Луи́ де Сильве́стр (фр.: Louis de Silvestre; 1675 елның 26 июне, Со — 1760 елның 11 апреле, Париж) — Франция живописецы.
Тормышы һәм иҗаты Луи де Сильвестр Франция короле Людовик XIV-нең сарай яны рәссамы һәм гравёры Израэль Сильвестрның кече улы булган. Луиның беренче рәсем ясау остасы әтисе булган. Соңрак яшүсмер чагында инде ул Король живопись һәм сынчылык академиясендә Шарль Лебрен һәм Бон Булонь Олысында шөгыльләнә. Аларның җитәкчелегендә эшләгәндә үк инде яхшы рәсем ясаучы атын казанган, ә соңрак Италиядә Карло Маратти киңәшләрен кулланып камилләшкән булган. Парижга кайткач 1702 елда җирле Король живопись академиясенә “Кешене барлыкка китерү” мифологик картинасын (хәзер Монпелье музеенда) тәкъдим итә һәм шул учреждение әгъзасы итеп кабул ителә һәм соңрак (1706) профессоры итеп сайланган була. 1712 елда Луи де Сильвестр Парижда Король академиясенең ректоры итеп билгеләнә. 1716 елда Саксония һәм Польша короле Август Көчле чакыруы буенча Дрезденга килә, анда утыз елдан артык тора һәм эшли. Саксониядә Луи де Сильвестр Сарайның обер-рәссамы була һәм дворян дәрәҗәсенә ия була. Күпсанлы портретлардан тыш ул рәт Дрезден сарайлары һәм Цвингерның төрле салоннары өчен декоратив бизәкләр барлыкка китерә. 1727 елда Луи де Сильвестр Дрезден Художестволар академиясенең директоры була. Парижга 1752 елда кайтканнан соң живопись Академиясе ректоры постын ала һәм шул вазифаны гомере ахырына кадәр били.
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар