Клаудия Шейнбаум Пардо, (, 1962 елның 24 июне, Мексика, Мехико) ― мексикалы сәясәтче, галим һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белгеч. 2024 елның 2 июнендә узган гомуми сайлауларда Мексика президенты итеп сайланган. Үз вазыйфасына 2024 елның 1 октябрендә керешкән. Ил тарихында беренче хатын-кыз-президент .

Мехико мэры (2018―2023). Башкала мэры постында беренче хатын-кыз һәм беренче яһүд җәмгыяте вәкиле. Климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеме () әгъзасы сыйфатында 2007 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе коллектив лауреатларының берсе. Инженер-энергетика тармагында философия докторы () гыйльми дәрәҗәсенә ия, энергетика, әйләнә-тирә мохит һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча 100 дән артык фәнни һәм иҗтимагый-сәяси мәкалә һәм ике китап авторы.

Тәрҗемәи хәле 1962 елның 24 июнендә Мехикода яһүд гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан әби-бабасы, яһүдләре, 1920-елларда Мексикага Литвадан күчеп килгәннәр. Әнисе ягыннан әби-бабасы, яһүдләре, Холокосттан качып, 1940-еллар башында Болгариядән Мексикага күчеп киткән"Judíos y científicos. La familia de Claudia Sheinbaum, " Enlace Judío México, 17 December 2018.. Әти-әнисе икесе дә галимнәр: инженер-химик Карлос Шейнбаум Йоселевиц (1933—2013) һәм биолог Анни Пардо Семо, хәзерге вакытта Мексиканың милли автоном университетының мактаулы профессоры. Бертуганы – физик.

Мексика милли автономияле университетында () физика өйрәнгән, анда бакалавр (1989), аннары магистр (1994) һәм доктор (1995) дәрәҗәләрен алган. 1991—1994 елларда Калифорния штатының Беркли шәһәрендә урнашкан Лоуренс исемендәге милли докторлык диссертациясе өстендә эшләп, тәмамлаган"Mexico City Mayor-Elect Claudia Sheinbaum Visits Berkeley Lab, " 9 November 2018."Former Berkeley Lab researcher elected as Mexico City mayor, " The Daily Californian..

1995 елда Мексика милли автономияле университетының Инженерлык институтында укыта башлаган. Мексика Фәннәр академиясе әгъзасы.

Җирле хакимият органнарында эшләгәннән соң, 2006 елда UNAMга кайткан һәм фәнни журналларда мәкаләләр бастыруын дәвам иткән. 2007 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы энергетика һәм сәнәгать өлкәсендә Климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеменә (, ) кушылган.

Сәяси карьерасы Мексика милли автономияле университетында укыганда киләчәктә Демократик революция партиясенең () яшьләр хәрәкәтен тәшкил итәчәк студентлар оешмасына кергән. 2000―2006 елларда башкала хөкүмәтендә Мехикода транспорт чараларын электрон теркәү үзәген булдыру өчен җаваплы булган. 2012―2015 елларда — БМОның үсеш өлкәсендәге сәясәт комитеты әгъзасы. 2015―2017 елларда Мехиконың көньяк-көнбатышындагы Тлалпан районы җитәкчесе булган.

2018 елның 1 июлендә, алты кандидатны җиңеп, алты елга Мехико мэры итеп сайланган. Мехико башкаласында мэр итеп сайланган беренче хатын-кыз һәм мэр итеп сайланган беренче яһүди була.

2023 елның июнендә Президент сайлауларында катнашуга әзерләнү өчен Мексика башкаласы мэры вазыйфасыннан киткән. 2023 елның 6 сентябрендә идарә итүче МОРЕНА партиясеннән 2024 елгы гомуми сайлауларда ил президенты постына кандидат итеп күрсәтелгән һәм партия лидеры булган. 2024 елның 3 июнендә рекордлы 36 млн (61,18 %) тавыш җыеп, Мексиканың Президент сайлауларында җиңгән. Президент вазыйфасына 2024 елның 1 октябрендә керешкән.

Шәхси тормышы 1987―2016 елларда ире ― сәясәтче Карлос Гомес Гисперт. Әлеге никахтан кызы Мариана (1988 елда туган, 2019 елда Калифорния университетында фәлсәфә буенча докторлык дәрәҗәсенә укыган), шулай ук Родриго Омасу Аларконның үги әнисе (1982 елда туган, хәзер кинорежиссер).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча физиклар Төркем:XXI гасыр физиклары Төркем: Мексика физиклары Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Мексика сәясәтчеләре Төркем:Мексика президентлары Төркем:Мексика милли мохтари университетын тәмамлаучылар Төркем:Хатын-кызлар — дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары