Пьер Дюмустье Олысы (француз телендә: Pierre Dumonstier; 1540, Париж, Франция — 1625, Париж) — француз живописецы һәм рәсем ясаучысы. Зур художество гаиләсе вәкиле. 1573 елда үлгән рәссам Жоффруа Дюмустьеның өч улларының берсе. XVI гасырның икенче яртысы – XVII гасыр башы француз карандаш портреты остасы. Аңа якынча 65 портрет эше карый дип фараз ителәНовосельская И. Н. Французский рисунок XV—XVI веков в собрании Эрмитажа. — Каталог выставки французского рисунка XV—XVI веков из собрания Эрмитажа. —СПб.: Славия, 2004.
Тәрҗемәи хәле Иртуганнары Этьен һәм Косм Дюмустье кебек әтисе Жоффруа Дюмустьедан өйрәнгән, 1583-1584 елларда король Генрих III-нең сарай яны живописецы һәм “ординар камердинеры” (valet de chambre ordinaire) булган, ә 1586 елдан бирле - королева-ана Екатерина Медичиның рәссамы булган. 1569 елда туганы Этьен белән Екатерина Медичи тарафыннан Венага император Максимилиан II сарай янына рәссам буларак кына түгел, ә әһәмиятле дипломатик миссия белән җибәрелгән булган.
Иҗаты Дюмустье Франсуа Клуэ һәм Фонтенбло мәктәбе рәссамнары йогынтысын кичергән. Аның иҗаты белән карандаш француз портреты үсешендә яңа этап бәйле. Ир туганнар “өч карандаш” техникасын булдырганнар (өч тон белән рәсем ясау, күмер белән, ак бур белән һәм кызыл сангина белән), алга таба ул француз сәнгате өчен хас булган Власов В. Г. Карандашная манера // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. IV, 2006. — С. 344—346. «Пьер Дюмустье карандаш рәсеменең җиңел дерелдәүче штрих белән модельнең пластикасының барлык нюансларын тапшыручы нәзек ренессанс стиле булдыра алган »Власов В. Г. Дюмустье // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 331. — ISBN 5-88737-005-X. Пьер Дюмустье рәсемнәрнең әһәмияткә ия зурлыктагы тупламасы Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажы тупланмасында тәкъдим ителгән. Бу рәсемнәрдә рәссам модельнең тышкы кыяфәтен, аның характерын гына чагылдырырга түгел, ә кешенең психологик халәтен сурәтләргә омтыла. “Ир туган портреты”нда (1569) Этьен Дюмустье уйга чумган итеп сурәтләнгән. Пьер Дюмустье эчке дөньяның үзгәрүчәнлеген, җанның тормышын чагылдырып караган, үз вакытының яшь кешесенең мөлаем һәм тирән образын иҗат итә. Этьенның башка портреты (як. 1570) сакланып калган, анда ул борчылган, моңсуланган кебек сурәтләнгән. Пьер Дюмустьеның әсәрләре төшерелгән характерларның, җан халәтләренең, тормышка мөнәсәбәтенең төрлелеге белән аерылып тора: Алансон герцогы карашында (як. 1572, Милли китапханә, Париж) саклык үтәли күренә; герцогиня де Жуайез битендә ышанмаучылык, астыртынлык, мәкер таныла (як. 1576, Британия музее, Лондон); Парижда испан гарнизоны кыяфәтендә көчле эшлекле характер ачылган (як. 1593, Эрмитаж). Кешенең катлаулы, каршылыклар тулы кеше образы “Мәгълүм булмаганның портреты”нда сурәтләнгән (як. 1570, Эрмитаж) Французский рисунок XV—XVI веков в собрании Государственного Эрмитажа. Вст. статья Т. Д. Каменской. — Л.: Советский художник, 1969. Пьер Дюмустьеның энесе рәссам Даниель Дюмустье булган. Пьер Дюмустье Франсуа Кенельнең иҗади манерасы формалашуына әһәмияткә ия йогынты ясаган.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Мальцева Н. Л. Французский карандашный портрет. М., 1978 Moreau-Nelaton E. Les freres Du Monstier. Paris, 1908. Төркем:Рәссамнар