Шарль-Мишель-Анж Шалль (француз телендә: Charles-Michel-Ange Challe; 1718 елның 13 феврале, Париж — 1778 елның 8 январе, Париж) — академик юнәлешле француз рәсем ясаучы-орнаменталисты, живописец, гравёр һәм архитектор-декоратор. Ул рококо стиленнән Людовика XVI чорының неоклассик сәнгатькә күчештә әһәмиятле роль уйнаганNeues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899. Тәрҗемәи хәле Шарль Мишель-Анж Шаль Парижда тыйнак гаиләдә 1718 елның 18 мартында туган булган. Доминикан монахы борадәр Андредан архитектураны өйрәнгән, ә аннан соң данының пигында булган живописец Франсуа Лемуан остаханәсенә кергән. Соңгысының 1731 елда үзенә кул салуыннан Франсуа Бушеның остаханәсенә килгән, аның дусты булган һәм аның живопись техникасы һәм манерасы аңа озак йогынты ясаган. 1738 елда Шарль-Мишель-Анж беренче мәртәбә Король живопись һәм сынчылык академиясенең Рим премиясен алып караган һәм икенче урынны алган. Ул 1740 һәм 1741 елларда янә кандидат булган һәм ахыр чиктә «Товитны дәвалау» картинасы өчен беренче премияне алган. Жюри әгъзалары арасында Николя де Ларжильер һәм Шарль Андре ван Лоо булган. Аның туганы Саймон шул ук елда сынчылык өлкәсендә икенче премияне алган. Шарль-Мишель-Анж 1742 елның 3 ноябрендә Римга килгән һәм Римда Француз академиясендә тора башлаган. Жан-Франсуа де Труа җитәкчелеге астында ул Ватиканда Рафаэль станцалары росписьләренең күчермәләрен ясаган, хосусан, Парижга шпалералар өчен картоннар сыйфатында «Лев I Бөекнең һәм Атилланың очрашуы»н. Ул үзенең Италиядә булуы белән сәяхәт итәр өчен кулланган һәм күп архитектура һәм пейзаж рәсемнәрен башкарган. Ул Геркуланумга зиярәт кылган, шул вакытта актив булган Везувий кратерына барган, шуннан вулканнар атулары турында фәнни трактат алып килгән. Ул Римда тиешле өч ел урынына җиде ел калган. Ул архитекторлар Луи-Жозеф Ле Лоррен, Эннемон-Александр Петито һәм Шарль-Луи Клериссо белән хезмәттәшлеккә катнаштырылган булган, бу аның классицистик ышануларын ныгыткан. Бөтен карьерасы дәвамында Шалль Пиранези стилендә күп рәсем барлыкка китергән һәм аның теоретик эшләренең француз теленә тәрҗемәсе өстендә эшләгән. Ул уйдырма храмнар, триумфаль аркалар, монументаль һәйкәл төркемнәрен, күперләр ясаган, алар өчен рәт монументаль мотив кулланган: колонналар, күмү урналары, Пиранези гравюраларыннан обелисклар. 1749 елда Парижга кайткач, Шалль шактый уңышка ирешкән һәм заманының иң күренекле рәссамнарының берсе булган. 1753 елда Король живопись һәм сынчылык академиясе өчен ясалган “Живописьне сынчылык белән тотатштыручы даһи” плафоны өчен (хәзер Фонтенбло сараеның залларының берсендә) Шалль академиягә кабул ителгән булган. 1758 елда ул Себастьян Леклерк Кечесен алмаштырып перспектива профессоры булып билгеләнгән булган. Рококо һәм иртә неоклассицизмы эпохасының иң ихтирам ителгән рәссамнарының берсе Шарль-Мишель-Анж Шалль Европада зур уңыш казанган, аның Пиранези стилендә картиналарын һәм архитектур рәсемнәрен Пруссиядә, Англиядә һәм Россиядә белгәннәр. 1764 елда сынчы һәм рәсем ясаучы-орнаменталист Рене-Мишель Слодцның үлеменнән соң Шалль король йокы бүлмәсе һәм кабинеты рәсем ясаучысы (dessinateur de la chambre et du cabinet du roi) булып билгеләнгән булган. Бу вазыйфа аеруча әһәмиятле булган. “Ул театраль һәм балет костюмнарын карау, барлык тантаналар, фестивальләр һәм күмүләрне оештыру, фейерверкларны эшләү, интерьерлар оформлениесен үзенә керткән, ягъни тәм һәм җиңел элегантлык белән кешене күздә тоткан – Галиҗәнаблары кабинетының рәсем ясаучысы шундый булган»Henry de Chennevières. Michel-Ange Challe, Dessinateur du Cabinet du Roi, documents tirés d’un journal inédit // Gazette des Beaux Arts. 1er mai 1882. Беренче елларда Шарль-Мишель-Анж тәмнәр бароккодан рококога һәм “грек стилендә” неоклассицизмга күчкәндә зур тантаналар вакытында Пиранези стилендә барлыкка китергән эфемер архитектура рәсем ясавы белән аеруча уңышка ирешкән. Әмма Париж салоннарында аның картиналары бәхәсле бәяләмәләр тудырган. Хосусан, Дени Дидро Салон турында 1761 ел очеркларында рәссамны “Түндербаш белән касәне эчәргә җыенучы Сократ” картинасында классикага иярү өчен мактап, “Үлүче Клеопатра”ны композициянең уйдырмалыгы һәм “дөрес түгел сайланган мизгел” өчен кырыс тәнкыйтьләгән Дени Дидро. Салоны. В 2-х т. Том первый. — М.: Искусство, 1989. — С. 43. Аның “Йоклаучы Венера”сы сарай янында аеруча югары бәяләнгән булган: “Нәкъ менә шул картина турында Людовик XV сәнгатьләргә ләззәте белән мәшһүр бер сарай дамасын ул Салон турында нәрсә уйлаганын сорагач, ул Шалльнең Венерасын гына искә төшергән дип җавап биргән”. 1765 елда Шалль “Гекторның Париж сараена керүе” монументаль композициясен тәкъдим иткән, бу бердәй тискәре тәнкыйтьне китереп чыгарган һәм аны киләсе елларда күргәзмәләрдә катнашудан биздергәнLacroix Р. Challe, peintre // Revue Universelle des Arts, octobre 1860. — Р. 406. Шулай да Шалль рәсемнәре буенча картиналар һәм гравюралар соралуларын дәвам иткән һәм ул үз вакытының иң кыйммәтле рәссамнарның берсе булган. Ул май һәм фреска белән дини, аллегорик һәм мифологик картиналар ясаган, француз сарае янында булган спектальләр, иллюминацияләр һәм башка бәйрәмнәр өчен рәт рәсем барлыкка китергән, француз король фамилиясе әгъзалары һәм чит ил хөкемдарларының кайберәүләренең күмүләре вакытында катафалклар һәм күмү процессияләрен уйлап чыгарган, композицияләренең кайберәүләрен гравирлаган булган. Ул инфант Филипп де Бурбон, Парма герцогына, аннан соң Франция дофины Людовикка, Польша короле Станислав Лещинскийга, Испания королевасы дофина Мария Саксонлыга, Франция королевасына, Карл-Эммануил III Савойялыга һәм ахыр чиктә король Людовик XV-кә һәйкәлләр проектлаган. 1770 елның ноябрендә картаючы Шалль Изге Михаил Орденына лаек булып табылган һәм дворянлыкка кабул ителгән булган. Ул танылулар белән яудырылган булган һәм Лионның фәннәр һәм нәфис сәнгатьләр Академиясендә кабул ителгән булган. 1762 елда ул Жан-Марк Наттье һәм Мари Мадлен де ла Рошның кече кызы Мадлен-Софи Наттьега өйләнгән, аларның балалары булмаган. Гомеренең соңгы елларында ул Марсель шәһәренең киңәтү проекты өстендә эшләгән булган, ул проекты хәрби-диңгез министры Тюрго тарафыннан башта хупланган булган, аннары соң ташланган булган. Аның начараючы сәламәтлеге аңа 1775 елның июнендә Реймста Людовик XVI-ның таҗ кию оформлениесендә актив катнашырга бирмәгән, аны ярдәмчесе Моро Кечесе үткәргән. Ул 1778 елның 8 январендә көчле бизгәктән илле тугыз яшендә үлгән булган. Живопись һәм графика эшләреннән тыш, Шалль күп әдәби әсәр калдырган: шигырьләр, драмалар, сәяхәтләр турында хикәяләр һәм Пиранези текстларының тәрҗемәләрен, шул ук вакытта Везувий турында фәнни эссесын онытмыйча, әмма бу иншаларның берсе дә аның исеме астында бастырылмаячак, ә уйдырма исемнәренең эзен табу авырCondamine Romain. Entre héritage fonctionnel et renouveau décoratif. Les pompes funèbres de Michel-Ange Challe dans la seconde moitié du XVIIIeme siècle // Europa Moderna, 2014.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Richard P. Wunder, «Charles Michel Ange Challe, A Study of his Life and Work», in Apollo, январь 1968
Сылтамалар
Төркем:Рәссамнар