Абдусәләмов Солтанморат Әбделмән улы (1870 елның декабре — 1938 елның 16 мае) — дәүләт эшлеклесе, сәяси золым корбаны.

Биографиясе Солтанморат Әбделмән улы Абдусәләмов 1870 елның декабрендә Ямансары авылында (хәзер — Куергазы районы) крестьян гаиләсендә туган. Милләте — башкорт. Казан укытучылар семинариясен тәмамлаган.

1897-1918 елның маена кадәр — Уса өязе Карый авылында рус-башкорт халык мәктәбендә укытучы булып эшли.

1917 ел — Уса өяз земство идарәлегендә (управасы) Милли Шура әгъзасы.

1917 елның 22 ноябрендә эсерлар партиясеннән Пермь губерна земство управасына әгъза итеп сайлана, ләкин декабрьдә бу вазифадан баш тарта.

1918 елның июненнән — 1919 елның июненә кадәр — Уса башкарма комитеты рәисе урынбасары. Уса өязе территорияседә оештырылган «кызыл террор»да актив катнашкан. Берникадәр вакыт Түбән Новгород губернасындагы Лукоянов шәһәрендә эвакуациядә була, аннары — РКП (б)ның Казан губерна комитеты кулы астында эшли.

1919 елның июль ахырында Уса каласына әйләнеп кайта — Уса өяз халык мәгарифе бүлегенең мөдир урынбасары һәм мөдире булып эшли.

1923-1924 йй. — Сарапул округ башкарма комитеты каршындагы милли азчылык бүлеге мөдире.

1924 елдан алып 1927 елның 1 мартына кадәр — ВКП (б)-ның Бардым район комитетының җаваплы секретаре һәм район башкарма комитеты президиумы әгъзасы.

Советларның 2 — 6 нчы, 9 нчы һәм 10 нчы Бөтенрусия съездлары делегаты.

1930-елларда — Уса районы эшче-авылдаш инспекциясе контроль комиссиясе җитәкчесе.

1932-1934 еллар — Уса районы Эшче-крестьян Инспекциясе Контроль Комиссиясенең партия тикшерүчесе.

1933 елдан төбәк әһәмиятендәге пенсионер, 2-нче төркем инвалиды була.

1937 елда Свердловск Урда (Ордынский) районы Карый авылына күчә.

1938 елның 16 февралендә кулга алына. 13 майда югары җәза — ату турында хөкем чыгарыла һәм 16 майда атып үтерелә.

«Пермь губернасы Уса өязе башкорт авыллары турында этнографик язмалар" дигән хезмәтнең авторыСәйәси золом ҡорбандары.

Делегат булып сайлануы Советларның Бөтенрусия съездына делегат итеп сайлана:

II съездга — 1917 елның октябрендә III съездга — 1918 елның гыйнварында IV съездга — 1918 елның мартында V съездга — 1918 елның мартында VI съездга — 1918 елның ноябрендә IX съездга — 1921 елның декабрендә X съездга — 1922 елның декабрендә Советларның I съезды делегаты

Шулай ук карагыз

Әдәбият

Сылтамалар

Свободная энциклопедия Урала Абдусалямова Энциклопедия Пермского края Забытые имена Пермской губернии Абдусалямова Султан-Мурат Абдульманович Лидеры Прикамья. Сәяси золым корбаннары

Искәрмәләр

Төркем:1938 елда вафатлар Төркем:1870 елда туганнар Төркем:Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклеләре Төркем:Куергазы районында туганнар