Сибгатулла Габделлатыйф улы Алкин — Тау ягында күренекле дин эшлеклесе, Зөя өязе Чәчкаб авылы мулласы.Онлайн - энциклопедия Tatarica. Биографиясе Сибгатулла Габделлатыйф улы Алкин Казан губернасы Зөя өязе Өлҗән вулысы Иске Чәчкаб авылында туган (бүгенге Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы). Зөя өязе Чәчкаб авылы мулласы, зирагәтьчесе була. Габделлатыйф Алкинның Иске Чәчкабта беренче хатыннан туган икенче улы була. Атасы Габделлатыйф Алкин керәшеннәрне ислам диннәренә кире кайтырга үгетләгәне өчен 1856 елда эшеннән азат ителә. Ул көчләп чукындырылган татарларны яңадан ислам диненә кайтару өчен Идел аръягында халык арасында эшли, рус һәм төрек патшаларына хатлар яза, мәчетләр таләп итеп, имзалар җыя.История татарских селений Горной стороны (Акзегитовская волость Цивильского уезда Казанской губернии): коллективная монография / отв. ред. А.И.Ногманов. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2018. – 348 с. + 20 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-301-0 Архив документларыннан күренгәнчә, аның 1865-1867 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1721 керәшен татары яңадан ислам диненә кайта.Эзле Чәчкаб китабы, К.Галимов, Казан, 2004, 118 бит. Әлбәттә, аның мондый эшчәнлеге праваслау чиркәү әһелләрендә зур ризасызлык уята, алар Габделлатыйф Алкин өстеннән Казан губернаторына шикаять язып, аны 1867 елның маенда судсыз Себергә Енисей губернасына сөрдерүгә ирешәләр.Татарская энциклопедия. Т. 1 – Казан, 2002, 111-112 битләр.От служилых татар к татарскому дворянству / И. Р. Габдуллин - М., 2006. - 320 с.Хәер, бу авыл гомер буе көрәшеп яшәгән, Фәүзия Бәйрәмова. 1867 елда әтисе Габделлатыйф Алкин кулга алынып Себергә озатылганнан соң, Сибгатулла Алкин Сәмәрканд шәһәренә киткән. XIX гасыр азагында гаиләсе белән Казанга кайтып Иске Татар бистәсенә урнашалар.Д.Усманова. Татарстан журналы. №9-10 1995 ел. Казанда яшәгән чорда 1898 елларда Иске Чәчкабта яңа мәчет төзелгәндә оештыру эшләрен башкара (мәчет XXI гасыр башына кадәр сакланган, әмма анда намаз ишелер чиктә укылмаган).Зиннәтуллин Рәшид. Шәйхулла Сибгатулла улы Алкин. Үлем вакыты билгесез. Гаиләсе Сибгатулла Алкин Тау ягында күренекле дин эшлеклесе Габделлатыйф Алкинның икенче хатыныннан улы. Улы - сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Шәйхулла Алкин,Онлайн - энциклопедия Tatarica. Алкин Шәйхулла Сибгатулла улы. тагын да Әхмәтвазыйх исемле улы булуы билгеле. Хатыны - Бибифатыйма Сираҗетдин Габделгаффар кызы. Искәрмәләр
Әдәбият Загидуллин И.К. К вопросу об отпадении крещеных татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1990.
Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Иске Чәчкабта туганнар Төркем:Зөя өязендә туганнар Төркем:Җәмәгать эшлеклеләре