Вакыйгалар 25 март – Минзәлә елгасы буендагы нефтьчеләр бистәсенә Җәлил исеме кушыла. 27 март — Аляскадагы җир тетрәүдә 118 кеше һәлак. 30 апрель — Минзәлә совхоз-техникумы оештырыла. 28 май — Фәлестыйнны азат итү оешмасы нигезләнә. 30 июнь — беренче тапкыр якыннан Ай фотосурәтләре ясала. 16 октябрь — Кытай атом коралының беренче сынавын үткәрде. 22 октябрь — Француз фәлсәфәчесе, язучы Жан-Поль Сартр Нобель премиясеннән баш тарта. 24 октябрь — Замбия Республикасы бәйсезлеге игълан ителде.

Туулар

4 февраль — Вячеслав Володин, РФ Дәүләт Думасы рәисе. 8 февраль — Һерман Греф, РФ Саклык банкы президенты (2007 елдан). 20 март — Радий Хәбиров, РФ һәм БР дәүләт эшлеклесе. 28 март — Ренат Әюпов, татар театр режиссеры. 6 апрель — Дэвид Вудард, Америка дирижеры һәм язучы. 7 апрель — Әбүзәр Фәйзуллин, виртуоз баянчы, ТР атказанган артисты (1997). 13 июнь — Илдус Мортазин, рәссам. 15 июнь — Кортни Кокс, АКШ актрисасы. 16 июнь — Рамил Хәйретдинов, тарих галиме, Тукай премиясе (2016). 25 август — Салиҗан Шәрипов, космонавт. 2 сентябрь — Киану Ривз, АКШ актеры. 1 октябрь — Дания Заһидуллина, әдәбият галиме, КФУ профессоры, ТР ФА академигы. 18 октябрь — Илсур Һадиуллин, министр урынбасары, ТР атказанган укытучысы. 14 ноябрь — Радик Шәймиев, «уңышлы бизнесмен». 18 ноябрь — Рәшит Заһидуллин, театр режиссеры. 29 декабрь — Фаил Фәтхетдинов, журналист, Кызыл таң мөхәрире (2001 елдан).

Вафатлар

11 февраль — Иван Әлиев, генерал-майор (1943). 24 апрель — Ләбиб Айтуганов, танылган җырлар авторы. 4 июль — Самуил Маршак, совет шагыйре, драматург. 30 июль — Ләбиб Каран, табиб, татар тарихы буенча хезмәтләр язган галим, шагыйрь. 5 сентябрь — Сара Шакулова, математик-галим һәм мәгариф эшлеклесе. 15 октябрь — Коул Портер, АКШ композиторы. 18 ноябрь — Шон О’Кейси, ирланд драматургы. 29 ноябрь — Рәшит Рәхмәти Арат, тарихчы, Төркия һәм Алмания Фәннәр Академияләренең хокукый әгъзасы. 13 декабрь — Петр Сперанский, архитектор, театр рәссамы.

Төркем:1964 ел Төркем:Еллар