Михаил Макаров (1906 - 1969) - совет тарихчысы, педагог, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1960), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Халык комиссары, Чуаш АССРның мәгариф министры (1941-1952). Чуаш АССР Югары Советы депутаты
Биография Михаил Петрович Макаров 1906 елның 4 декабрендә Казан губернасы Цивиль өязе Аксарино авылында туган. Милләте- чуаш. Хезмәт эшчәнлеген Яңа Мәми волосте башкарма комитеты эш башкаручысы булып башлый.
1929 елда Казан педагогика институтының чуаш бүлеген тәмамлый.
1929-1941 елларда Ядернә кооператив техникумында эшли, Чабаксар шәһәренең берничә урта мәктәбе директоры була.
1938 елда Чабаксар Чуаш дәүләт педагогика институтын тәмамлый .
1941 елның декабрендә халык комиссары итеп билгеләнә, 1946 елның мартыннан - Чуаш АССР мәгариф министры. Михаил Макаров бу вазыйфада 1952 елның гыйнварына кадәр эшли.
Чуаш дәүләт педагогика институтының читтән торып уку буенча директор урынбасары, педагогика кафедрасы мөдире һәм доценты.
Чуаш АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Чуаш халкының мәгърифәтчелек тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. «Илья Николаевич Ульянов и просвещение чуваш» (1958) монографиясе һәм тагын бик күп фәнни мәкаләләр авторы.
Бүләкләре Кызыл Байрак Хезмәт ордены "Хөрмәт Билгесе" ордены СССР медальләре РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы(1960)
Әдәбият
Eгоров, Д. E. Макаров Михаил Петрович. Ученые-педагоги Чувашии и их вклад в развитие просвещения и педагогической науки. — Чебоксары, 1997. — С. 206—208. Земляков, А. Е. Михаил Петрович Макаров: 1906—1969. Нарком, исследователь историй просвещения. Организаторы науки и образования. — Чебоксары, 2008. — С. 119—128. — (Библиотека Президента Чувашской Республики; т. 5).
Сылтамалар
Макаров Михаил Петрович Төркем:РСФСР атказанган мәктәп укытучылары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Төркем:Чабаксарда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1969 елда вафатлар Төркем:18 декабрь көнне вафатлар Төркем:Канаш районында туганнар Төркем:1906 елда туганнар Төркем:4 декабрь көнне туганнар