Ге́рард Э́делинк, Жера́р Э́делинк (нидерланд телендә: Gerard Edelinck, француз телендә: Gérard Edelinck; чукындыру датасы: 1640 елның 20 октябре, Антверпен, Испан Нидерланды — 1707 елның 2 апреле, Париж, Франция Корольлеге) — гомеренең күпчелек өлешен Франциядә эшләгән көньяк-нидерланд (фламанд) рәсем ясаучы һәм гравёры. Жерар Одран һәм Робер Нантёйль белән беррәттән Людовик XIV-нең “зур стиле” чорының гравирланган портретының данлыклы остасы булган. Бакырда кисеч белән репродукцион гравюрасының академик мәктәбенең танылган җитәкчесе булган Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852 .
Тәрҗемәи хәле Герард Эделинк Антверпенда тукучы гаиләсендә туган булган. Гравёрлау сәнгатенә ир туганы Ян (Жан) Эделинк (1643—1680) белән бергә Гаспар Хёйбрехтста (Huybrechts, 1619—1684) Ватанында һәм Антверпенның мәшһүр гравёрлар гаиләсеннән Корнелис Галле Кечесендә өйрәнә башлаганEugène Dutuit (1807—1886). Manuel de l’amateur d’estampes. 6 (lire en ligne [archive]). — Р. 267 . 1666 елда Эделинк Парижда туганы Жанга кушылган, мәшһүр рәссамнар Никола Пито Олысы, ә соңрак — Франсуа де Пуайи, Робера Нантёйль һәм Филипп де Шампень җитәкчелеге астында эшләгән, алар аның дуслары булган Французский гравированный портрет XVII века. Эстампы из собрания Эрмитажа. Каталог выставки. — Л.: Искусство, 1985. — С. 56 . 1672 елда рәссам Париж гравёры һәм нәшире Никола Ренессон кызына өйләнгән һәм шулай итеп абруйлы нәширләр һәм гравёрлар даирәсенә кергән. Өч ел узгач 1675 елда Эделинк француз подданыйлыгын кабул иткән. Аны Людовик XIV-нең министры Жан-Батист Кольбер күреп алган, ул аңа пенсия белән Изге Михаил ордены кавалеры, король сарай янының беренче рәсем ясаучысы һәм “кабинет гравёры” (graveur du cabinet) титулларын биргән, Гобеленнар Мануфактурасында фатирны бүләк иткән.Edelinck: Biographie du graveur Gérard Edelinck [archive] sur adlitteram.free.fr. . 1695 елда Эделинк папа Иннокентий XII-дән Рим җайдагы (cavalier romain) титулын алган һәм бу титулны үзенең имзасына ялгаган Delaborde H. Gérard Edelinck: les artistes célèbres. 1886 (lire en ligne [archive]). — Р. 80 . 1672 елда ул гравёр Николя Регнессонның кызы һәм Робер Нантёйльнең сеңлесе Магделина Регнессонга өйләнгән. Ахыр нәтиҗәдә Эделинк үз замананың гравёрлары арасында беренче урын алган. Аның камиллеге бөтенесе тарафыннан да танылган булган; корольнең беренче живописецы Лебрен киңәше буенча ул Гобеленнар Мануфактурасы каршында тукучылар һәм картон рәсемнәре ясаучылар өчен академиядә профессор булып билгеләнгән булган. Аңа шулай ук берничә әһәмиятле эш башкару кушылган булган. 1677 елның мартында ул Филипп Шампень портреты өчен (шуның оригиналы буенча) Король живопись һәм сынчылык академиясе академикларына кабул ителгән булган һәм шуның белән беррәттән үлгән Франсуа Шовоны алмаштырып Академия киңәшчеләренә кабул ителгән булган. ; . Эделинк күп рәссамнар картиналары һәм рәсемнәре буенча гравирлаган, әмма аның өчен идеал Рафаэль булган. Моның турында тәэсирле итеп гравюра сәнгате белгече И. И. Флекель язган:
Эделинк шул вакытка үсеш алган гравюра теленең байлыгы һәм сыгылмалыгына рәхмәтле... камил техникага ирешкән... Аның куәтле һәм шул ук вакытта тыныч параллель һәм кисешүче штриховкасы композициянең гомуми гармониясен бозмыйча Рафаэль тәннәренең күләмлеген чагылдыра. Эделинктан соң Рафаэльнең живописе сирәк шулкадәр шәп гравёр аңлатуына ия булган. Эделинкның шедевры булып Леонардо да Винчиның “Байрак өчен җайдаклар бәрелеше” яки башкача “Ангиари янында бәрелеш” югалтылган картоныннан Рубенсның Луврдага күчермәсе буенча зур гравюра булып тора... Леонардо картонының хәтта атлар бер-берсен тешли торган куәтле динамикасын, шулай ук Лувр күчермәсендә чагылган Рубенсның ирекле живопись почеркын Эделинктан яхшырак итеп хәтта Ворстерман үзе дә гравюрада чагылдыра алмас иде... Моннан тыш Эделинк Людовик XIV чорының “зур стиле”нең баш закон бирүче, француз академик мәктәбенең нигезләүчеләрнең берсе – Шарль Лебрен картиналарыннан гравирлаган... Эделинк график интерпретациясендә Лебренның оригиналлары бик отышлы булган, терерәк һәм тәэсирлерәк булган, моны Лебрен үзе таныган. Шулай Лебренның “Үкенүче Мария Магдалина”сын Эделинк кискече гравёр сәнгатенең чын шедеврына әверелдергән. Мәһабәт йогынтыны Эделинкның “Дарий чатырында Зөлкәрнәен Падишаһ” картинасы буенча ике тактада гравирлаган Эделинкның зур бите (70 Х 90,6 см) ясый. Флекель М. И. От Маркантонио Раймонди до Остроумовой-Лебедевой. Очерки по истории и технике репродукционной гравюры XVI—XX веков. — М.: Искусство, 1987. — С. 160—162 Эделинк шулай ук портретлар гравирлаган - Людовик XIV, Декарт, Кольбер, Лебрен, Риго һәм күп башкаларның мәшһүр портретларын. Ул Ж. Морен һәм К. Мелланның француз гравёр мәктәбенең традицияләрен уңышлы үстергән дип санала:
Үзенең шәхси стилендә Эделинк Рубенс мәктәбе осталарыннан алынган фламанд бароккосының живописьлеген француз “зур стиле”нең монументаль кырыслыгы белән куша алган. Эделинк ике йөздән артык гравирланган парад портреты барлыкка китергән, шул исәптән Людовик XIV-нең үзенекен... Аның стиле шулкадәр ачык булган ки, Франциянең мәшһүр живописецлары аларның композицияләрен Эделинк кабатлап ясагач аеруча намус дип санаганнар
Бу күренекле останың иҗаты графика сәнгатендә эпоханы чагылдыра. Аның отпечатоклары дүрт йөздән артык. Герард Эделинк Парижда Сен-Бенуа чиркәвендә күмелгән булган (хәзер ул юк). Аның өйрәнчекләре арасында энесе Гаспар Эделинктан кала Жак Любен (1670 тирәсе) һәм Антуан Трувен (1676 тирәсендә) булган. Останың улы — Никола Эделинк шулай ук Парижда гравёр булып эшләгән.
Эделинкның бакырда кискеч белән гравюралары
Искәрмәләр
Әдәбият Документлар
Төп тикшеренү
Күргәзмә каталоглары
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Белешмә күрсәткечләр
Төркем:Рәссамнар