Адам Фридрих Эзер (немец телендә: Adam Friedrich Oeser) — академик юнәлешле немец рәссамы, живописец, сынчы, график һәм китап иллюстраторы. Сынчы Георг Рафаэль Доннер өйрәнчеге. Күбесенчә Дрезденда һәм Лейпцигта эшләгән. Яшь И. В. Гёте һәм И. И. Винкельман классицистик тәмнәре формалашуына йогынты ясаган Власов В. Г. Эзер, Адам Фридрих // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 549. — ISBN 5-88737-010-6.

Тәрҗемәи хәле

Адам Фридрих Эзер килеп чыгышы буенча Пресбургтан булган (Венгрия корольлеге; соңрак Братислава, Словакия). 1728-1730 елларда живописец Э. Ф. Камауфтан (1696-1749) ике ел өйрәнгәннән соң Эзер Венага барган, анда Пресбургка барып күренекле Австрия сынчы Георг Рафаэль Доннерда шөгыльләнгән 1733-1735 ел дәвереннән кала 1739 елга кадәр Якоб ван Шуппен остаханәсендә укыган. 1739 елда А. Ф. Эзер немец бароккосының художество үзәкләренең берсе – Саксония башкаласы Дрезденга күчкән, анда художество белем алуын тәмамлаган һәм 1756 елга кадәр живописец буларак эшләгән. Анда ул портретлар ясаган, Король операсы спектакльләрнең офомлениесен эшләгән һәм шулай ук Хубертусбург кальгасында дивар росписьләрен башкарган (1749). 1756 елда граф Генрих фон Бюнау аңа күптән түгел төзелгән Дален кальгасын бизәргә кушкан. 1745 елның 5 ноябрендә Адам Фридрих Эзер Розина Элизабет Хохбургка өйләнгән (хатыны 1794 елның 22 сентябрендә үлгән). Ул аңа тудырган сигез баладан дүртесе генә балигъ яшенә кадәр җиткән. Болар И. В. Гётеның балачак дусты Фридерика Элизабет Эзер (1748—1829), рәссам булган Иоганн Фридрих Людвиг Эзер (1751—1791), Христиан Готлиб Гейсерга кияүгә чыккан Вильгельмина Эзер (1755—1813) һәм Санкт-Петербургта фехтование һәм рәсем остазы Карл Эзер (1756— 1791 елга кадәр). 1754 елда Дрезденда Эзерның йортында рәссамнан рәсем һәм живопись нигезләренә өйрәнү максаты белән Иоганн Иоахим Винкельман тора башлаган. Үз чиратында Эзер Винкельманның антик сәнгать эстетик идеалларын торгызу буенча фикерләренең какшамас тарафдары булган. 1759 елда Эзер Лейпцигка күчкән. 1764 елда анда күптән түгел нигезләнгән Живопись Академиясенең (Akademie für Malerey) мөдире итеп билгеләнеп ул дәртле итеп сәнгатьтә маньеризмга каршы чыккан. Академиянең мөдире вазыйфасын Эзер 1799 елда үлеменә кадәр биләгән. 1764 елның февралендә Эзер Саксония курфюрсты сарай яны рәссамы званиесенә лаек булган. Эзер соңрак Веймарда дустанә мөнәсәбәтләрдә булган Иоганн Вольфганг Гётеның рәсем остасы булган. Бөек немец шагыйре остаз йортында еш кунак булган, аеруча якын мөнәсәбәт аны рәссамның кызы Фридерика Элизабет белән бәйләгән, аның белән ул Лейпцигтан киткәннән соң дә озак вакыт хат язышкан. Эзер герцог сарай янына таныштырылган Веймарда шагыйрь эшчәнлеген актив тәэмин иткән. Аның һәм Гёте арасында дуслык гомер буе дәвам иткән. Рәт декоратив эш, күбесенчә плафон росписьләрдән тыш, Эзер мифологик һәм дини картиналар һәм портретлар ясаган, аларның иң яхшылары: «Рәссам балалары» (1766, Дрезден галереясе), «Канада никах» (1777), «Рәссам остаханәсе» (Веймар музее). Аның сынчылыкта иң мәшһүр әсәре булып өйрәнчеге һәм архитектор Иоганн Карл Фридрих Дауте белән иҗат иткән Лейпцигта Кёнигсплацта курфюрст Фридрих-Август III-кә һәйкәл (1780, 1937 елдан бирле Голисс сарае бакчасында урнашкан) тораKarl Robert Mandelkow, Bodo Morawe: Goethes Briefe. Hamburger Ausgabe in vier Bänden. — Bd. 1: Briefe der Jahre 1764—1786. — Hamburg: Christian Wegner Verlag, 1962. — S. 554. 1766 елда Эзер Лейпцигта «Өч пальма янында Минерва» (Minerva zu den drei Palmen) масон ложасының әгъзасы булган. 1776 елда ул шулай ук Лейпцигта «Юкә янында Балдуин» (Balduin zur Linde) ложасына кабул ителгән булган. Станок картиналарыннан башка аның эше булып Дален һәм Голиста сарай заллары (Голисс сарае) һәм шулай ук Лейпцигта изге Николай чиркәве росписьләре тора. Лейпциг чикләреннән ерак хәзер югалтылган Гевандхауста һәм Иске театрда түшәм росписьләре һәм 1766 ел театраль занавесы мәшһүр булган. Эзер Лейпцигта 1799 елда сиксән ике яшендә үлгән булган. Вакытлыча сыенуын ул Изге Иоанн иске зиратында фамиль склепында тапкан. 1867 елда аның калдыклары Изге Иоанн Яңа зиратында янә күмелгән булган. Бу зират та 1970 елда ябылгач, аның табут өсте тактасы Изге Николай чиркәвенең көнчыгыш тышкы диварына эчкә батырып корылган булган Die Grabplatte von Adam Friedrich Oeser .

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият Christoph Johannes Oeser: Die Familie Oeser aus Crottendorf im Erzgebirge. в: Genealogisches Jahrbuch. Band 44, 107—117, Neustadt a.d. Aisch 2004, ISBN 3-7686-3079-X Friedrich Schulze: Adam Friedrich Oeser. Der Vorläufer des Klassizismus. Köhler & Amelang, Leipzig 1950 Richard Hüttel: Das Evangelium des Schönen. Zeichnungen von Adam Friedrich Oeser (1717—1799). Museum der bildenden Künste Leipzig. Hirmer Verlag, München 2008. ISBN 978-3-7774-4145-0

Сылтамалар Timo John: Adam Friedrich Oeser 1717—1799. Studie über einen Künstler der Empfindsamkeit Freimaurerloge Minerva zu den drei Palmen Leipzig

Төркем:Рәссамнар