«Мирас» җәмигъ мәчете () – Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Дүртөйле мөхтәсибәте составындагы «Мирас» җәмигъ мәчетенең 2682нче санлы җирле мөселман дини оешмасы» карамагында. Имам-ахун – Рамил Рафаэль улы ИсәнбирдинМестная мусульманская религиозная организация соборной мечети «Мирас». Религии Башкортостана.
Тарих 1995 елда Дүртөйле җирле мөселман җәмгыяте мәчет төзү башлангычы белән чыга. Мәчет аерым иганәчеләр һәм Дүртөйле районы хуҗалык оешмалары ярдәме белән төзелгән. 2003 елның 18 мартында юридик зат буларак теркәлү узган
«Мирас» мәчете – Дәүртөйле шәһәре һәм районының ислам дине үзәге, биредә мөхтәсибәт җыелышлары уза. Мәчетнең имам-хатибы ― мөхтәсиб (1995 елдан) Рамил Рафаэль улы ИсәнбирдинМирас, мечеть. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан».
Тасвирлама Мәчет бинасы соры кирпечтән бер катлы итеп төзелгән, шулай ук аскы (цоколь) каты бар. Аскы катта (мәйданы 185 кв. м.) хезмәткәрләр өчен һәм уку кабинетлары, кунаклар өчен бүлмәләр, юыну бүлмәләре, ашханә һәм склад урнашкан. Мәчетнең түбәсе чатыр формасында. Манарасы кирпечтән өелгән, шпиле белән бергә биеклеге 30 метр. Намаз залы мәйданы 200 кв.м. Хатын-кызларга намаз уку өчен аерым урын бүленгән.
Мәчет каршында ислам дине нигезләренә өйрәнү буенча ике еллык курслар эшли. 2013 елга әлеге курсларны 1 300 кеше тәмамлаган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Местная мусульманская религиозная организация соборной мечети «Мирас». Религии Башкортостана Мирас, мечеть. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» Мечеть Мирас город Дюртюли. ВКонтакте
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Башкортстан мәчетләре Төркем:Дүртөйле гыйбадәтханәләре Төркем:1995 елда төзелгән мәчетләр