаш журналистикасы тарихы» гыйльми хезмәтләре; чуаш язучылары Ю. Семендер, М. Сеспель, А. Талвир, Н. Ыдарай иҗаты буенча китаплар авторы.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998, с. 435. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиографический справочник. К., 1970. Петров Константин Константинович. «Казан утлары», 2013 ел, май, 175нче бит.
Сылтамалар Петров Константин Константинович. Национальная библиотека Чувашской Республики
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:ССРБ журналистлары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Чуаш язучылары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Сембер чуаш укытучылар мәктәбен тәмамлаучылар Төркем:Югары фирка мәктәбен тәмамлаучылар