Гафури районы (, ) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә, Урал тавының көнбатыш тау битләрендә урнашкан район Районда барлыгы 95 авыл бар, шуларның 22-се татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Гафурийский район.

Татар авыллары — Ялгызкаен, Үтәк, Бажык, Җилем-Каран, Игенъелга, Игенчеләр, Котлыгуҗа, Яңа Карамыш, Урал, Татар Саскүле, Кормантау, Таштамак, Бурлы, Җилем-Каран, Яңа Бурлы, Кызылъяр, Карлы, Икътисад. Татарлар күпчелекне алып торган катнаш авыллар: Тугай, Буруновка, Войновка, Луговая. Ноябревка авылында татарча сөйләшүче мөселман чуашлар яши.Этноконфессиональные меньшинства народов Урало-Поволжья : монография / Е. А. Ягафова, Е. С. Данилко, Г. А. Корнишина, Т. Л. Молотова, Р. Р. Садиков; под ред. д-ра ист. наук Е. А. Ягафовой. — Самара: Изд-во ПГСГА, 2010. — 266 с.: цв. ил. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Күпчелек татар авылларында татар теленең тепекәй сөйләше таралган. Кормантау, Таштамак, Бурлы, Җилем-Каран, Яңа Бурлы, Кызылъяр авылларында — кормантау сөйләшендә сөйләшәләр.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Ялгызкайын, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның Тау ягы татарлары, ә Кормантау авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк авылына, татарлар белән бергә, чуашлар да утырган.

Кормантау, Бажык, Буруновка, Каенлык, Бурлы, Яңа Бурлы, Җилем-Каран, Таштамак, Кызылъяр — мишәр авыллары.

Юкка чыккан татар авыллары: Сахалин, Яшерентау, Төкен, Кызыл Имән, Яңа Зәет, Яңа Әлдәшле.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Гафури районы *