Принцесса Маргарита Виктория Шарлотта Августа Нора Коннаутская (); 15 гыйнвар 1882 ел — 1 май 1920 ел) — Швециянең кронпринцессасы, герцог хатын Сконская, герцог Адольф Густав Сконскийның хатыны. Бөекбритания һәм Ирландияның принцессасы, анда аны Дэйзи (Маргаритка) дип йөртәләр.
Тормышы Маргарита 1882 елның 15 гыйнварында туа һәм Викторияның өченче улы принц Артур, герцог Коннаутскийның һәм аның хатыны Луиза Маргарита Прусскаяның кызы була. 11 мартта Виндзор сараенда Арчибальд Кэмпбелл Тэйт, архиепископ Кентерберийский тарафыннан чукындырыла. Кабул итеп алучылар булып аның әбисе, патшабикә Виктория, абыйсы, герман императоры Вильгельм I; абыйсы Эдуард, принц Уэльский, әнисе Виктория Саксен-Кобург-Готская; бабасы, пруссия принцы Карл Фридрих һәм әбисе Мария Анна Ангальт-Дессауская булалар.
Маргарита дөньяның күп кенә күренекле шәхесләренә туган була. Аның ике туган агайлары һәм апалары булып Алмания императоры Вильгельм II, Англия короле Георг V, Норвегиянең патшабикә-консорты Мод, Россия император хатыны Александра Федоровна, Румыниянең патшабикә-консорты Мария Эдинбург һәм Испаниянең патшабикә-консорты Виктория Евгения Баттенберг.
Маргарита һәм аның сеңлесе Патриция Аурупада иң матур принцессаларны берсе санала. Аларның бабайлары, Британия короле Эдуард VII кыз туганнарына отышлы никах оештырырга, аларны Аурупа корольләренә яки тәхеткә утырырга тиешле принцларга кияүгә бирергә тели. Шуңа 1905 елның гыйнварында Маргарита һәм Патриция Португалиягә юлланалар, анда күпмедер вакыт Португалия короле Карл I һәм аның хатыны Амелия Орлеанская сараенда яшиләр. Апалы-сеңеллеләрнең хакимлек иткән ир белән хатынның уллары белән булган никах мөмкинлекләре мәсьәләсе тикшерелә, Маргаритага өлкән абые Луиш Филипега, ә Патриция кечесенә, Мануэлга чыгу күз уңында тотыла. Әммә сөйләшүләр нәтиҗәсез булып бетә, һәм принцессалар Египет һәм Судан буйлап сәяхәткә чыгып китәләр. Каһирәдә Маргарита үзенең дүрт туганы Густав Адольф, герцог Сконский белән таныша, ул анда уку сәфәре белән була. Бу очрашуның инициаторы булып Густав Адольфның атасы ягыннан әбисе, Швециянең һәм Норвегиянең королевасы София Нассауская була. Башта Густав Адольфның хатыны булып Патриция Коннаутская булырга тиеш була, әммә герцог өлкән апасы Маргаританы сайлый.
Яшьләр беренчел күрүдән ук бер-берсен яраталар, принц кәләшеннән ун айга диярлек яшерәк булуына карамастан, музыкага, һәм биюгә сәләтле була, кызның ата-анасы никахка рөхсәт бирәләр. Густав Адольф белән Маргаританың никахлашуы 1905 елның 15 июнендә Виндзор сараендагы Изге Георгий чиркәвендә үтә. Баллы айны яшьләр Ирландияда үткәрә. Мөхәббәткә корылган никахлары бәхетле була, аларның дүрт улы һәм бер кызы туа.
1907 елда мартында Густавның бабасы Оскар II вафат була һәм тәхеткә Густав V утыра Густав Адольф швед тәхетенең варисы булып кала, ә Маргарита Швециянең кронпринцесса титулын ала.
1919 елның ноябрендә Маргаритада алтынчы тапкыр йөкле вакытында уртача отит ачыклана, нәтиҗәдә аңа декабрь аенда операция ясыйлар. 1920 елның мартында кронпринцесса яман чәчәк авыруы белән авырый, бу мастоидитка китерә. 1 майда сигезенче айлык йөкле вакытында ул бала белән операция вакытында канның зарарлануы нәтиҗәсендә вафат була. Аны Стокгольмда Изге Николай чиркәвендә җирлиләр, ә 1922 елда үзе васыять итеп әйткән король Хаг зыяратына күчереп җирлиләр.
1923 елда Густав Адольф яңадан, ике туган сеңлесе Маргарита Луиза Маунтбеттенга өйләнә. Густав VI Адольф, беренче хатыны үлгәннән соң утыз ел үткәч, швед тәхетенә утыра.
Балалары ИсемеТуган вакытыМәрхүм вакытыИскәрмәләрАдольф Густав, герцог Вестерботтенский22 апрель, 190626 гыйнвар 1947Булачак Швеция короле Карл XVI Густавның атасы.Принц Сигвард, Аппланд герцогы7 июнь 19074 февраль 2002Граф Сигвард Бернадот һәм фон Висборг морганатик никах белән өч тапкыр никахлы.Принцесса Ингрид28 март 19107 ноябрь 2000Дания королевасы, булачак патшабикә Маргарита Датскаяның һәм Грециянең экс-королевасы Анна — Марияның әнисе.Бертиль, герцог Халландский28 февраль 19125 гыйнвар 1997Лилиан Девиска өйләнгән, нәсел калдырмаган.Принц Карл Юхан31 октябрь 19165 май, 2012Граф Карл Юхан, граф Висборг.
Кызык фактлар
Маргарита Коннаутская әнисе ягыннан Россия императоры Павел I туганы була. Хәзерге Швеция короле Карл XVI Густав, Дания королевасы Маргрете II һәм Грециянең экс-королевасы Анна-Мария Маргарита Коннаутскаяның оныклары. Кронпринцесса Маргарита декоратор һәм тәҗрибәле бакчачы кебек билгеле була, аның хөрмәтенә 1999 елда нәфис абрикос төсендәге инглиз сорты розалар «Princess Margaretha Crown» дип атала башлый.
Шәҗәрәсе Маргарита Коннаутскаяның нәсел-нәсебе
Сылтамалар
Royal House of Great-Britain and Ireland Royal House of Sweden and Norway House of Royal Искәрмәләр
Төркем:1920 елда вафатлар Төркем:1 май көнне вафатлар Төркем:1882 елда туганнар Төркем:15 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Стокһольмда вафатлар Төркем:Англиядә туганнар