Дәүләкән педагогика училищесы () – 1930-1955 елларда Башкортстан АССРның Дәүләкән шәһәрендә эшләп килгән мөгаллимнәр әзерләүче урта һөнәри уку йорты.

Тарихы Уку йортына, милли мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында укыту өчен мөгаллимнәр әзерләү максатында, 1930 елда нигез салына.

1946 елда башкорт бүлекчәсе укытучыларын, шәкертләрен, матди чыганакларның бер өлешен Башкортстан АССР Күгәрчен районы Морак авылына күчерәләр һәм Морак башкорт педагогика училищесы оештыралар.

1955 елда татар бүлекчәсен Бәләбәй педагогика училищесынә кушалар.

Төзелеше Уку йорты ачылган вакытта бары тик көндезге татар бүлекчәсе генә була. Соңрак көндезге башкорт бүлекчәсе , ә 1939 елдан рус читтән торып уку бүлекчәсе (1945 елдан көндезге рус бүлекчәсе) ачыла.

Уку йортында китапханә, ярдәмче хуҗалык, тәҗрибәләр өчен җир кишәрлеге була.

Һәр елны укырга 250 студент кабул ителә. Эшләү дәверендә барлыгы 2 000 белгеч әзерләнгән.

Танылган шәхесләр Әлеге уку йортының тарихы белән татар һәм башкортның күп кенә күренекле шәхесләренең исемнәре бәйле: Сәгыйть Агиш Хөсәен Кунакбай С.С. Сатучин Шамил Анак Шәриф Биккол Хәким Гыйләҗев Ахияр Хәким Муса Гали Гыйлемдар Рамазанов Чыганак Башкортстан (белешмәлек)

Сылтама Бәләбәй педагогика көллияте сайты

Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Башкортстан урта һөнәри уку йортлары