Зөбәер — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Географиясе Зөбәер Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 280 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 36 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих XVIII гасырда нигезләнгән. Актаныштан 41 чакрым көньяк – көнбатыштарак, Баҗана елгасы буенда урнашкан. Актаныш – Пучы юлына асфальт белән тоташкан. Бу төбәктә фин – угыр кабиләләре яши. Профессор Гомәр Саттаров “Татар антропонимикасы” дигән китабында (КДУ нәшрияты,1990) Закир Саттаров (ул мулла була) төзегән шәҗәрәгә таянып, авылга нигезне 1915 елда Бүләккәй баба нигез салган, ди. РФнең һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, академик Диләвер Зөбәеров, матбугатка биргән интервьюсында минем ерак бабам төзи бу авылны дигән фикер белдергән иде. Әмма мөхтәрәм галимебезнең шәҗәрәсен өйрәнү әлеге караш белән килешмәскә этәрә. Тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов үзе тапкан 1770 елгы документта Алмакай һәм Акай Зөбәеровларның өлкәненә 58 яшь булуыннан чыгып:”...без авылга XVIII гасырның беренче, я булмаса, икенче чирегендә нигез салынган дигән уй – фикердә торабыз”, - диеп язып чыккан иде “Игенче даны” газетасында (24.03.1994). “Татар энциклопедиясе”ндә дә авыл XVIII йөзендә төзелә, дип теркәлгән. Ләкин бу вакытлар белән килешеп булмый. Әлеге кәгазь шул чорда торак урынында Зөбәеровлар яшәвен генә чагылдыра. Алар күп байлык тупларга, башкаларны – якын – тирәдәге 26 кешене муеннарыннан бурычка батырырга өлгерәләр. 1797 елда Акайны кантон башлыгы итеп билгелиләр, походный старшина дәрәҗәсе бирәләр. Моны алу өчен ким дигәндә 1 мең баш мал хуҗасы булу шарт икәнлекне искә төшергәндә, әлеге нәселнең мал – мөлкәтен чамалау читен түгел. Җан башын исәпкә алу оештырыла башлагач, авыл атамасы әлеге нәсел башы исәпләнгән Зөбәер карт исеме белән аталган дияргә була бу уңайдан. Ә авылның укымышлысы Закир хәзрәтнең язып калдырганын кире кагарга бернинди дәлил дә юк, шуңа авыл 1615 елдан бирле яши дия алабыз. Хәзерге урынында ныгып калганчы, бу авыл кешеләренә, уңай җир эзләп, күченеп йөрергә дә туры килә. Халкы 1795 елда Бүләр волостенең Мөшеге түбәсенә караган авылда, 28 хуҗалыкта 214 башкорт катламына керүчеФәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш – туган җирем. К.: Идел-Пресс, 2010. – Б.116., 1816 елда 40 йортта 241 башкорт катламына керүче (120 ир – ат Әхтәм Яманколов командасында), 1834 елда – 378 кеше Унҗиденче йортта исәпләнә. 1859 елда – Качкын, Усы, Түке, Илтимер авыллары белән Пучы йорт җәмгыятнең бер аймагын тәшкил итәләр, бу вакытта 651 башкорт катламына керүче, 1870 елда 170 хуҗалыкта – 687 типтәр, 1884 елда – 1009, 1897 елда – 1077, 1902 елда 111 ихатада – 910, 1903 елда 605 башкорт катламына керүче исәпләнә. 1913 елда – 1370, 1920 елда – 1260, 1926 елда – 855, 1938 елда – 733, 1949 елда – 548, 1958 елда – 540, 1965 елда 140 өйдә – 672, 1989 елда 120 йортта – 320, 1993 елда 114 ихатада – 315, 2010 елда 112 хуҗалыкта 290 кеше яши. Хуҗалыгы 1884 елны имана җирләре 2466 дисәтинә тәшкил итә (275 атлары була), 1913 елда ул – 3831,8 дисәтинәгә җитә. Умартачылык, балык тоту, чабата үрү белән дә шөгыльләнәләр, читкә чыгып эшләп кайтучылар да була. Авылда ашлык саклау магазины, азык – төлек лавкасы, ике тимер алачагы эшли. 1912 – 1913 еллар ихаталар саны 282 гә җитеп, волостьта зурлыгы, кеше саны буенча Пучыдан гына калыша. Гражданнар сугышында, 1921 елгы ачлыкта халыкның яртысы юкка чыга: 700 кеше генә кала. Мәчет хакындагы беренче мәгълүматлар 1813 елга карый, икенче иман йортын салырга 1907 елның 5 гыйнварында рөхсәт алалар. Мәдрәсәдә дини сабакка өйрәтәләр. 4 сыйныфлы урысча укыта торган мәктәп эшли. Җил тегермәне тотканнар. Мөшеге елгасында Матвей Пальминга тегермән корырга, елганы 31 елга куллануга,болын – урманнан файдалануга рөхсәт биргәннәре өчен анда ташламалы бәядән он тарттырганнар. Габделкаюм һәм аның сатучысы Шәмсегәрәй Миндукаевләр өяз базарында сату итәләр. Совет власте урнашкач, биредә авыл Советы оеша, хуҗалыклар эреләндерелгәндә, Түкегә буйсына башлыйлар. Зөбәердәге “Татарстан” хуҗалыгы“Партизан” белән берләштерелә (1959), исемнең күңелгә ятышлысы калдырыла. 1930 елда 6 гайләгә кулак хуҗалыгы тамгасы тагыла. Иман йортының манарасы 1934 елны киселә, кабат ярымай 1994 елның 5 августында нурын чәчә башлады. Барлык социаль объектлар бар, эшлиләр. Шул исәптән төп гомуми белем бирү мәктәбе дә. Бөек Ватан сугышына алынган 155 яугирнең 89 ы һәлак була, хәбәрсез югала. Демография Халык саны179518341859187018841897191319201926193819491958197019791989200220102143786236871009107713701260855733548540708522317288310 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 234 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Авыл белән бәйле шәхесләр Илгизәр Исламов (1955), 1981―2021 елларда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солист-вокалисты, Татарстанның атказанган артисты (2000).
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1888-06-21 Солтан Мөхетдинев «Мансурия» мәдрәсәсеСвердлау татар-башкорт педагогия укуханәсе No/unknown value No/unknown value 1905-10-13 Зәки Әхмәтшин Кызыл профессура институты No/unknown value No/unknown value 1919-12-29 Гатаулла Минаев партизан 1982-09-29 Ривне 1930 Тимершәех Фазуллин No/unknown value 1955-11-16 Илгизәр Исламов Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте җырчы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1979-09-29 Лилия Муллагалиева Казан дәүләт мәдәният институты җырчы Казан шәһәр филармониясеТатарстан — Яңа Гасыр
Гатаулла Минаев Зәки Әхмәтшин Илгизәр Исламов Лилия Муллагалиева Солтан Мөхетдинев Тимершәех Фазуллин
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.