Николай Михайлович Малиев (14 апрель 1841 ел , Сембер — 20 гыйнвар 1919 ел, Санкт-Петербург) — табиб, Томск университетының анатомия кафедрасына нигез салучы, Казан, Томск һәм Санкт-Петербург университетлары профессоры. этнограф, антрополог. Медицина докторы (1874). Дәүләт советы советнигы. 1869 елдан Казан университеты укытучысы. Өфө губернасына 1875 елгы экспедиция вакытында Көньяк Урал халыкларының антропологик типларын өйрәнүче, башкортларның дала (Дим һәм Өршәк елгалары бассейнында яшәүче) һәм урман (Эсем елгасы бассейнында яшәүче) типларын ачыклаучы. 4нче дәрәҗә Изге Владимир, 2нче һәм 3нче дәрәҗә Изге Анна, 2нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары кавалеры.

Биографиясе Николай Малиев 1841 елның 14 (2) апрелендә хәзерге Ульяновск (Сембер) шәһәрендә мәхәллә рухание гаиләсендә туган. 1864 елда Санкт-Петербургтагы медицина-хирургия академиясен кызыл диплом белән тәмамлый. 1874 елда медицина фәннәре докторы дәрәҗәсен алу өчен «Чагыштырма антропология өчен материаллар» дигән диссертация яклаган..1875 елдан Казан университетында эшли башлый, башта прозектор, ә 1885 елдан 1888 елга кадәр физиологик анатомия кафедрасында приват-доцент булып эшли. Казан университетында эшләгәндә, ул удмуртлар, башкортлар, марилар, коми-пермяклар һәм башка халыклар вәкилләренең баш сөякләрен антропологик өйрәнү өчен берничә тапкыр экспедицияләргә чыга. Ул Казан университетының анатомик музеенда күренекле краниологик коллекция (төрле милләт кешеләренең 695 баш сөяге) булдырган. 1882 елда Николай Михайлович Париж антропология җәмгыятенең әгъза-корреспондент итеп сайланган.

1888 елның 1 июленән Император Томск университетының нормаль анатомия кафедрасында гадәттән тыш профессор һәм 1889 елның 1 гыйнварынан гади профессор итеп билгеләнә. Томскта эшләгән беренче көннәреннән үк ул кафедраны оештыра һәм уку елы башлануга әзерли башлый. Уку бинасының беренче катында секция залы, мәет инъекцияләре һәм анатомик үрнәкләрне саклау бүлмәләре урнаштырылган. Икенче катта анатомик музей, профессор кабинеты һәм 75 кешелек аудитория урнашкан. 1889 елда ул Томск университетының натуралистлар һәм табиблар җәмгыяте рәисе урынбасары итеп сайлана һәм «Император Томск университеты хәбәрләре мөхәррире» («Известий Императорского Томского университета») итеп билгеләнә. 1890—1895 елларда медицина факультеты советы секретаре (деканы) булган . 1896 елда анатомия кафедрасына анатомия буенча 200 гә якын китап һәм журнал бүләк иткән.; университетның анатомик музеен булдыруга зур өлеш кертә. Ул оста анатом булган һәм Томск университетында эшләгән чорда анатомик үрнәкләрнең зур коллекциясен (597 үрнәк) булдырган, алар музейда саклана. Николай Малиев 30 ел хезмәт иткәннән соң ,1897 елда, отставкага китә, ләкин университетта лекцияләр укуын дәвам итә. 1897—1916 елларда Санкт-Петербург университетында зоология, чагыштырма анатомия һәм физиология кафедрасында приват-доцент булып эшли. Николай Михайлович Малиев 1919 елның 20 гыйнварында Санкт-Петербургта вафат булган.

Әдәбият

Юсупов Р. М. Малиев, Николай Михайлович // Башкирская энциклопедия. Том 4. Л — О. Уфа, 2008. С. 99.

Искәрмәләр

Сылтамалар

К биографии Н. М. Малиева – Российского анатома, одного из корифеев отечественной антропологии С.А. Некрылов, С.Ф. Фоминых

Төркем:1841 елда туганнар Төркем:2 апрель көнне туганнар