Халидә Әдиб Адывар (, ; 1884 елның 11 июне, Госман империясе, Константинополь ― 1964 елның 9 гыйнвары, Төркия, Истанбул) ― төрек язучысы, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклесе. Романистка һәм суфражистка. Төрек хатын-кызларының түбән социаль статусын тәнкыйтьләгән хезмәтләре белән дан казанган. Халидә раслаганча, күпчелек хатын-кызларның үз хокуклары белән кызыксынмавы аркасында аларның хокукларын бозганнар. Үз гомерендә ул Төркиянең бәйсезлек өчен сугышы вакытында Төркия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп өлгергән. Төркия сәясәтенең яңа курсын дәвам итүче буларак, ул 1916 елда Ливандагы геноцидта әрмән ятимнәрен көчләп ассимиляцияләүдә катнашкан. Ататөрекнең якын дусты һәм көрәштәше. Иң авыр елларда аның янында булган. Халидә Адывар Ататөрек хәрби штабында булган һәм 1922 елда Измир (Смирнаны) алуны җентекләп тасвирлаган.

Халидә Әдиб архивы Төркиянең хатын-кызлар китапханәләре һәм мәгълүмат үзәкләре фондында саклана.

Тәрҗемәи хәле 1884 елның 11 июнендә Госман империясендә, Константинополь (1930 елдан Истанбул) шәһәрендә туган. Балачакта гарәп телен һәм математиканы өйрәнгән. 1901 елда яңа яшьләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән кызлар өчен америка көллиятен тәмамлаган. Ул елларда Госман империясе кризис кичерә һәм социаль характердагы реформаларга мохтаҗ була. 1897 елда 15 яшендә Америка балалар язучысы (1803–1879) «Әни» әсәрен тәрҗемә иткән, моның өчен Госман имериясе солтаны Габделхәмит II тарафыннан Шәфкать ордены белән бүләкләнгән.

1909 елда аның «Seviye Talip» исемле беренче романы басылып чыккан. Бер елдан соң ул Истанбул университетына лектор булып эшкә урнашкан. Нәкъ шул елларда ул төрек азатлык хәрәкәтендә аеруча активлык күрсәткән.

1916 елда, төрек мәктәбе директоры буларак, әрмән ятимнәрен тәрбияли. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, ул ире белән бәйсезлек өчен сугышта катнашу өчен Анатолиягә киткән; ул милли кораллы көчләрдә башта капрал, аннары сержант булып хезмәт иткән.

Сугыш беткәннән соң, ул һәм аның Көнбатыш Европага җибәрелгән ире Аднан Адывар 1926 елдан 1939 елга кадәр Франциядә һәм Бөекбританиядә яшәгән. Ул Кушма Штатларда һәм Британия Һиндстанында күп сәяхәт иткән, укыткан һәм лекцияләр укыган. Төркиягә кайткач, 1939 елда Истанбул университетында укыткан. 1950 елда ул Төркия сайланган, 1954 елда сәясәттән киткән.

Иҗаты Аның романнарының төп темасы ― көчле, бәйсез хатын-кыз характеры.

Романнары 1909 — «Сәвие Талиб» () 1912 — «Хандан» () 1912 — «Соңгы әсәре» () 1912 — «Яңа Туран» () 1922 — «Уттан күлмәк» () 1926 — «Юлдан язганны орыгыз!» () 1936 — «Синекли баккал» () 1939 — «Татар кызы» () 1954 — «Әйләнүче көзге» (). Хикәяләр җыентыгы 1922 — «Тауга менгән бүре» ()

Шәхси тормышы Беренче ире Салих Зәкидән аның ике баласы булган. Соңрак алар аерылышкан. 1917 елда табиб кияүгә чыккан.

Экранлаштыру 1923 елда режиссер Халидә Адыварның бер китабы нигезендә «Уттан күлмәк» фильмын төшергән. Бу фильм төрек кинематографы өчен мөселман хатын-кызлары уйнаган беренче төрек фильмы булуы белән игътибарга лаек (Госман империясе чорында мөселман хатын-кызларына дини сәбәпләр аркасында кинода төшү тыелган, шуңа күрә бу чорда төшерелгән барлык фильмнарда хатын-кыз рольләрен христиан яки яһүд хатын-кызлары башкарган) ― Бедия Муваххит һәм Неййире Нейир .

Искәрмәләр

Сылтамалар Notable Ladies: Halide Edib Adivar Halide's Ordeal Halide Edip Adivar by Turkish Cultural Foundation.

Моны да карагыз Нигяр ханым

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Төркия язучылары Төркем:Төрек тәрҗемәчеләре Төркем:Төркия җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Төркия бәйсезлеге өчен сугышта катнашучылар Төркем:Төркиянең феминизм эшлеклеләре Төркем:ПЕН-үзәк әгъзалары Төркем:Истанбул университеты укытучылары Төркем:Төркия Бөек Милләт мәҗлесе милләт вәкилләре Төркем:Истанбулда җирләнгәннәр