Гомуми чыгымнар ( , еш кына TC дип билгеләнә) яки тулаем чыгымнар — үзгәрүчән чыгымнар суммасыннан торган товарлар җитештерү, хезмәт күрсәтү, эш башкару өчен кирәкле чыгымнарны күрсәтүче икътисади категория ( , еш кына VC яки TVC (гомуми үзгәрүчән чыгымнар) һәм даими чыгымнар дип атала ( билгеле бер күләмдәге продукция өчен кирәкле (еш кына FC яки TFC (гомуми даими чыгымнар) дип атала). Гомуми чыгымнар — билгеле бер күләмдә продукция җитештерүне оештыру өчен, фирма файдаланган яки файдаланачак ресурсларның тулы күләмен алуга тотылган чыгымнар.
Фирма эшчәнлеге, хуҗалар табыш рәвешендә керем алганда гына, үзен аклый. Ә табыш — товар сатудан кергән акчаның аны җитештерү һәм сатуны оештыруга киткән чыгымнар суммасыннан артып китүе ул.
Әмма бу билгеләмә бик үк төгәл түгел, чөнки гомуми чыгымнарның зурлыгын төрлечә исәпләргә мөмкин. Теләсә кайсы фирма үз эшчәнлегендә ике төрле ресурстан файдалана:
— тышкы ресурслардан;
— эчке ресурслардан.
Тышкы ресурсларга фирма башка коммерция оешмаларыннан яки гражданнардан сатып ала торган барлык нәрсәләр (материаллар, детальләр, энергия, эшче көче һәм башкалар) керә. Алар билгеле бер күләмдә продукция җитештерү өчен тотыла, ә алдагы партияне җитештерү өчен аларны тагын алырга кирәк. Мәсәлән, хезмәт хакы бер айга исәпләнә, һәм ул ялланган хезмәткәрләргә шушы вакыт эчендә җитештергән продукция яки хезмәт күрсәтү күләме өчен түләнә. Яңа ай килеп җитә, һәм хезмәт иткән өчен яңадан түләргә кирәк.
Эчке ресурслар — фирманың үз карамагындагы һәм аның тарафыннан үз эшчәнлеген оештыру өчен файдаланыла торган нәрсәләр. Мондый ресурсларның иң әһәмиятлеләре — биналар, җиһаз, җир, фирма хуҗасының аны төзүгә киткән акчасы.
Искәрмәләр
Төркем:Чыгымнар Төркем:Бухгалтерия