Ринат Шакиров, Ринат Сәгыйть улы Шакиров (Ринат Сагидович Шакиров; 1962 елның 5 июле, СССР, Казакъстан ССР, Караганды) ― солист-инструменталист (пианист), 2005―2017 елларда Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фортепиано кафедрасы доценты, 2017 елдан Петербург музыка эшлеклеләре берлеге рәисе. Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган (2006), Татарстан Республикасының халык (2010) артисты. Репертуарында Европа һәм рус композиторлары әсәрләре, Татарстан композиторлары музыкасы барR.Yakhin romances. МТСС.
Тәрҗемәи хәле 1962 елның 5 июлендә Караганды шәһәрендә татар гаиләсендә туганРинат Шакиров. Санкт-Петербургская академическая филармония имени Д. Д. Шостаковича. Әнисе ― табиб, әтисе ― энергетика фирмасы җитәкчесе. Бер бабасы ― полковник, икенчесе ― авиация генерал-лейтенанты, СССР Саклану министрлыгы Генштабы башлыгы урынбасарыРинат Сагидович Шакиров ВКонтакте. Гаиләдә күпкырлы белем ала. Берничә тел ― немец, инглиз, татар һәм казакъ телләрен өйрәнә. Спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә ― шахмат, хоккей, җиңел атлетика ― бу спорт төрләре буенча 1нче разряд ала. Тугыз яшеннән шәхси музыка дәресләре алганКонцерт к 110-летию со дня рождения Оливье Мессиана в исполнении Рината Шакирова. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 11.12.2018.
1979 елда физика-математика мәктәбен бик яхшыга тәмамлаган, башта Мәскәү дәүләт университетына математика бүлегенә, аннары М. И. Калинин исемендәге Ленинград политехника институтының атом-төш физикасы кафедрасына укырга кергән. Музыка белән мөстәкыйль шөгыльләнгән. 1981 елда Ринат Шакиров музыкант булырга карар кылган. Казакъстанның Тимертау шәһәре музыка училищесына укырга кергән, фортепиано буенча танылган педагог Альфред Риппе классында белем алган (хәзер остазы Алманиянең Марбург шәһәрендә эшли). Уку вакытында берничә тапкыр пианистларның региональ конкурсларында (Алма-Ата, Фрунзе) җиңгән. 1985 елдан 1992 елга кадәр Санкт-Петербург С. Г. Иголинскийда һәм Мәскәү консерваториясендә Л. В. Власенкода укуын дәвам иткән. 1994 елда П. И. Чайковский исемендәге X Халыкара конкурста катнашкан (Мәскәү; I, II турлар)Ринат Шакиров исполнит в Москве музыку татарских композиторов. Татар-информ, 1.02.2008.
Иҗаты Консерваторияне тәмамлагач, концерт эшчәнлеге алып барган һәм укытучы булып эшләгән. Аның классиклар И. C. Бах, Ф. Шуберт, C. В. Рахманинов, П. И. Чайковский, Ф. Шопен, К. Дебюсси, , нигезләнгән концерт программалары тамашачыларда киң танылу алган һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан хупланган. Ринат Шакиров репертуарында хәзерге заман композиторлары , И. Ф. Стравинский, , , , , музыкасы, шулай ук Татарстан композиторлары З. Яруллин, Р. М. Яхин, Р. Ш. Кәлимуллин, А. З. Монасыйпов, Р. Ә. Ениикеев һ. б. музыкасы зур урын алып тора. Мәскәүдә 2005 һәм 2011 елларда «Композитор» нәшриятында нәшер ителгән, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты буенча язылган фортепиано сюитасы авторы Ринат Шакиров в Брюсселе. «Музыкальная карта», 03.06.2011.
Россия, Татарстан, Казакъстан студияләрендә фортепиано классикасының тугыз дискын һәм пластинкасын яздырган. 1990 елдан башлап, Россия, Италия, Финляндия, Франция, Германия, Швеция, Бельгия, Швейцариядә 600дән артык сольный концерт белән чыгыш ясаган. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Воронеж, Орёл, Астана, Алматы, Милан, Париж, Стокгольм, Хельсинки, Цюрих, Базель, Кассель, Штутгарт, Брюссель һ.б. шәһәрләрнең залларында чыгыш ясаган. Ринат Шакиров күп кенә оркестрлар һәм дирижерлар Фуат Мансуров, , , Михаил Синкевич, Дмитрий Хохлов, Андрей Аниханов, Фабио Мастранжело, Сергей Стадлер, Александр Сладковский, Игорь Манашеров һәм Рөстәм Абязов белән хезмәттәшлек итә. Шакиров «Geteborg Art Sound», «Европа-Азия», «Петербургская музыкальная весна», «Другое пространство», «Японская весна в Петербурге», «Панорама музыки России», «Московская осень», «Имена Петербурга» һәм башка бик күп халыкара музыкаль фестивальләрдә катнашкан. Төрле халыкара пианистлар конкурсларында жюри әгъзасы булып тора. Россиядә төрле халыкара музыкаль конкурслар һәм фестивальләр оештыручы һәм оештыруда катнашучы, 20 дән артык фортепиано конкурслары жюрисында даими эшли; музыкаль фестивальләргә нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе.
Җәмәгать эше Бәйрәм чараларын үткәрү буенча оештыру комитетларында эшләгән: Санкт-Петербург шәһәренең 300 еллыгы (2003 ел) һәм Казанның 1000 еллыгы (2005 ел). Проектлар авторы һәм музыкаль фестивальләрнең сәнгать җитәкчесе: «Имена Петербурга» (Петербург исемнәре; 2006 – 2008), «Двенадцать месяцев – двенадцать храмов» (Унике ай – унике храм; 2016 елдан), «Молодые таланты Петербург» (Петербургның яшь талантлары; 2016 елдан),«МЕССИАН-ПРОЕКТ» (2016 елдан), «Петербургские имена в Петрикирхе» ( Петербург исемнәре; 2018 елдан) шәһәре радиосында «Хорошо Темперированные Рассказы с Ринатом Шакировым» радиотапшыруының авторы һәм алып баручысы (2019 елдан) 2017 елдан Петербург музыка эшлеклеләре берлеге рәисеПетербургский союз музыкальных деятелей. Председатель Шакиров Ринат Сагидович 2016 елдан Халыкара музыка эшлеклеләре берлеге идарәсе әгъзасы 2014 елдан «Центр Искусств «Петербургские Имена» («Петербург исемнәре» сәнгать үзәге) рәисе 2016 елдан Рахманинов җәмгыяте (Rachmaninov House) әгъзасы 2003―2015 ― Санкт-Петербургның Концерт эшлеклеләре берлеге идарәсе әгъзасы, 2011―2015 ― әлеге берлекнең рәисе 2012―2013 ― Штутгартта (Германия) SAUTER фортепиано фабрикасы эксперты
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Санкт-Петербургка 300 ел» медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, ТР мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» мактау билгесе, «Дельта Невы» (Нева дельтасы) Халыкара музыка фестиваленең Алтын медале 2006 – Россиянең атказанган артисты 2010 – Татарстанның халык артисты Премьера музыкально-просветительского проекта заслуженного артиста России Рината Шакирова. Сайт Храма Рождества Иоанна Предтечи в Юкках, 25 12. 2016
Фикер
Искәрмәләр
Сылтамалар Ринат Шакиров. Санкт-Петербургская академическая филармония имени Д. Д. Шостаковича Р. Шакиров Р. Яхин музыкасын башкара Rinat Shakirov. YouTube
Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Россия пианистлары Төркем:Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казакъстан татарлары