Яңавыл районы (, ) — Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан район. Районда барлыгы 79 авыл бар, шуларның 52-се татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Янаульский район. Моннан тыш 11 башкорт, 12 мари, 23 удмурт, һәм 5 урыс авылы бар. Район үзәге Яңавылда да татарлар күпчелекне тәшкил итә.
Районда татар авыллары: Айбүләк, Асаудыбаш, Әхтиял, Байгуҗа, Бәдрәш, Бәдрәш-Актау, Булатъелга, Гөтбер, Зеркә, Исәнбай, Иске Алдар, Иске Кодаш, Иске Көек, Истәк, Иткенә, Ишбулды, Карман, Карман Тукталышы, Кисәк Каен, Кичикир, Комалак, Ком, Кушимән, Күчтавыл, Кызылъяр, Мәсәгут, Прогресс, Сабанчы, Салих, Сандугач, Сибәде, Султый, Тартар, Татар Урадысы, Тау, Ташъелга, Түбән Чат, Уракай, Урал, Ушьятау, Чулпан, Югары Чат, Югәмеш, Юсык, Ямады, Ямьяды, Янбарис, Яңа Алдар, Яңа Кодаш, Яңа Көек, Ялгыз Нарат. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Татар авылларында татар теленең бөре һәм минзәлә (яңавыл урынчылыгы) сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Яңавыл шәһәреннән көнчыгышка таба бөре, көнбатышка таба минзәлә сөйләше таралган. Минзәлә сөйләше барлык башкорт авылларында да, Удмурт Ошьясы, Удмурт Урадысы дигән удмурт авылларында да туган тел буларак таралган. Калган удмурт, мари авыллары халкының күп өлеше дә татарча белә, бөре сөйләше вәкилләре арасында көн күрәләр.
Юкка чыккан татар авыллары: Мәләгош.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Яңавыл районы *