Иовлев урамы, Владимир Иовлев урамы () — Казанның Киров районындагы (Бишбалта) кечкенә урам. Гладилов урамы белән киселештә башлана. Клара Цеткин урамы белән киселештә тәмамлана. Күн , Киров дамбасы урамнары, тимер юл белән кисешә. Казансу елгасының иске агымы аша салынган күпер ( күпер) «Казанские ведомости», 05.10.2011 аша уза. Советлар Берлеге Каһарманы Владимир Иовлев (1920-1944) исемен йөртә. Почта индексы 420030.

Тарих Элек бу урамның аерым исеме булмаган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Казанның Киров районындагы Урак һәм Чүкеч Клара Цеткин урамыннан Гладилов урамына кадәр өлешенә Бөек Ватан сугышында һәлак булган танк полкы ротасы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1945, вафатыннан соң), ике Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Адмираллык бистәсендә (Заверниха урамы, 20) Мемориал Великой Отечественной войны яшәгән Владимир Александр улы Иовлев (1920-1944) истәлегенә Иовлев урамы исеме бирелә.

Игътибарга лаек объектлар Казансу елгасының иске агымы аркылы салынган Бөкре күпер

Галерея

Сылтамалар Улица Иовлева. kznportal.ru, 31.08.2011 Иовлев урамы Казан картасында

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Киров районы урамнары