Табанлы Күл мәчете, җирле дини оешма Табанлы Күл авылының «Ак мәчет»е () ― Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авыл җирлеге составына керүче Югары Яхшый авыл җирлеге. Җирлек турында Табанлы Күл авылында 2023 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәкләшкән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Актаныш районы мөхтәсибәте карамагында. Актаныш районы мөхтәсибәтендәге 57нче мәчетАктаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды. ТР МДН рәсми сайты, 28.08.2023.

Тарих Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена кергән авылда 1848 елда мәчет булганИстория деревни Табанлы Куль. Татары без границ, XX гасыр башында мәчет каршында мәктәп эшләгән Табанлы Күл. Онлайн - энциклопедия Tatarica.

Революциягә кадәр тирә-якта данлыклы булган мәчетнеТабанлыкүл // Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 310нчы бит. 1930-елларда япканнар, бинасын хуҗалык эшендә кулланганнар, аннары бина юкка чыгарылган.

Яңа заман Табанлы Күл авылында яңа мәчет төзүне шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә читтә яшәүче хәйрияче Рүзилә Шәймәрданова күтәреп чыга. Мәчет төзү өчен акча җыю башланаАктаныш районының Табанлы кул авылында да яңа мәчет сафка баса. «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе, 3.03.2023.

Яңа мәчеткә 2022 елның 24 июнендә нигез салынган. 2023 елның 3 мартында, ураза алдыннан, иганәчеләр ярдәме белән төзелгән мәчетнең манарасы урнаштырыла, бинага ярымай куела, беренче тапкыр намаз укыла.

Ачылу 2023 елның 28 авгусында мәчетне ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов, «» генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Казаннан Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар катнашкан Актанышның Табанлыкүл авылында «Ак мәчет» ачылды. Татар-информ, 26.08.2023Ләйсән Газизова. Табанлыкүлдә “Ак мәчет” ачылды. Актаныш-информ, 26.08.2023 Табанлыкүл авылының «Ак мәчет»ендә тәүге азан тавышы яңгырады. Актаныш муниципаль районы рәсми сайты, 28.08.2023

Мәчет ~40 кешегә исәпләнгән, гомуми мәйданы 60 квадрат метрны тәшкил итә. Бер катлы итеп кирпечтән һәм яхшы сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәсе бар. Газ, ут, су кертелгән.

Авылның ун елдан артык эшләүче имам-хатыйбы ― Рәсих хәзрәт Салихов.

Искәрмәләр

Сылтамалар Открытие новой мечети. Фоторепортаж Актаныш районының Табанлы кул авылында да яңа мәчет сафка баса. «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе, 3.03.2023 (видео, 2:15) Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды. ТР МДН рәсми сайты, 28.08.2023

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2023 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Актаныш районы мәчетләре