Башкортста́нБашкортстан Конституциясе: «Башкортстан Республикасы» һәм «Башкортстан» дигән атамалар тиң мәгънәле., Башкортста́н Респу́бликасы, Башкортста́н Җөмһурияте́ (, ) — Россия Федерациясе белән берләшкән, Россия Федерациясе субъекты, Идел буе федераль округына, ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия өлкәсенә керә.

Башкаласы — Уфа шәһәре.

Халык саны: 2024 елның 1 гыйнварына ― . Шуларның 2 585 360 ы шәһәрләрдә, 1 470 000 (40%) авыл җирлегендә яшиЭлина Ахметова. Статистики подсчитали население городов и сёл в Башкирии. ИА «Башинформ», 10.05.2024. Республика халкының 52,7% ы (2,15 млн) хатын-кызлар һәм 47,3% ы (1,93 млн) ир-атларЭлина Ахметова. В Башкирии 53% населения составляют женщины. ИА «Башинформ», 12.05.2024.

География

Чиктәшлек ЯкТөбәкТөньяк-көнбатыш Удмурт РеспубликасыТөньяк Пермь өлкәсеТөньяк-көнчыгыш Свердловск өлкәсеКөнчыгыш Чиләбе өлкәсеКөньякКөньяк-көнбатыш Ырынбур өлкәсеКөнбатыш Татарстан Республикасы

Географик урнашу

Башкортстан республикасы — Көньяк Урал тауларының түбәләре (иң бөек ноктасы — Ямантау, 1 640 м.), карст мәгарәләр, күлләр. Төбәкнең 2/3 өлеше Көнчыгыш-Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнаша. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 550 км, көнбатыштан көнчыгышка — 430 км. Мәйданы — 143,6 мең км².

Республика территориясендә Башкортстан дәүләт тыюлыгы урнашкан.

Гидрография Иң зур елгалары: Агыйдел (1430 км), кушылдыклары — Нөгеш (235 км), Сем (239 км), Караидел (918 км), Әй (549 км), Дим (535 км), шулай ук Сакмар (760 км) белән Ык (571 км) елгалары. Башкортстан җирлегеннән шулай ук Җаек елгасы (2428 км.) башлана.

Күлләрнең саны — 2700. Республиканың иң зур күлләре Урал таулары артына урнаша. Көнбатыш өлешендә иң эре күл — Асылыкүл (мәйданы 18,5 км²).

Климат thumb|332x332px|left|Ямантау Тауларда уртача еллык температура +0,3°С, тигезлектә +2,8°С. Гыйнварда уртача температура -18°С, июльдә — +18°С. Кояшлы көннәр саны 261дән (Уфа) 287гә (Аксёново, Белорет) кадәр үзгәреп тора.

Уртача еллык явым-төшемнәр саны 300—600 мм, Урал тауларының көнбатыш ягында 700 мм га кадәр җитә.

Кар капламы ноябрь башында яки уртасында барлыкка килә, апрель уртасында исә кар эреп бетә. Кар капламы 150—165 (таулы районнарда 171—177) көн ята, аның уртача биеклеге 36-55 см га җитә.

Табигать Урманнар республика территориясенең 40 % алып тора. Урал таулары артында катнаш урманнар, төньяктарак нарат-яфраклы һәм каен урманнары бар; урман-далалар — каен һәм имән агачларына бай.

Тарих

Республика «Башгурд» исеме астында беренче тапкыр VIII гасырда Фәзлуллаһ Рәшидәддиннең «Огузнамә» исемле эшендә телгә алына, ә башкорт халкының үзатылышы (башҡорт) Сәлләм Тәрҗемән хезмәтләрендә (IX гасырның беренче яртысы) очрый.

X—XII гасырларда республиканың көнбатыш өлешендә яшәүчеләр Идел буе Болгары дәүләте, XIII—XIV гасырларда бөтен Башкортстан җирлеге Җучи Олысына, аның таркалуыннан соң башкортлар Казан, Нугай вә Себер ханлыклары, 1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә.

Инкыйлабкача елларда хәзерге Башкортстан җирлеге күбесенчә Уфа губернасы составында була.

1917 елның 15 (28) ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Башкортстан милли-территориаль мохтариятен (автономиясен) игълан итә. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешү» имзалана. Башкорт Совет Автономиясе Ырынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оеша. Башкортларның үз шәһәрләре булмаганлыктан, аның башкаласы итеп күрше Уфа губернасында урнашкан рус-татар шәһәре Эстәрлетамак билгеләнә. 1920 елның 20 августында Совет хөкүмәте Эстәрлетамак шәһәрен Кече Башкортстанга бирә.

1922 елның 14 июненнән Уфа губернасын юк итеп, Башкортстан составына губернаның зур өлешләре, шул исәптән Бәләбәй һәм Бөре өязләре (алар язмышы турында махсус референдум үткәрелергә тиеш булган) кертеләләр, башкаласы Этәрлетамактан Уфага күчерелә.

1952 елның маенда Башкорт АССРы эчендә Уфа һәм Стәрлетамак өлкәләре барлыкка килә, әмма 1953 елның апрелендә өлкәләргә бүленеш юкка чыгарыла.

1990 елда БАССР Югары Шурасы Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация кабул итә.

Дәүләт корылышы

Башкортстан Конституциясендә тиешле дәүләт хакимияте хөкем, башкарма һәм кануннар чыгару юнәлешләренә бүленә.

Башкарма хакимлек Башкортстан Республикасы Башлыгы — Башкортстан Республикасының иң югары вазифалы кешесе. Башкортстан Хөкүмәте статусы һәм хокукы Башкортстан Конституциясе белән билгеләнә.

Хөкем хакимияте Башкортстан Республикасында хөкем хакимиятен Башкортстан Республикасы Конституция Суды, федераль судлар һәм бөтендөнья хөкеме тормышка ашыра.

Законнар чыгару хакимияте Башкортстан Парламенты — Дәүләт Җыелышы — Корылтай 2003 елдан бер палатасыннан торган кануннар чыгару органы.

Халык

Торак пунктлар

border|110pxУфаborder|110pxСтәрлетамакborder|110pxСалаватborder|110pxНефтекама Урын Шәһәр Башкортча исеме Русча исеме Халык саны border|110pxОктябрьскиborder|100pxБелоретborder|110pxИшембайborder|110pxКүмертау 1 Уфа Өфө Уфа 1 062 300 2 Стәрлетамак Стәрлетамаҡ Стерлитамак 273 432 3 Салават Салауат Салават 156 085 4 Нефтекама Нефтекама Нефтекамск 121 757 5 Октябрьски Октябрьский Октябрьский 109 379 6 Белорет Белорет Белорецк 68 804 7 Туймазы Туймазы Туймазы 66 849 8 Ишембай Ишембай Ишимбай 66 242 9 Күмертау Күмертау Кумертау 62 854 10 Сибай Сибай Сибай 62 732 11 Мәләвез Мәләүез Мелеуз 61 408 12 Бәләбәй Бәләбәй Белебей 60 183 13 Бөре Бөрө Бирск 41 637 14 Учалы Учалы Учалы 37 771 15 Благовещен Благовещен Благовещенск 34 246 16 Дүртөйле Дүртөйлө Дюртюли 31 272 17 Яңавыл Яңауыл Янаул 26 988 18 Дәүләкән Дәүләкән Давлеканово 24 040 19 Чишмә Шишмә Чишмы 21 198 20 Приют Приют Приютово 20 888 <noinclude>

Милли состав

Башкортстанда 4 104 336 кеше яши. Аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылда тора. Эре шәһәрләре — Уфа (башкала, 1 042 мең кеше), Стәрлетамак (264 мең кеше), Салават (158 мең кеше), Нефтекама (122 мең кеше), Октябрьски (108 мең кеше). Республикадагы барлык халыкның татарлар (25,4 %), башкортлар (29,5 %), руслар (36,1 %) тәшкил итә.

Халык 1926http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=772 1939http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=61 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=76 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=59 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=58 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=56 2002 2010 % % % % % % % % руслар 1 064 707 39,9 % 1 281 347 40,6 % 1 418 147 42,4 % 1 547 893 40,2 % 1 547 893 40,2 % 1 548 291 39,3 % 1 490 715 36,3 % 1 432 906 36,1 % башкортлар 625 845 23,5 % 671 188 21,3 % 737 711 22,1 % 892 248 23,4 % 935 880 24,3 % 863 808 21,9 % 1 221 302 29,8 % 1 172 287 29,5 % татарлар 621 158 23,3 % 777 230 24,6 % 768 566 23,0 % 944 505 24,7 % 940 436 24,5 % 1 120 702 28,4 % 990 702 24,1 % 1 009 295 25,4 % чуашлар 84 886 3,2 % 106 892 3,4 % 109 970 3,3 % 126 638 3,3 % 122 344 3,2 % 118 509 3,0 % 117 317 2,9 % 107 450 2,4 % чирмешләр 79 298 3,0 % 90 163 2,8 % 93 902 2,8 % 109 638 2,9 % 106 793 2,8 % 105 768 2,7 % 105 829 2,6 % 103 658 2,6 % украиннар 76 610 2,9 % 92 289 2,9 % 83 594 2,5 % 76 005 2,0 % 75 571 2,0 % 74 990 1,9 % 55 249 1,4 % 39 875 1,0 % арлар 23 256 0,9 % 25 103 0,8 % 25 388 0,8 % 27 918 0,7 % 25 906 0,7 % 23 696 0,6 % 22 625 0,6 % 21 477 0,5 % мордва 49 813 1,9 % 57 826 1,8 % 43 582 1,3 % 40 745 1,1 % 35 900 0,9 % 31 923 0,8 % 26 020 0,6 % 20 300 0,5 % башкалар 39 773 1,5 % 56 931 1,8 % 60 749 1,8 % 52 485 1,4 % 53 557 1,4 % 55 426 1,4 % 74 577 1,8 % 165 044 4,1 % барлык 2 665 346 100,0 % 3 158 969 100,0 % 3 341 609 100,0 % 3 818 075 100,0 % 3 844 280 100.0 % 3 943 113 100,0 % 4 104 336 100,0 % 4 072 292 100,0 %

Административ-территориаль бүленеш Республикада 54 административ район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы поселок, 828 авыл администрациясе бар. {| class="wikitable tiles" width="100%" |- ! colspan=3 | Районнар ! Харита |- valign="top" align="left" | Әбҗәлил районы Әлшәй районы Архангель районы Аскын районы Авыргазы районы Баймак районы Бакалы районы Балтач районы Бәләбәй районы Балакатай районы Белорет районы Бишбүләк районы Бөре районы Болгавар районы Благовещен районы Бүздәк районы Борай районы Бөрҗән районы |<ol start=19> Гафури районы Дәүләкән районы Дуван районы Дүртөйле районы Ярмәкәй районы Зиянчура районы Җылаер районы Иглин районы Илеш районы Ишембай районы Калтасы районы Караидел районы Кырмыскалы районы Кыйгы районы Кызыл Кама районы Күгәрчен районы Кушнаренко районы Куергазы районы |<li> Мәләвез районы <li> Мәчетле районы <li> Мишкә районы <li> Миякә районы <li> Нуриман районы <li> Салават районы <li> Стәрлебаш районы <li> Стәрлетамак районы <li> Тәтешле районы <li> Туймазы районы <li> Уфа районы <li> Учалы районы <li> Федоровка районы <li> Хәйбулла районы <li> Чакмагыш районы <li> Чишмә районы <li> Шаран районы <li> Яңавыл районы |style="background:#FFFFFF"|315px

Икътисад

Сәнәгать Эре сәнәгый үзәкләре — Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Нефтекама, Туймазы, Октябрьски, Белорет. Җитештерүнең югары дәрәҗәдәге тупланышы хас, сәнәгый продукциясенең якынча 50 % Уфада чыгарыла.

Сәнәгатьнең әһәмиятле тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү. Машиналарны төзү һәм металл эшкәртү зур үсешне алган. Агач эшкәртү сәнәгате һәм төзелеш материалларны ясау да бар.

Энергетика Аның нигезен җылылык электр станцияләр тәшкил итәләр: Карманово ГРЭСы, Уфадагы ҖЭҮ-1, ҖЭҮ-2, ҖЭҮ-3 ҖЭҮ-4, Стәрлетамакта һәм Салаватта ҖЭҮләре, Урал арты ҖЭҮ (Сибай) һәм Күмертау ҖЭҮ. 

Башкортстан АЭС төзелеше Чернобыль һәлакәтеннән соң туктатылган.

Туймазы районының Төпкилде авылы тирәсендә тәҗрибә-сынау җил электр станциясе урнашкан.

Авыл хуҗалыгы Ашлык-терлекчелек юнәлешендәге авыл хуҗалыгы. Бодай, арыш, солы, арпа, шикәр чөгендере, көнбагышны үстерәләр. Җөмһүрияттә сөт-ит терлекчелеге, ит-йон сарыкчылыгы, кошчылык, атчылык, кымызчылык һәм умартачылык үсешне алган. Башкорт балы Россиядә киң мәшһүрлек алган.

Транспорт

Тимер юлы транспорты Тимер юл элемтәсе Самара—Уфа тимер юлыннан башлана, аның 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясеннән Уфа станциясенә кадәрге кисәге 1888 елда файдалануга тапшырыла.

Уфа тимер юллар аша Самар, Чиләбе, Ырынбур, Сембер һәм башка шәһәрләр белән тоташтырылган. Көймә йөрешле елгалар: Агыйдел һәм Караидел. Торба үткәргеч транспорты да үсешне алган.

Автомобиль юллар Төбәк аша «Урал», «Идел», Уфа — Ырынбур, Уфа — Бөре — Яңавыл, Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорски, Бөре — Тазтөбе — Чаткы һәм Мәләвез — Магнитогорски автоюллары баралар.

Авиа элемтә Авиа элемтә Башкортстанны Россиядәге дистәләрчә шәһәрләре белән, БДБ илләре, Греция, Кытай, БГЭ, Төркия шәһәрләре белән тоташтыра. Уфада Башкортстанның иң зур аэропорт урнашкан.

Башкортстан бәйрәмнәре «Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көн, һөнәри һәм башка даталар турында» Башкортстан законы республиканың Югары Советы тарафыннан 1992 елның 27 февралендә кабул ителде.

Эшләми торган бәйрәм көннәре.

Датасы Исеме Искәрмә11 октябрьҖөмһүрият көнеБашкортстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көндә билгеләнә.24 декабрьГербы Республикасы Конституциясе көне ярославль өлкәсе владимир өлкәсе Статья в Башкирской энциклопедии ярославль өлкәсе, владимир өлкәсеҖөмһүрият Югары Советы 1993 елда Башкортстан Конституциясен кабул иткән көндә билгеләнә.Ураза бәйрәмеУраза бәйрәме датасы Ислам календарена ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.Корбан бәйрәмеКорбан бәйрәме датасы ай календарына ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.

Истәлекле көннәре.