Амиран Ревишвили(; 11 февраль 1956 ел) — совет һәм Россия табиб-кардиохирургы, уйлап табучы, галим, медицина фәннәрен оештыручы, профессор. РФА һәм РАМН академигы, РАМН Президиумы әгъзасы, А. В. Вишневский исемендәге хирургия милли медицина тикшеренү үзәге директоры (2015), Россия аритмологлар җәмгыяте президентыЕсли сердце бьется не в такт: Интервью // Санкт-Петербургские ведомости.— 2020. — 3 июня..
ССРБ дәүләт премиясе (1986), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе (2017) һәм Россия федерациясе хөкүмәте премиясе (2003) лауреаты.
Биографиясе Амиран Шотаевич Ревишвили 1956 елның 11 февралендә Мәскәү шәһәрендә туган.
1979 елда ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының И. М. Сеченов исемендәге 1-нче Мәскәү медицина институтын, аннары ул уку йортының аспирантурасын тәмамлый.
1982—1998 елларда А. Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтында эшли: башта өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара, аннары гипербарик оксигенация лабораториясе җитәкчесе була.
1990 елда докторлык диссертациясе яклый. Профессор гыйльми исеменә ия була.
2002 елда РАМН-ның «кардиохирургия» белгечлеге буенча мөхбир әгъзасы итеп сайлана.
2011 елда РАМН-ның «кардиохирургия» белгечлеге буенча гамәлдәге әгъзасы итеп сайлана.
2013 елдан — Россия Фәннәр академиясенең физиология һәм фундаменталь медицина бүлеге буенча гамәлдәге әгъзасыАкадемику Ревишвили Амирану Шотаевичу — 60 лет!.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Дәүләт премиясе лауреаты (1986 ел). Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2003 ел)Ревишвили Амиран Шотаевич (К 50-летию со дня рождения). Ике тапкыр «Призвание» Милли премиясе лауреаты (2007 ел; 2011 ел). Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2017 ел)Кардиохирург Амиран Ревишвили получил госпремию за борьбу с аритмией. Мактау орденыЦеремония вручения государственных наград (27 июня 2018) (2018 ел). Пирогов орденыУказ Президента Российской Федерации от 21 июня 2020 года № 407 — С. 61. (2020 ел).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Профиль Амирана Шотаевича Ревишвили РФА рәсми сайтында
Төркем:11 февраль көнне туганнар Төркем:1956 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Шәхесләр:Гөрҗистан Төркем:Мәскәү медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре