Зөфәр Галиуллин, Зөфәр Шәйдулла улы Галиуллин (1957 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― дин эшлеклесе, мөфти, Россия Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе (Вятка мөфтияте) рәисе (2013 елдан). РДУМ Кировской области. ЦДУМ России Колшәриф мәчетенең беренче сайлап куелган имамы (1997―2010). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2012).

Тәрҗемәи хәле 1957 елның 1 гыйнварында Казанда туган.

1974 елдан 1977 елга кадәр «Теплоконтроль» заводында механик җыю эшләре слесаре булып эшләгән.

1977 елдан 1981 елга кадәр Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту факультетында укыган, аны тәмамлаганнан соң, Казан телевидениесендә эшләгән.

1984 елдан СПТУ-11дә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.

1987 елдан газүткәргечен салуда эшләгән.

1988 елдан Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә казначы булып эшләгән. 1989 елда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны уздыру өчен җаваплы була.

1989 елдан 1992 елга кадәр Бохара шәһәрендә «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә укыган.

Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин билгеләве буенча Муфтий Кировской области Зуфар Галиуллин. ЦДУМ России, 1992 елдан Казанның «Борнай» мәчетендә имам-хатыйб булып эшләгән.

1994-1997 елларда Багдад шәһәрендә (Гыйрак) Ислам университетында укый.

1997 елда Казан имамнары тарафыннан, төзелеп килүче «Кол Шәриф» мәчете имамы итеп сайлана, анда 2010 елга кадәр эшли.Азат Шаймарданов. Зуфар Галиуллин: Необходимо скорее возобновить работу мечети Кул Шариф. Исламский портал, 8.02.2013

Унике ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы составына керә, анда көч структуралары белән элемтә өчен җаваплы була. Казан шәһәренең 18нче колониясендә укыта.

2007-2011 елларда Казандагы Россия Ислам университетының теология бүлегендә укый.

2011 елда Татарстан Республикасы мөфтиен сайлауда кандидат була (мөфти итеп Илдус Фәизов сайлана). Вятский муфтий ушел в отставку. Кировский городской портал Кировнет.ру, 30.09.2013

2013 елның 29 сентябреннән – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе (Вятка мөфтияте) рәисе итеп сайлана (үз теләге белән вазифасыннан киткән Габденнур Сәлим улы Камалетдин урынына).Евгений Рыков. В Кировской области появился новый муфтий. ВяткаКиров.RU, 30.09.2013

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале «Иман һәм Игелек өчен» медале 2012 – Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (Кол Шәриф мәчетенең архитекторлар төркеме белән бергә) ― «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен (иҗат төркеме эчендә) 2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак

Гаилә хәле Өйләнгән. Өч бала тәрбияли.

Искәрмәләр

Сылтамалар Муфтий Кировской области Зуфар Галиуллин. ЦДУМ России

Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия ислам институтын (Казан) тәмамлаучылар Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Мөфтиләр Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр