Алмаз Шәрипов, Алмаз Хантимер улы Шәрипов (Алмаз Хантимерович Шарипов; 1964 елның 24 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әнәк) ― инженер-механик, хуҗалык-идарә эшлеклесе, 1999 елдан «Яр Чаллы икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры, Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2003), III―V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Тәрҗемәи хәле 1964 елның 24 октябрендә 50 лет гендиректору комбината хлебопродуктов в Набережных Челнах Алмазу Шарипову. Челны ЛТД, 24.10.2014 Татарстан АССР Минзәлә (1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш) районына кергән Әнәк авылында туган. Чыгышы белән Шәймиевлар нәселеннән: әтисе Хантимер ягыннан бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе), әбисе Нәгыймә. Әнисе Фәвия (кибеттә эшләгән) ягыннан бабасы Сафиулла хәзрәт, әбисе Сәхибҗамал (Усыда яшәгәннәр) Ягсуф Шафиков. Актаныш ― начало пути. К.: «Слово», 2010. ― Стр.18. ISBN 978-598356-105-2. Энесе Айвар (1969―2014), Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган табиб-хирург, 2001―2014 елларда«Энҗе бөртеге» (, Яр Чаллы) шифаханәсенең баш табибы булып эшләгән, Татарстанның атказанган табибы (2008).

Пучы урта мәктәбен, Казан авыл хуҗалыгы институтын (2006 елдан университет) «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлаган (1986). 1987―1989 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы 1984―1986 елларда (студент вакытында) Казанның 2нче санлы йөк автомобильләре берләшмәсендә автослесарь булып эшләгән.

1986―1987, 1989―1991 елларда ― Яр Чаллы «Татсельхозводстрой» тресты автомобильләр ремонтлау остаханәсе башлыгы.

1991―1995 елларда ― Ютазы районы «Сельхозтехника» район берләшмәсе идарәчесе.

1995―1999 елларда ― Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары ― авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

1999―2011 елларда ― «Яр Чаллы икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры.

2011―2016 елларда ― «Чаллы икмәк продукты» АҖ генераль директоры.

2018 елдан ― «Агрокомплекс +» ҖЧҖ (Калморза, Минзәлә районы) генераль директоры Шарипов Алмаз Хантимерович. realnoevremya.ru.

2018 елның 6 мартыннан «Агромай» ҖЧҖ (Камыштамак, Минзәлә районы) җитәкчесеООО «Агромай».

Күп мәртәбә гомумроссия һәм халыкара чараларда катнашкан, мәсәлән, «Европа―2003» халыкара күргәзмәсендә (Утрехт, Голландия) Татарстанны тәкъдим иткәнШәрипов Алмаз Хантимер улы (24.10.1964) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш ― туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.94..

Иҗтимагый эшчәнлеге III (2004―2009)Сведения о проводящихся выборах и референдумах. ЦИК РТ, IV (2009―2014), V (2014―2019)Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва (2014-2019 гг.). gossov.tatarstan.ru чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәреШарипов Алмаз Хантимерович / Заслуженные люди Тукаеского района (составитель Х. Н. Мухаметшин). Издание 1-е. Наб.Челны: «Ислам Нуры», 2003, стр. 146. 2003 ― Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2014 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте ― республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Признание заслуг. РТ Онлайн, 24.10.2014 «Россиянең агросәнәгать комплексын үстергән өчен» алтын медале 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өченПризнание заслуг. РТ Онлайн, 19.10.2022 2024 ― «Дуслык» ордены ― авыл хуҗалыгы комплексын үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннанДильфас Галиев. Алмаз Шарипов удостоился ордена «Дуслык». menzela.ru, 30.10.2024

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Лилия. Ике улы. Чаллыда яшиләр. Автоспорт, тау чаңгысы, ат спорты белән мавыгаШарипов Алмаз Хантимерович - актуальная биография. Лица Рунета.

Искәрмәләр

Әдәбият Шарипов Алмаз Хантимерович / Заслуженные люди Тукаеского района (составитель Х. Н. Мухаметшин). Издание 1-е. Наб.Челны: «Ислам Нуры», 2003, стр. 146. Ягсуф Шафиков. Актаныш ― начало пути. К.: «Слово», 2010. ― Стр.18. ISBN 978-598356-105-2 Шәрипов Алмаз Хантимер улы (24.10.1964) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш ― туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.94.

Сылтамалар Шарипов Алмаз Хантимерович. Единая Россия Шарипов Алмаз Хантимерович - актуальная биография. Лица Рунета

Моны да карагыз Ринат Фәрдиев Илшат Фәрдиев Феликс Фәрдиев Азат Хамаев Радик Шәймиев

Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Инженер-механиклар Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәрләре Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары