Зөлфия Рәиф кызы Гарипова (1969 елның 20 ноябре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия самбочысы һәм дзюдочы. Самбо буенча Европа чемпионы, дзюдо буенча Европа чемпионатының бакыр призеры. Дзюдо буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы. Югары категорияле тренерХәлил Шәйхетдинов дзюдо федерациясенә карата тәнкыйтьләр белән килешеп бетми.

Тормыш юлы 1969 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. «Россия Юность» (Казан) физкультура-спорт берләшмәсе клубы өчен чыгыш ясыйГарипова Зульфия Раифовна.

1990 елда Япониядә халыкара турнир призеры була. 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннарында катнаша. Олимпиаданың беренче көрәшендә Кытай вәкиле Лю Чуангка җиңелә һәм алдагы көрәштән төшеп кала. 1994 елда Мәскәүдә узган студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионатында беренче урынны яулый35 еллык тарихы булган көрәш мәктәбе юбилее уңаеннан Көрәш фестивале уздыра. 1996 елда Япониядә узган дзюдо буенча Дөнья чемпионаты көмеш призеры.

2018 елда «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем биреләПавел Николаев: Федерация дзюдо РТ приступает к новой стратегии развития.

Спорт карьерасын тәмамлый. «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан) дзюдо һәм самбо буенча тренер булып эшли.

Спорт казанышлары

Студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионаты — 1 урын; Самбо буенча Европа чемпионаты — 1 урын; Дзюдо буенча Дөнья чемпионаты — 2 урын; Хатын-кызлар арасында дзюдо буенча БДБ чемпионаты — 3 урын; 1994 елда дзюдо буенча Россия чемпионаты — 2 урынРезультаты чемпионатов СССР и России по ДЗЮДО; 1996 елда дзюдо буенча Россия чемпионаты — 3 урын; 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннары — 7 урын.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1969 елда туганнар Төркем:20 ноябрь көнне туганнар Төркем:Россиянең халыкара спорт осталары