Шахмат center|250px|Шахмат сәгате, шахмат тактасы, башлангыч позиция<center>Уенчылар саны 2 Чынлыкта исә уйнаучылар саны төрле булырга мөмкин, бигрәк тә Интернет аша уйнаганда. <center>Уенчыларның яше теләсә нинди <center>Урнашу вакыты якынча 1 мин. <center>Партия озынлыгыСәгать белән уйнаганда: Пуля (буллит): < 5 мин. Блиц: 5 — 15 мин. Тиз шахмат уены (рапид): 15 — 60 мин. Классик шахмат уены: > 60 мин. Сәгатьсез уйнаганда: чикләнмәгән вакыт<center>Кагыйдәләрнең катлаулылыгы югары дәрәҗә<center>Стратегия катлаулылыгы югары дәрәҗә<center>Очраклыкның әһәмияте уенчылардан башка уенга бернәрсәдә тәэсир итми<center>Кирәкле сыйфатлар дикъкатьлелек, түземлелек, төрле яклап исәпли алу, тактика, стратегия

Ша́хмат — 64 шакмаклы тактада махсус шахмат ташлары (фигуралары) белән ике көндәш арасында уйнала торган үзендә сәнгать, фән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен.

Шахмат атамасы фарсы теленнән таралган: «шахмат» — «шаһ үлде» дигәнне аңлата. Шахмат уены гадәттә ике көндәш арасында уйнала. Уенны шулай ук кара-каршы ике төркем дә уйнарга мөмкин. Аларны консультантлар дип атыйлар. Уен билгеләнгән кагыйдәләр буенча уйнала. Ярышлар вакытында алар Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) кагыйдәләре белән тулыландырылына.

Шахмат тарихы Шахмат уенының мең ярым еллык тарихы бар. Шахмат уены чатуранга уеныннан барлыкка килгән дип санала. Чатуранга уены Һиндстанда VI гасырга кадәр барлыкка килгән. Һиндстаннан уен гарәпләр арасында, соңрак Ауропа һәм Африка халыклары арасында таралган. Вакыт узу белән аның кагыйдәләре үзгәреш кичергән һәм XV гасырга уен камилләшкән, ә XIX гасырда уен кагыйдәләре тәмам стандартлаштырылган. Шул вакыттан бирле систематик рәвештә шахмат буенча халыкара турнирлар уздырыла башлый.

Кагыйдәләр Такта һәм башлангыч позиция

Уен шакмакларга (кырларга) бүленгән такта өстендә бара. Тактаның зурлыгы 8х8 шакмак. Кырларның вертикаль рәтләре сулдан уңга “а”дан “һ”га кадәр латин хәрефләре белән, ә горизонталь рәтләр астан өскә таба 1дән 8гә кадәр саннар белән билгеләнә. Шулай итеп һәр шакмак хәреф һәм саннан торган билгеле бер исем йөртә.

Шахмат тактасының кырлары ак һәм кара төскә буялганнар (алар шулай ак һәм кара дип аталалар), шуңа күрә вертикаль һәм горизонталь буенча күрше шакмаклар төрле төстә була. Тактаны уенчыга карата кую үзенчәлеге дә бар: аның иң якын урнашкан почмагы уң ак белән уйнаучы уенчыгы карата ак булырга тиеш (аклар өчен ул һ1, каралар өчен — а8).

thumb|left|240px|Шахмат ташлары, сулдан уңга: шаһ, тура, вәзир, пешка, ат, фил Уен башында көндәшләр арасында шахмат ташлары тигез итеп бүленә, алар шартлы рәвештә «аклар» һәм «каралар» дип йөртелә. Чынлыкта исә, шахмат ташлары теләсә нинди якты (ак, сары, аксыл-көрән) яки караңгы (кара, кызгылт-көрән, кара зәңгәр) төсләргә буялган булырга мөмкин. Һәрбер шахмат фигуралы комплектына шаһ (♔), вәзир (♕), ике тура (♖), ике фил (♗), ике ат (♘) һәм сигез пешка (♙) керә. Уен башында «аклар» беренче һәм икенче, ә «каралар» җиденче һәм сигезенче горизонталь рәтләргә, ә аларның пешкалары икенче һәм җиденче горизонтальләргә тиешенчә урнашалар.

Йөрүләр Шахмат партиясендә беренче булып «аклар» йөри һәм шуннан башлап көндәшләр бер-бер артлы йөриләр. Һәрбер ташның йөрү мөмкинлекләре түбәндәге диаграммада күрсәтелгән («х» белән ташның хәзерге вакытта кая йөри алуы билгеләнгән).

Әгәр шахмат ташы юлында башка фигура торса (аның төсе мөһим түгел), ул аның өстеннән сикереп чыга алмый. Бары ат гына фигура өстеннән сикереп йөри ала.

Үзеңнең фигураң урнашкан кырга йөрү тыела.

Әгәр ул кырда көндәш ташы урнашкан булса, ул фигура уеннан чыга, бу “фигураны оту (алу)” дип атала. Әгәр берәр йөрүе белән көндәш теге яисә бу фигураны ота алса (фигураның булу булмавы мөһим түгел), шул шакмак һөҗүм астында тора дип санала.

Пешка көндәшләрнең ташларын диагональ буенча алга йөреп ала. Фигураны алмыйча пешка бер кырга алга йөри. Әгәр пешка уен башыннан бирле бер тапкырда йөрмәгән булса, ул көндәш фигурасын алмыйча ике шакмакка алга йөри ала.

«Алга» юнәлеше — ак ташлар өчен сигезенче горизонтальгә таба, ә каралар өчен беренче горизонтальгә таба юнәлеш.

Әгәр пешка каршыдагы соңгы горизонтальгә барып җитә алса, уенчы аны теләгән шул ук төстәге башка фигурага (шаһтан кала) алмаштырырга мәҗбүр була.

thumb|Озын рокировка thumb|Кыска рокировка

Шуннан тыш шахмат уенында махсус йөрү ысуллары да бар: Рокировка: уен башыннан бирле бер үк төсле шаһ һәм тура ташлары күчмәгән очракта, алар билгеле бер тәртиптә бер йөрү белән икесе дә урыннарын алыштыра ала. Рокировка ясаганда шаһ тура торган юнәлешкә таба ике шакмакка күчә, ә тура үз чиратында шаһның башлангыч һәм хәзерге урыннары арасындагы шакмакка баса. Шаһ узасы кырның берәрсенә көндәш ташы янаса яки шаһ белән тура арасында берәр фигура торса, рокировка ясау вакытлыча мөмкин түгел. Рокировка тура йөрүе түгел, ә шаһ йөрүе дип санала. thumb|right|240px|Узганда алу Узганда алу: әгәр пешка беренче тапкыр ике шакмакка көндәш пешкасы торган кырга таба йөрсә, аны көндәш пешка узганда алырга мөмкин. Отучы пешканың йөрүен мисал өчен күрсәтелгән диаграммада карагыз. Узганда алу бары пешканың беренче тапкыр ике кырга көндәш пешкасы баскан шакмакка каршы йөргәндә генә мөмкин, башка очракларда бу тыела.

Шаһка янау, мат һәм пат Шаһка көндәш йөрүеннән соң отылу куркынычы янаса, ягъни көндәш фигурасы шаһка һөҗүм итсә бу шаһка янау дип атала. Шаһны бу хәлдә калдырырга ярамый, уенчы җавапка йөрүе белән ничек тә булса шаһын янаудан коткарырга тиеш. Гомумән алганда, шаһны өч ысул белән коткарып була: Шаһка янаган фигураны оту (берьюлы ике таш янаганда мөмкин түгел); Үзеңнең ташың белән шаһны каплау (шаһка ат яисә берьюлы ике таш янаса, мөмкин түгел); Отылу куркынычы янамаган шакмакка шаһны күчерү.

Шаһны отылудан берничек тә коткара алмаган очрак мат дип атала. Уенның төп максаты көндәшкә мат кую.

Уенчының кагыйдәләр буенча йөрергә бернинди дә мөмкинчелеге булмаган һәм шул ук вакытта аның шаһына отылу куркынычы янамаган хәл пат дип атала.

Уен нәтиҗәсе Гадәттә уен бер якның отуы яки уртак нәтиҗә белән тәмамлана.

Оту түбәндәге очракларда билгеләнә: Мат куела һәм мат куйган уенчы отучы дип билгеләнә; Уенчыларның берәрсе җиңелүгә бирешә. Партия барышында уенчы үзенең котылгысыз җиңелүен аңласа, ул теләсә нинди вакытта бирешергә мөмкин. Бу очракта аның көндәше җиңүче дип билгеләнә. Гадәттә рәсми ярышларда уенчылар партияне матка кадәр җиткермиләр. Җиңүгә өмете калмаган очракта да бирешмичә уенны дәвам итү көндәшне ихтирам итмәү дип санала. уенчыларның берәрсе вакытка сыешып бетмәгән очракта. Әгәр шул уенчы көндәшенең мат ясарга мөмкинчелеге бар дип табылса, ул җиңүче дип игълан ителә. (“Вакыт күзәтү” бүлеген карагыз) Техник җиңү түбәндәге очракларда бирелә: Көндәш уенчы тиешле вакытка партиягә килмәсә; Көндәш уенчы партияне сәбәпсез өзсә, дәвам иттермәсә; Көндәш уенчы тупас рәвештә кагыйдәләрне бозса. Уенчыга көндәш табылмаган очракта (мәсәлән, әгәр дә уенчыларның берәрсе турнирдан төшеп калса яки катнашучылар саны швейцар системасы буенча булса).

Уртак нәтиҗә түбәндәге очракларда билгеләнә: пат нәтиҗәсендә; уенчыларның икесе дә уртак нәтиҗәгә риза булган чакта. Бу вакытта уенчы уртак нәтиҗә тәкъдим итеп, ул көндәше ягыннан кабул ителсә, уен тәмамлана. Әмма соңгы арада үтүче турнирларда уенның уртак нәтиҗә белән тәмамлануын чикләүче София кагыйдәләре кулланыла башлады. уенчыларның мат куярга ташлары җитмәсә (мәсәлән кырда шаһ һәм бер җиңел фигура калу сәбәпле); уенчыларның берәрсе вакытка сыешып бетә алмаган, әмма аның көндәшенең мат куярга җитәрлек ташлары булмаса; өч мәртәбә бер үк позиция кабатланса (йөрүләрнең кабатлануы мөһим түгел). Позиция төшенчәсе үзе эченә рокировка һәм узганда алу очраклары белән бергә, ташлар урнашуын, йөрү тәртибен һәм мөмкинчелекләрен алып тора. Уртак нәтиҗәне билгеләү өчен позиция кабатлануын сизгән уенчы хөкемдарга мөрәҗәгать итәргә тиеш. көндәшләр соңгы 50 йөрүләрен бер фигураны да отмыйча һәм бер пешка белән йөрмичә ясаса. Элегрәк шахмат кодексы уенчының 50 йөрүдән соң җиңү барыбер булачагын дәлилли алган очракта, аңа өстәмә рәвештә тагын 100 тапкыр йөрү мөмкинчелеген бирә торган булган. Әмма бу мөмкинлек белән озак вакыт файдаланмау сәбәпле, хәзер ул бары өч төрле тәмамлану очракларында гына кулланыла: тура һәм фил турага каршы; ике ат пешкага каршы; тура белән пешка фил белән пешкага каршы.

1970-1980 елларда узган компьютер анализлары нәтиҗәләре буенча уен башкача тәмамланса 50 тапкыр йөрү җитеп бетми, шул сәбәпле кодекс тулыландырыла. Ләкин алга таба барлык кисәтмәләр дә бетерелеп, 50 тапкыр йөри алу кагыйдәсе барлык позицияләрдә дә мөмкин дип билгеләнә. уенчы партиянең соңгы өлешендә вакытка сыешып бетә алмаса, әмма аның көндәше көчсезрәк булу сәбәпле аны барыбер җиңеп чыга алмыйча, бары тик “вакыт уздырыр өчен” уйнаса. Әгәр уенчыда бары 2 минут вакыт калып, ул көндәшенең юри вакыт уздырып уйнаганын сизсә, хөкемдарга мөрәҗәгать итеп ул партиянең « уртак нәтиҗә» белән тәмамлануын сорарга хаклы. Хөкемдар бу тәкъдимне шул ук вакытта яки бераз соңрак кабул итәргә мөмкин. Әмма кичектергән очракта ул уенны флагчык төшкинчә карап утырырга мәҗбүр була. Шулай ук хөкемдарның өстәмә ике минут вакыт бирергә дә хакы бар.

Очко саналу Уенның нәтиҗәсенә карап уенчыга түбәндәге очколар саналырга мөмкин: Җиңү — 1 очко; Уртак нәтиҗә — ½ очко; Җиңелү — 0 очко.

Очколар башка система буенча да бирелергә мөмкин, мәсәлән, футбол системасы буенча.

Тигез очколар җыйган уенчыларга карата махсус коэффициентлар кулланылына.

Шахмат теориясе Шахмат уеннарының төрле аспектларын өйрәнүче алымнар җыелмасы шахмат теориясе дип атала. Аның актив рәвештә алга китүе XV гасырда башланып китә. Шул вакыттан башлап хәзерге вакытка кадәр шахмат уйнау кагыйдәләре үзгәрмәгән диярлек.

Партия өлешләре Шахмат теориясе уенның өч өлешен билгели: дебют, миттельшпиль һәм эндшпиль.

Дебют — партиянең беренче 10-15 йөрүен үз эченә алучы өлеш. Дебют өлешенең төп мәсьәләсе: үз көчеңне мобилизацияләү, көндәш белән очрашу һәм көрәшә башлау. Шахмат уенының дебют өлеше теориядә яхшы өйрәнелгән. Анда ничегрәк уенны башлап җибәрү һәм кайсы йөрүләрне ясамау әйбәтрәк киңәшләре, шулай ук дебют классификацияләре турында өйрәнеп була.

Миттельшпиль — уен уртасы. Бу өлеш дебюттан соң башланып китә. Миттельшпиль – уенның иң кызган һәм иң кызык өлеше дип санала, чөнки уенчылар төп йөрүләрен ясый (партиянең дебют өлешендә мат кую очраклары сирәк очрый). Миттельшпиль уенчылар ягыннан барлык көчләрен шахмат тактасының үзәген яулап алу, атакалар һәм контратакалар, күп фигуралар селкетү белән аерылып тора. Уенчыларның берәрсенең оста комбинация оештыра алган вакытта уен бу өлештә тәмамланырга да мөмкин. Уен тәмамланмаган очракта, фигураларның күпчелеге отылып беткәч, партия соңгы өлешенә күчә.

Эндшпиль — уенның соңгы өлеше. Гадәттә бу өлештә тактада күп таш калмый, шул сәбәпле шаһның һәм пешкаларның дәрәҗәсе арта. Күпчелек очракта көндәшләр төп көчен пешканы каршы якка җиткереп башка ташка алыштыруга юнәлтә. Эндшпиль берәр яның җиңүе яки уртак нәтиҗә белән тәмамлана.

Еш кулланыла торган башлангыч атамалары һәм аларның беренче йөрешләре