Магнус Николай Цельсий (швед телендә: Magnus Nicolai Celsius; 1621—1679) — швед математигы, астрономы, ботанигы һәм педагогы; Уппсала университетының ректоры.

Тәрҗемәи хәле Магнус Николай Цельсий 1621 елның 16 январендә Альфта урынында швед Хельсингланд провинциясендә туган булган.

Башта ул пастор булган, әмма соңрак чиркәүдә хезмәтен калдырган һәм Уппсала университетында математика кафедрасында профессор вазифасын биләгән, ә соңрак аның ректоры булган.

Магнус Цельсийның фәнни-әдәби эшчәнлеге, мөгаен, 1658, 1659, 1660 һәм 1661 елларга альманахлар белән башланган. Аннан соң ул «Observationes circa cometam in finem А. 1664» («Acta litteratura et scient. Suec.», т. II) һәм күбесенчә астрономик фәннәргә багышланган, 1671—1678 елларда бастырылган 15 диссертация нәшер иткән — мәсәлән: «De cometis», «De comparatione corporum coelestium ad tellurem», «De eclipsibus», «De principiis astronomicis communibus» һәм башкалар.

Магнус Николай Цельсий 1679 елның 5 маенда үлгән.

Гаиләсе Балалары:

Цельсий, Нильс (1658—1724) — швед астрономы; астроном, геолог һәм метеоролог Андерс Цельсий атасы. Цельсий, Юхан (1660—1710) — швед шагыйре. Цельсий, Улоф (1670—1756) — швед теологы, ботанигы, тарихчысы, Шәркыять белгече (аның улы Улоф Цельсий (кечесе); 1716—1794) — швед тарихчысы, чиркәү һәм сәяси эшлеклесе). Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар