Джузеппе Бонито (итальян телендә: Giuseppe Bonito; 1707 елның 1 ноябре, Кастелламмаре-ди-Стабия —1789 елның 19 мае, Неаполь) — соң барокко дан классицизмга күчеш чорда иҗат иткән неаполитан мәктәбе Италия живописецы Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852 .
Тормышы һәм иҗаты Дж. Бонито неаполитан рәссамы Франческо Солименаның өйрәнчеге булган, аның иртә эшләре Солименаның рәсем манерасын кабатлый. Аның замандашларының берсе Гаспаре Траверси булган. Траверсиның күп картиналарын элек Бонитога карый дип исәпләгәннәр. Соңраке Бонито үз стилен тапкан, аның өчен яктылык-күләгәнең махсус эффектлары хас. Рәссам эшләгән төп жанрлар портрет һәм көнкүреш сәхнәләре булган. Бонитоның тәрбиячесез балалар һәм Комедия дель арте персонажлары белән урам сәхнәләрен сурәтләүче картиналары рәсем манерасы буенча тупасрак, әмма тормышчанлыгы һәм юморы белән аерылып тора. Ул шулай ук неаполитан чиркәүләр һәм монастырьлар заказлары буенча күп эшләгән. 1751 елда Джузеппе Бонито неаполитан короле сарае яны рәссамы булган, Бонито күп игътибарны фреска росписьларына биргән. Ул Портичида король сарае росписьларын барлыкка китергән. Каподимонте сараенда Бонито рәссамнар һәм живопись мәктәпләре буенча бүленгән унике зур залда урнаштырылган живопись тупланмасы систематизациясендә катнашкан. Музей экспозициясе белән беррәттән әле 1755 елда ук сарайда “Ялангач натураның король академиясе” (la Reale Accademia del Nudo) барлыкка китерелгән булган. Бонито бу мәктәпнең җитәкчесе булган һәм Король шпалера мануфактурасының мөдире булган Touring Club Italiano. Museo di Capodimonte. — Milano: Touring Club Editore, 2012. — ISBN 978-88-365-2577-5. — P. 11 . Ул шулай ук портретлар ясаган, шул исәптән Карл VII хатыны Мария Амалия Саксонияленең, Неаполь короленең һәм Карла III Испанияленең. Гөнаһсыз Балага Узуның алтарь образы 1789 елда Казертада Король сарае капелласы өчен ясалган булган. 1752 елда Джузеппе Бонито Римда Изге Лука Академиясенә кабул ителгән булган. Зур король заказларын башкарып, Бонито живописец Франческо де Мура белән хезмәттәшлек иткән. Бонито скончался в Неаполе. Аның өйрәнчекләренең берсе Анджело Моццилло булган.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Рәссамнар