Бәрхет яки хәтфә ( ; ингл. гл. Velvet, ) — йонча кушып тукылган ефәк тукымаИнформация из энциклопедии интерьерных идей 4living.ru . Тукыма җирлеге киндер я саржа үреме белән тукыла. Ефәк, йон яки киҗе-мамык җептән озын йонча белән тукылганы - хәтфә (хәтфә) дип атала. Хәтфә техникасында сызыклар рәвешендә бизәкләр салып чыгарылган тукыма - вельвет
Этимологиясе «Бәрхет» сүзе гарәп-төрки barracan — «кара кием» дигәнгә барып чыга, рус теленә алман һәм поляк теле аша килгән.
Тарих Энциклопедия Британника хәбәр итүенчә, бәрхет туку Ерак Көнчыгышта барлыкка килгәнгә охшаганs:en:1911 Encyclopædia Britannica/Velvet, кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, беренче булып бәрхет Кытайда эшләнә башлаган, шулай ук Һиндстаннан килеп чыгуы турында гипотеза барКирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.- с.63. .
Бәрхет тукыманы Аурупада XII гасырда куллана башлыйлар. Алар көнчыгыштан алып кайтыла. Үзләрендә тәүге тапкыр Сицилиядә һәм Венецияда чыгарыла башлаган. Италияда башта яшел төстә, ә соңыннан зәңгәр, күк, кызыл бәрхет барлыкка киләМихайлова И. Великолепный «косматый», «рытый», «петливатый»: бархат в средневековой Европе // Теория моды: Одежда. Тело. Культура. — 2012. — № 25, с.63.
Русияда
XVII гасырга кадәр Русиядә тик җибәктән сугылганы гына бәрхетдип аталган. Чит илләрдән — Италия, Испания, Персиянан алып кайтканнар, бигрәк тә италия бәрхете югары бәяләнә. Башка илләрдәге кебек, беренче чиратта абруйлы һәм бай кешеләр генә кия алган. 1584 елда бер аршын "венедицкий" (венеция) бәрхете өчен бер сум түләгәннәр.
1623 елда Мәскәүдә патша сарае карамагында Бәрхет сарае ачыла, аңа Иван Дмитриев идарә итәКирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.с=22. Биредә хәтта күп төсле бәрхет эшләнә. Мануфактура XVII гасыр уртасында ябыла .
XX гасыр — хәзерге заман Бәрхет техникасында эшләп чыгарылган тукымалардан XX гасырда пан-бәрхет популярлыгын саклап калган. ХХ гасырда барлыкка килгән ясалма һәм синтетик сүсләрдән җитештерелгән тукыма, шулай ук яңа технологияләр күп булуы белән бәйле, табигый сүстән җитештерелгән бәрхет кысырыклап чыгарылганКирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995..
Бәрхет — символ буларак
Ал бәрхет тышлы китап «Бәрхет китап» дигән исем алган(1687), анда Русиянең атаклы дворян затлар исемлеге бирелгәнКирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.. Бәрхет мизгелләре - ял итү өчен иң кулай вакыт Бәрхет ихтилал, ягъни кан түкми, көч кулланмый ясалган инкыйлаб.
Галерея
Шулай ук карагыз
Касай бәрхете Аксамит
Искәрмәләр
Әдәбият
Бархат// Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й к. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.
Бархат — Краткая энциклопедия домашнего хозяйства / Ред. И. М. Скворцов и др. — М.: Государственное Научное издательство «Большая Советская энциклопедия» — 1959.
Михайлова И. Великолепный «косматый», «рытый», «петливатый»: бархат в средневековой Европе // Теория моды: Одежда. Тело. Культура. — 2012. — № 25 (осень).
Лермонтова Е. (A.), Шелковая фабрика в правление царевны Софьи Алексеевны, П., 1915; История Москвы, к. 1,. М., 1952, с. 415-16.
Сылтамалар
Ирина Михайлова. Великолепный «косматый», «рытыйт», «петливатый»: бархат в средневековой Европе (рус.) // Теория моды. Одежда. Тело. Культура. — М.: Новое литературное обозрение, 2012. — Вып. 25, № 3. — ISBN 5-86793-472-1. Архивировано 19 января 2015 года.
Төркем:Кием-салым