Илнар Низамиев ― актер, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012). Тәрҗемәи хәле 1975 елның 24 мартында ТАССРның Саба районы Мирәтәк авылында туа.

1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.

1997- 2001 елларда Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында эшли.

2003 — 2004 елларда, 2006 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты 2023 ― «Рухи бердәмлек өчен» медале Мөфти Равил Гайнетдин тантаналы очрашуда Кариев театры актерларына медальләр тапшырды. Татар-информ, 11.10.2023 В Московской Соборной мечети прошел торжественный прием для актеров театра им. Габдуллы Кариева. Совет муфтиев России, 10.10.2023

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Лилия Низамиева, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм Казан театр училищесы укытучысы. Кариев театры артисты. ТР атказанган артисты (2019). Өлкән уллары Искәндәр (1999 елның 12 декабрендә Казанда туган), 2021 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2023 елның гыйнварыннан бирле эшли. Казан театр училищесында укыта. Искәндәрнең хатыны Алия (Кама Тамагы районыннан). Кызлары Айсылу ― Казан музыка училищесының фортепиано бүлеге студенты. Кече уллары Исмәгыйль, киноларда төшкән (мәсәлән, 2020 елда сериалында Юзуф Валиев), 2025 елда IX классны тәмамлыйЛилия Йосыпова. «Актер һөнәрен сайлап, бәхетлеме син, диләр». «Ирек мәйданы», 27.03.2025, № 12 (755). ― Б.6-7. Искәрмәләр

Сылтамалар

Низамиев Илнар Җиһангир улы. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры

Моны да карагыз

Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар