Юхан Паш (швед телендә: Johan Pasch; 1706 елның 12 марты, Стокгольм — 1769 елның 16 янавре, шунда ук) — швед рәссамы.

Тәрҗемәи хәле Мәшһүр швед рәссамнары гаиләсе вәкиле. Портретист Лоренц Паш Олысының (1702—1766) энесе. Швеция король ирекле сәнгатьләр академиясе әгъзалары Лоренц Паш Кечесе (1733—1802) һәм Ульрика Пашның (1735—1796) абыйсы. Швеция живопись академиясендә, аннан соң Голландия һәм Парижда өйрәнгән, Ватанына кайтканнан соң король кальгалары декораторы булып эшләгән. Швеция сәнгать Академиясендә өйрәткән. 1748 елдан бирле сарай яны рәссамы, 1758 елдан бирле – сарай яны мөдире булган.

Абыйсы-портретисттан аермалы буларак рәссам-декоратор булган. Аның иҗатының темасы, күбесенчә, француз рококосы өчен хас дүрт ел фасылын яки дүрт континентны сурәтләүче аллегорик эшләр булган. Шулай ук берничә портрет авторы. Рәссамның иң мәшһүр картинасы — «Живописьле тавыклар» («Hönstavlan», 1747), анда йорт кошлары тәннәре белән сарай яны дамалары сурәтләнгән Кайбер мәгълүмат буенча картинада кронпринцесса Ловиса Ульрика һәм аның якын дамалары сурәтләнгән, ә әтәч Швециянең мәшһүр дәүләт эшлеклесе Карл Густав Тессинга ишарә итәргә тиеш.. Юхан Пашның эшләре Грипсхольм кальгасында Швеция милли портрет галереясендә тәкъдим ителгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар Johan Pasch

Төркем:Рәссамнар