Кушнаренко районы (, ) — Башкортстанның үзәк өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 69 авыл бар, шуларның 56-сы татар авылы, аннан кала 12 кечкенә рус һәм 1 ар (Канлы) авылы бар.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Кушнаренковский район.

Районда татар авыллары: Кушнарин, Әхмәт, Ахта, Байталлы, Бакай, Бәйки, Югары Акбаш, Югары Сәет, Гомәр, Гөргери, Гуровка, Ибраһим, Илек, Илморза, Ислам, Казарма, Калтай, Каратәкә, Карача-Елга, Көдешлебаш, Купай, Кызылкүпер, Мәүлет, Мәмәк, Марс, Түбән Акбаш, Түбән Сәет, Түбән Акбаш, Яңа Акбаш, Яңа Бакай, Яңа Баскак, Яңа Гомәр, Яңа Кормаш, Яңа Камышлы, Яңа Тукмаклы, Первушино, Рәсмәкәй, Сәет, Урта Акбаш, Иске Мортаза, Иске Гомәр, Иске Кормаш, Иске Йомран, Иске Камышлы, Иске Тукмаклы, Субай, Солтанай, Сүлтеп, Таганай, Тәңребирде, Талбазы, Үгез, Урал, Учхоза сельхозтехникума, Чыршы-Тартыш, Шарипово, Якупово. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Авылларны мишәр татралары һәм йомышлы казан татарлары нигезләгән. Татар авылларында татар теленең минзәлә (бәләбәй урынчылыгы) һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Минзәлә сөйләше Карача-Елга һәм Иске Камышлы авыл советларына карган авылларда таралган. Стәрлетамак сөйләшендә калган татар авылларында сөйләшәләр. Бу төркем урта диалектның көчле тәэсиренә дучар була һәм мишәр диалектыннан [к], [г], [ү], [а] авазларының мишәрчә әйтелешен һәм -гынчы/-генче аффикслары кулланышын гына саклап калган.

Юкка чыккан татар авыллары: Приволье, Торнабасу.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Кушнаренко районы *