Халыкара җирле халыклар елы.
Вакыйгалар 1 гыйнвар — Чехословакия ике дәүләткә таркала — Чехия һәм Словакиягә. 20 гыйнвар — яңа АКШ президенты Билл Клинтон инаугурациясе. 22 март — БМО Генераль Ассамблеясе Бөтендөнья Су көнен игълан итә. 14 апрель — КамАЗ двигательләр заводын нигезенә хәтле яндырган янгын башлана. 15 апрель — Төрекмәнстан президенты С. Ниязов төрекмән телнең латин әлифбасына күчүе турында игълан итте. 26 апрель — «Ягымлы яз» татар студент яшьләренең милли иҗаты ачык фестивале беренче тапкыр уздырыла. 12 май — Эстония Европа Шурасына кабул ителә. 14 май — БДБ барлыкка килә. 24 май — Эритрея, Эфиопия составыннан чыгып, бәйсезлеген игълан итә. 25 июнь — Казанда Салих Сәйдәшев музее ачыла. 14 июль — Татарстан дәүләт гимны раслана. 7 август — Лондонның Букингем сарае өлешчә туристлар өчен ачык булды. 27 август — Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителә. 27 август — Алабугада Н.А. Дурованың музей-утары ачыла. 4 октябрь — Мәскәүдә Ак йорт штурмы. 6 октябрь — Казакъстан Милли-Демократик фиркәсе оештырылган. 1 ноябрь — Европа Берлеге нигезләнә. 12 декабрь — Референдум нәтиҗәсендә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә.
Туулар
14 гыйнвар — Азат Абитов, татар җырчысы. 15 гыйнвар — Дәлир Күзәев, татар спортчысы (футбол, ярымсакчы). 6 март — Алсу Сибгатуллина, драма актрисасы. 29 март — Диләрә Фазлыева, драма актрисасы, «Тантана» премиясе лауреаты (2017). 19 май — Камилә Шакирова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты. 29 май — Марат Яруллин, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче популяр татар җырчысы. 30 май — Гүзәл Гөлвердиева, драма актрисасы, Камал театры артисты (2013 елдан). 8 август — Ландыш Ибәтуллина, Кәрим Тинчурин театры артисты. 6 октябрь — Наил Якупов, татар спортчысы, алкалы хоккей (Һөҗүмче). 30 декабрь — Алинә Мөдәрисова, драма актрисасы, Әлмәт театры, Камал театры артисты.
Вафатлар
3 гыйнвар — Морзаһит Вәлиев, КПСС ТӨК сәркәтибе. 6 гыйнвар — Рудольф Нуриев, татар балетмейстеры, балет артисты. 22 гыйнвар — Кобо Абе, япун язучысы. 23 февраль — Николай Столяров, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы, очучы. 15 март — Мәхмүт Хөсәен, шагыйрь. 4 май — Абдулла Шаһиев, пулеметчы, гвардия сержанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1943/1992). 16 май — Галия Кайбицкая, татар җырчысы. 27 май — Илфак Смаков, татар җырчысы. 13 июнь — Галимҗан Камалиев, Советлар Берлеге Каһарманы. 19 июнь — Сәйфи Кудаш, татар шагыйре. 31 июль — Габдрахман Кадыйров, спортчы, 6 тапкыр дөнья чемпионы. 25 август — Гыйлемдар Рамазанов, әдәбият галиме, тәрҗемәче, шагыйрь. 26 сентябрь — Миңнулла Гыйззәтуллин, Советлар Берлеге Каһарманы. 12 октябрь — Фәрит Гыйльми, язучы. 23 ноябрь — Рөстәм Яхин, татар композиторы. 23 декабрь — Салих Япиев, ТАССР эчке эшләр министры.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Ринат Мөхәммәдиев, татар язучысы.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Рассел Халс, Джозеф Тейлор. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Кэри Муллис, Майкл Смит. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Ричард Робертс, Филлип Шарп. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Тони Моррисон. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Фогель, Дуглас Норт. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Нельсон Мандела, Фредерик Виллем де Клерк.
Шулай ук карагыз
* Төркем:Еллар