Одинцы (, ) — Удмуртиянең Юкамен районы урнашкан татар авылы, Юкамен авыл җирлегенә керә.А. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011.

Географиясе

Юкамен авылыннан 13 км көньякка һәм Ижевскидан 125 км төньяк-көнбатышка таба Югары Сөрҗе елгасы буенда урнашкан.

Сәгать поясы Одинцы авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).

Тарихы

Одинцовской пүчинкәсе буларак беренче тапкыр 1859 елда телгә алына, ул вакыт биредә 9 йортта 63 кеше яшәгән. 1891 елда биредә 16 йортта 117 кеше, руслар яшәгән. 1959 елда 56 кеше исәпләнгән, руслар. 1970 елда 106 кешегә кадәр үсә, төп халкын татарлар тәшкил итә башлый.«Родная Вятка». Хәзерге вакытта да Одинцы сакланып калган, әмма бу авылның күпчелек халкы хәзер инде юкка чыккан Югары һәм Түбән Кошопи дигән татар авылларыннан чыккан кешеләр тәшкил итә, руслар барысы да диярлек авылдан күчеп киткәннәр.

Халык саны

2002 елгы җанисәп буенча 60 кешенең 49 % халкы татарлар, 33% руслар булган.

Искәрмәләр

Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары