thumb|250px|Типик электролит конденсатор Конденсатор (элек конденсер атамасы астында да мәгълүм булган) — электр корылмасын туплау һәм саклау өчен кулланылган җайланма. Гамәлдә йөргән конденсаторларның формалары бик төрле, әмма барысында да үткәрмәүче материал ярдәмендә аерылган кимендә ике үткәргеч бар. Электр системаларның өлешләре буларак кулланылган конденсаторлар, мәсәлән, изолятор элпә катламы ярдәмендә аерылган металл фольгадан тора.
Конденсатор — составында диэлектрик (изолятор) ярдәмендә аерылган пар үткәргечләр булган пассив электрон компонент. Әгәр дә үткәргеч арасында потенциаллар аермасы (көчәнеш) бар икән, диэлектрик аша статик электр кыры барлыкка килә. Бу кыр уңай корылманың бер “тәлинкәдә”, ә тискәре корылманың икенче “тәлинкәдә” җыелуының сәбәбе була. Энергия электростатик кырда саклана. Идеаль конденсатор Фарадларда үлчәнә торган бер генә даими зурлык, сыйдырышлык ярдәмендә тасвирлана. Ул һәрбер үткәргечтәге электрик корылмасының, алар арасындагы потенциаллар аермасына чагыштырмасы.
Конденсаторлар электрон схемаларда туры токны блоклап, алмаш токны үткәрү өчен, фильтр ятмәләрендә, егәрлек тәэмин итүче җайланмада чыгышын тотрыклау өчен, радиоларда эзләнгән ешлыкларны сайлый торган резонанс чылбырларда һәм башка максатлар өчен киң кулланылыш таба.
Сыйдырышлык зур үткәргеч өлкәләре арасында нечкә аерылыш булганда иң зур була, моннан чыгып конденсаторның үткәргечләре еш “тәлинкәләр” дип атала, бу элекке замандагы конструкция ысулларына карый. Гамәлдә исә, тәлинкәләр (рус. обкладки) арасындагы диэлектрик аз микъдарда агып китү тогы үткәрә һәм аның электр кыры көченә чикләнеше бар, нәтиҗәдә бәреп үтү көчәнеше (напряжение пробоя) бар, шул ук вакытта үткәргечләр һәм тоташтыру чыбыклары теләнмәгән эквивалент бер-бер артлы тоташтырылган индуктивлык һәм эквивалент бер-бер артлы тоташтырылган каршылыкны кертә.
Тарихы left|thumb|Лейден, Нидерландта, Боэрхааве Музеенда дүрт Лейден чүлмәге батареясы.
1745 елның октябренда, Германиядә, Помераниядә Эвальд Георг фон Кляйст югары көчәнеш электростатик генераторны тимерчыбык ярдәмендә кулда тотылган пыяла чүлмәктәге су күләменә тоташтырып, корылманы саклап булу икәнен таба.
Фон Кляйстның кулы һәм су үткәргеч ролен, ә чүлмәк диэлектрик ролен уйнаган (гәрчә механизмның детальләре вакытында дөрес итеп билгеләнмәсә дә). Фон Кляйст генераторны алып куйганнан соң тимерчыбыкны тотканнан соң авырттыргыч ялкын бәрә икәнен тапкан. Бу тәҗрибәне тасвирлый торган хатта ул “мин икенче шокны хәтта Франция патшалыгы өчен дә алмас идем” дип яза.
Киләсе елны, Нидерланд физигы Питер ван Мюсшенброэк охшаш конденсаторны уйлап тапкан, ул бу галим эшләгән Лейден Университеты исемен алып, Лейден чүлмәге дип аталган.
Соңрак Лейден банкаларның эчен һәм тышын металл фольга белән каплап, алар арасында тоташмасын өчен ара калдырып эшләнгән. Иң беренче үлчәү берәмлеге булып “чүлмәк (банка)” хезмәт иткән, ул якынча 1 нанофарадка тигез булган.
Лейден банкалары яки аннан егәрлерәк яссы пыяла тәлинкәләр белән кат-кат фольга үткәргечләр кулланылган җайланмалар эксклюзив рәвештә якынча 1900 нче елларга кадәр кулланылган, моннан соң чыбыксыз (радио) уйлап табуы стандарт конденсаторларга сорау һәм тотрыклы индуктивлыгы әзрәк булган югары ешлыклы ихтыяҗ булган конденсаторларга күчешенә этәргеч булып торган.
Элекке заманда конденсаторлар шулай ук конденсерлар буларак мәгълүм, бу термин хәзерге көннәрдә дә кай вакыт кулланыла. Максатлы рәвештә, бу термин Алессандро Вольта тарафыннан 1782-нче елда кулланылган, бу җайланманың гади изоляцияләнгән үткәргечтән күбрәк тыгызлыктагы электрик корылманы саклау сәләтенә сылтаган.
Эшләү теориясе
thumb|upright|Параллель тәлинкәле (обкладкалы) конденсаторда корылмаларның аерылуы эчке электрик кырның сәбәбе була. Диэлектрик (әфлисун төстә) кырны кечерәйтә һәм сыйдырышлыкны арттыра. left|thumb|Параллель тәлинкәле (обкладкалы) конденсатор эшләвенең гади демонстрациясе Конденсатор ике үткәрмәүче өлкә ярдәмендә аерылган ике үткәргечтән тора. Үткәрмәүче өлкә диэлектрик яки кайбер вакытта диэлектрик әйләнә-тирә дип атала. Гади атамалар кулланганда, диэлектрик ул электрик изолятор гына. Диэлектрик мисаллары итеп пыяла, һава, кәгазь, вакуум һәм хәтта химик яктан үткәргечләргә идентик булган ярымүткәргечнең бушату өлкәсен китерергә була. Конденсатор үзе эчендә һәм изоляцияләнгән, теләсә нинди тышкы электр кырыннан тәэсир булмаган һәм электр туклану челтәреннән корылма алмаган дип фараз ителә (?). Шулай итеп конденсатор бер-берсенә “караучы” өслекләрендә тигез һәм капма-каршы корылмаларны тота һәм диэлектрик электр кырын хасил итә. СИ берәмлекләрендә, 1 Фарад зурлыгындагы сыйдырышлык һәрбер үткәречтәге 1 Кулон коpytka җайланма аша 1 Вольт көчәнешкә сәбәп булуын аңлата.
Конденсатор электрик чылбырлардагы электрик кырларның шактый гомумиләштерелгән моделе. Идеаль конденсатор тулысынча даими сыйдырышлык C ярдәмендә тасвирлана, бу зурлык һәрбер үткәргечтәге корылманың ±Q алар арасындагы көчәнешкә бүленмәсенә (отношение?) тигез:
Кайбер вакытта корылма хасил итү конденсаторга механик рәвештә тәэсир итә һәм аның сыйдырышлыгы үзгәрүнең сәбәбе була. Бу очракта, сыйдырышлык инкременталь үзгәрүләр терминнары ярдәмендә тасвирлана:
Энергияне саклау Конденсатор эчендәге үткәргечләр арасындагы корылманы “хәрәкәткә” китерү өчен эш сарыф ителгән булырга тиеш. Тышкы тәэсир бетерелгәннән соң корылмалар аермасы электр кырында дәвам ителә һәм сакланган энергия, корылмага үзенең тигез-авырлыгы (равновесие) хәленә кайтырга “рөхсәт” ителгәннән соң, иреккә чыгарыла. Электр кырнын барлыкка китерүгә сарыф ителгән эш һәм аннан соң сакланган энергия микъдары түбәндәге формула буенча исәпләнә:
Ток-көчәнеш мөнәсәбәте Электр схемадагы теләсә нинди компонент аша ток зурлыгы i(t) аның аша үтүче корылма агымының q(t) дәрәҗәсе дип билгеләнгән, әмма чын корылма ияләре, электроннар, конденсаторның диэлектрик катламы аша үтә алмыйлар; моның урынына уңай тәлинкәне (обкладканы) калдыра торган һәрбер электрон өчен тискәре тәлинкәдә (обкладкада) электрон җыела, нәтиҗәдә электрон бушату була һәм шуннан чыгып, бер электродта башка электродта җыелган тискәре корылмага тигез һәм капма-каршы электродлардагы интегралга тигез һәм шул ук вакытта элегрәк тасвирланганча, көчәнешкә пропорциональ. Теләсә нинди башлангыч (первообразная) белән кебек, интеграл алу константасы кушу өчен башлангыч көчәнеш кушыла. Бу конденсатор тигезләмәсенең интеграль формасы:
.
Моннан чыгарылма зурлык (производная) алгач, һәм “С” га тапкырлагач, чыгарылма зурлык (производная) формасын табабыз:
.
Конденсаторның “көзге чагылышы” булып индуктивлык кәтүге тора, ул энергияне электр кырда түгел, ә магнит кырында саклый. Аның ток-көчәнеш мөнәсәбәте (отношение?) конденсатор тигезләмәләрендә ток һәм көчәнешләрне урыннары белән алыштыргач һәм C ны индуктивлык L белән алыштыргач, табып була.
Даими ток схемалары Конденсаторның корылма алуын күрсәтүче гади резистор-конденсатор чылбыры.|thumb Составында бер-бер артлы тоташтырылган резистор, конденсатор, ялгау җайланмасы һәм даими ток чыганагы гына булган схема “корылма алу схемасы” атамасы астында билгеле. Әгәр дә t = 0 дә конденсатор корылма алмаган, ә ялгау җайланмасы ачык икән Кирхгоф законыннан чыгып:
дип язып була.
Чыгарылма зурлык (производная) чыгару һәм аны “С” га тапкырлау беренче тәртип дифференциаль тигезләмәсен бирә:
t = 0 булганда, конденсатор аша көчәнеш нульгә тигез һәм резистор аша көчәнеш V0. Шуннан чыгып, башлангыч ток i (0) =V0 /R. Шуны исәпкә алып, дифференциаль тигезләмә түбәндәге тигезләмәне бирә:
монда τ0 = RC системаның вакыт константасы.
Конденсатор чыганакның көчәнеше белән тигез-авырлыкка (equilibrium, равновесие) җиткәч, резистор аша көчәнеш һәм бөтен схема аша экспоненциаль кими. Корылма алган конденсаторның корылмасын “бетерү” экспоненциаль кимүнең мисалы булып тора ала, тик монда конденсаторның башлангыч көчәнеше V0ны алыштыра һәм ахырдагы көчәнеш нульгә тигез.
Алмаш ток схемалары Бирелгән ешлыкта синусоидаль рәвештә үзгәрүче көчәнеш һәм синусоидаль рәвештә үзгәрүче ток мөнәсәбәтен (отношение) һәм фаза аермасын электр импеданс, электр реактивлыкларның вектор суммасы һәм электр каршылык тасвирлый. Фурье анализы ярдәмендә теләсә нинди сигнал ешлыклар спектры ярдәмендә күрсәтелергә мөмкин, шуннан чыгып схеманың төрле ешлыкларга реакциясен табарга була. Конденсаторларның реактивлыгы һәм импедансы (шул ук тәртиптә күрсәтелгәнчә):
монда j - уйланма берәмлек һәм ω синусоидаль сигналның почмак тизлеге. -j фазасы алмаш көчәнеш V = Z I алмаш токтан 90ока калышканын ? күрсәтә; токның уңай фазасы конденсатор корылма алганда, көчәнешнең артуын күрсәтә; нуль тогы билгеле мизгелдәге даими көчәнешкә карый.
Сыйдырышлыкның артуы һәм ешлыкның артуы белән импедансның кимүен исегездә тотыгыз. Ягъни, югарырак ешлыктагы сигнал яки зуррак сыйдырышлык булганда, ток амплитудасына караган түбәнрәк көчәнешнең сәбәбе була – алмаш токның “кыска ялганышы” (яки AC coupling). Һәм киресенчә, бик түбән ешлыклар өчен реактивлык югары булачак, хәтта конденсатор алмаш ток анализында ачык чылбыр диярлек булганга кадәр – ул ешлыклар фильтрлана. Конденсаторлар, резистор белән индуктив кәтүкләреннән аермалы буларак, импеданс тасвирлаучы характеристикаларга (мәсәлән, сыйдырышлыкка) “инверс” рәвештә пропорциональ булуы белән аерылып торалар.
Параллель тәлинкәле модель thumb|left|Диэлектрик (d) ике үткәрүче тәлинкә арасында урнашкан, һәрбер тәлинкә “А” өлкәсе дип билгеләнгән.
Иң гади конденсатор үткәрүчәнлеге (һава кебек) ε булган диэлектрик ярдәмендә аерылган ике параллель тәлинкәдән тора. Модель шулай ук башка геометрияле җайланмалар өчен сыйфатлы алдан фараз итүләр өчен кулланылырга мөмкин. Тәлинкәләр бер формада “А” өлкәсендә колач алган һәм аларның яссылыгында ±ρ = ±Q/A корылма тыгызлыгы бар дип фараз ителә. Тәлинкәләрнең киңлеге аларның арасы d дан күпкә зуррак дип фараз итеп, җайланма үзәгендә электр кыры амплитудасы E = ρ/ε га тигез булып, бертөрле булачак. Көчәнеш тәлинкәләр арасындагы электр кырыннан линиялы интегралга тигез:
C = Q/V ны куеп, сыйдырышлыкның мәйдан арту белән артуы һәм ара арту белән кимүе ачыклана:
.
Шулай итеп, югары үткәрүчәнлекле материаллардан ясалган, зур мәйданлы тәлинкәләле һәм тәлинкәләр арасында ара кечкенә булган җайланмаларда сыйдырышлык иң зур була. Шулай да, озынлык берәмлегенә диэлектрик көчен Vd ны кулланып, энергия саклануның максимумын табабыз:
Энергия максимумының диэлектрик күләменең, үткәрүчәнлекнең, һәм озынлык берәмлегенә диэлектрик көчнең функциясе булганын күрәбез. Шулай итеп, тәлинкә мәйданнарын арттырып, шул ук вакытта аларның арасын киметү диэлектрик күләм бер үк дәрәҗәдә булганда конденсаторның күпме микъдар энергия саклавына үзгәреш кертми.
Элегрәк күрсәтелгән формулалар төгәл булсын өчен, тәлинкәләр арасы тәлинкә яссылыклары мәйданнарыннан күпкә әзрәк дигән фаразы дөрес булырлык итеп, тәлинкәләр арасын арттырганда сак булырга кирәк.
left|thumb|Берничә параллель тоташтырылган конденсатор. Челтәрләр Параллель конденсаторлар өчен Параллель конфигурациядә конденсаторларның һәрберсе шул ук куелган көчәнешкә ия. Аларның сыйдырышлыгы кушыла. Корылма аларның зурлыгы нисбәтендә өлешләп бүленә. Параллель тәлинкәләрне (обкладка) күрсәтү өчен схематик диаграмманы кулланып, һәрбер конденсаторның гомуми өслек мәйданына өлеш кертүен ачык күреп була.
Бер-бер артлы тоташтырылган конденсаторлар өчен
right|thumb|Бер-бер артлы тоташтырылган берничә конденсатор.
Бер-бер артлы тоташтырылуда, схематик диаграмма тәлинкәләрнең өслеге түгел, ә аеру арасы кушылганын ачыклый. Конденсаторларның һәрберсе бер-бер артлы тоташтырылган аерым конденсатор корылмасына тигез моменталь корылманы саклый. Гомуми бер очтан икенче очка кадәр көчәнеш аермасы һәрбер конденсаторның сыйдырышлыгының кире зурлыгына кушыла. Тулаем алганда, бер-бер артлы тоташтырылган конденсаторлар схемасы үзен, аның составына кергән теләсә нинди компоненттан да “кечерәк” булган конденсатор кебек тота.