Байсар (, ) — Удмурт Республикасының Кыяс районында урнашкан татар авылы.

Географиясе Авыл республиканың көньяк өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында, Сарапул калкулыгы эчендә, районның административ үзәге Кыяс авылыннан көньяк-көнбатышка таба якынча 7 километр ераклыкта (туры сызык буенча) урнашкан. Абсолют биеклек диңгез өслегеннән 130 метр биеклектә.

Климаты Климат уртача континенталь дип характерлана, озын, салкын кышлар, кар аз ява һәм җәй чагыштырмача җылы була. Уртача еллык һава температурасы 2,3 °C. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,9 °C (абсолют максимум — 38 °C); иң салкын (гыйнвар) −14,3 °C (абсолют минимум — 48 °C). Актив үсү чоры 130—135 көн дәвам итә. Уртача еллык явым-төшем күләме 500—600 мм, шуның 371 ммы апрель һәм октябрь арасында ява. Кар капламы 160—165 көн дәвам итә.

Тарихы

Авыл 1929 елда Әгерҗе районындагы Акхуҗа авылыннан бүленеп чыккан.

Акхуҗалыларның әле революциягә кадәр үк Карамас-Пельга белән Унур-Кыясово (Очкыр) авыллары янәшәсендә дә имана җирләре булган. Колхозлаштыру заманында Себергә сөрелүдән котылу һәм имана җирен дә саклап калу өчен, Акхуҗаның Нуретдин, Хөснетдин, Фәрахша, бертуган Шакир һәм Нури Бакировлар, Бәхти Җәмилев, Хаҗиәхмәт, Фәерша, Галләм Габдрахманов, Лотфулла атлы 10 ире җигүле атлары белән Очкыр янындагы басуга күчеп килә.

1939 елга кадәр Әгерҗе районына караган.Вахит Имамов. Удмуртиядәге татар авыллары.

1946 елда авылда 120 кеше гомер иткән. 1959 елда 155 кеше яшәгән.Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704.

Авыл атамасы Авыл оешкач та, яз көне Галләм исемле кешене Сөн елгасы буена орлык артыннан җибәрәләр. Ә ул волость үзәге булып торган Иске Байсарга килеп җитә дә дүрт мәчетле авылның төзеклеген, матурлыгын күреп соклана. Кайткач, шушы Галләм агай тәкъдиме буенча, яңа авылга да Байсар дип исем кушалар.

Халык саны

Милли составы 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 102 кешенең 77 %-ын татарлар тәшкил иткән. 1946 елда авылда 120 кеше гомер итсә, бүген барыбер 28 хуҗалыкта 64 кеше яши.

2022 елда 28 хуҗалыкта 64 кеше яшәгән.

Дин

Авылда мәчет юк, халкы Тауҗамал авы­лы мәхәлләсенә карый.Удмуртиянең Тауҗамал авылында намаз укырга өйрәткән Галия Мәҗитовага рәхмәт әйтәләр.

Инфраструктура Йортларга газ һәм су кертелгән. Күмәк хуҗалык­лары 90-нчы елларда таралып бетә. Җирле фермер Ф.Мәҗитов зур агрофирма оештыруга ирешкән, аның савымчылык фермалары Тауҗамал, Мүшәк һәм Байсар авыллары буйлап таралган, бүген шулар авыл халкын эш урыны һәм хезмәт хакы белән тәэмин итә. Чәчүлекләре, ашлык складлары, комбикорм әзерләүче цехлары бар.

Мәдәният Байсар авылында мәдәният йорты эшли, аның каршында «Нур» үзешчән фольклор коллективы бар, музей эшләнгән, ел саен «Карга боткасы» бәйрәме үткәрелә.Онлайн — энциклопедия Tatarica.

Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Кыяс районы торак пунктлары