Җәмгыять утраулары (, ) — Тын океанның көньяк өлешендә, Полинезиядә урнашкан утраулар төркеме. Француз Полинезиясе (Франциянең диңгезарты биләмәсе) составына керә.
Җилтияр һәм Җилтимәс утраулар төркмнәреннән гыйбарәт. Мәйдан 1593 км². Административ мәркәз — Папеэте (Таити утравында). Утрауларның күбесе янартау атылуыннан пәйда булганнар, алар мәрҗән рифлары белән уратылган. Биеклек 2241 метргача. Иң зур утрау — Таити.
Тропик диңгез климаты. Уртача температура мартта +26°С, августта +20°С. Еллык явымнар саны — 1500—2500 мм. пальмасы, сандал, ваниль агачлары, банан, шикәркамыш, пахта, ананас һ.б.н. үстерелә. Балык тотыла, энҗе җыела.
Төркем:Австралия һәм Океания утраулар төркемнәре Төркем:Полинезия