Юдита Вайчюнайте (; 1937 елның 12 июле, Каунас — 2001 елның 11 феврале, Вильнюс) — Литва шагыйрәсе һәм тәрҗемәчесе; балалар өчен шигъри пьесалар һәм пьеса-әкиятләр авторы; психиатр һәм невропатолог Викторас Вайчюнас кызы, шагыйрь Пятрас Вайчюнасның туганнан туган сеңлесеGintarė Bernotienė. Vaičiūnaitė Judita (лит.). Visuotinė lietuvių enciklopedija. Mokslo ir enciklopedijų leidybos centras (16 декабря 2013)..

Тормыш юлы Юдита Вайчюнайте 1937 елның 12 июлендә психиатр һәм невропатолог табиб гаиләсендә туа. 1959 елда Вильнюс дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый, анда литва телен һәм әдәбиятын өйрәнә; бер үк вакытта музыка мәктәбендә укый. Курсташлары Аушра Слуцкайте һәм Томас Венцлова шагыйрәнең иҗади манерасын формалаштыруга йогынты ясыйлар.

Литва Язучылар берлегенең «Литературная ир мянас» (; «Әдәбият һәм сәнгать»; 1962—1966) атналык газетасы, «Калба Вильнюс» (; «Вильнюс сөйли») һәм «Науясис деновидис» () атналыклары редакцияләрендә эшли.

Иҗат Юдита Вайчюнайте шигырьләрен 1956 елдан бастыра башлый. Беренче китабын цензура уздырмый, икенче китабы («Язгы акварельләр») 1960 елда чыга. Балалар өчен пьесасы Вильнюс Яшьләр театры (1972), пьесасы Каунас драма театры (1972) тарафыннан куела; пьесалар соңрак Литваның төрле театрларында куела. («Балачак көзгесендә», 1996) исемле балалар истәлекләре китабын яза.

Анна Ахматованың литва телендәге (1964) шигърият җыентыгында һәм вакытлы матбугатта басылган шигырьләрен, Ольга Берггольц шигырьләрен ( лирика җыентыгы, 1979), Семён Кирсанов, Георгий Леонидзе, Франтишек Грубин, Десанка Максимович шигырьләрен, шулай ук Софья Могилевскаяның «Санта Тереза виолончеле» повестен (1973), Владислав Крапивинның хикәяләрен һәм повестьларын (, 1976) литва теленә тәрҗемә итә. Льюис Кэрроллның «Алисә хыял көзгесендә» (, 1965; тәрҗемәче Юлия Лапените) әсәрендәге шигырь текстларны литва теленә Юдита Вайчюнайте тәрҗемә итә.

Вайчюнайте шигырьләре инглиз, латыш, норвег, рус телләренә тәрҗемә итеп басыла.

Бүләкләр һәм исемнәр

«Шигърият язы» премиясе лауреаты (1978) шигырьләр китабы өчен Литва ССР Дәүләт премиясе (1986) (1985) шигърият җыентыгы өчен әдәбият өлкәсендә Балтыйк ассамблеясе премиясе (1996) Бөек Литва кенәзе Гядиминас Орденының офицер тәресе (1997) Литва Язучылар берлеге премиясе (2000)

Хәтер Юдита Вайчюнайте исеме белән Вильнюста (Паняряй районында) урам аталган (). Шагыйрә вафатының унынчы елына 2011 елның 4 августында Вильнюста Станислав Монюшко скверында Изге Екатерина костёлы янында мемориаль скульптура композициясе ачыла.

Китаплар

Pavasario akvarelės: eilėraščiai. Vilnius: Valstybinė grožinės literatūros leidykla, 1960. Kaip žalias vynas: eilėraščiai. Vilnius: Valstybinė grožinės literatūros leidykla, 1962. Per saulėtą gaublį: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1964. Vėtrungės: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1966. Po šiaurės herbais: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1968. Spalvoti piešiniai: eilėraštukai. Vilnius: Vaga, 1971. Pakartojimai: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1971. Klajoklė saulė: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1974. Balkonas penktame aukšte: eilėraščiai jaunesniam mokykliniam amžiui. Vilnius: Vaga, 1975. Neužmirštuolių mėnesį: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1977. Mėnulio gėlė: vienaveiksmės pjesės - pasakos jaunesniam mokykliniam amžiui. Vilnius: Vaga, 1979. Šaligatvio pienės: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1980. Pavasario fleita: pjesės. Vilnius: Vaga, 1980. Karuselės elnias: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1981. Smuikas: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1984. Nemigos aitvaras: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1985. Žiemos lietus: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1987. Šešėlių laikrodis: eilėraščiai. Vilnius: Vaga, 1990. Gatvės laivas: eilėraščiai. Vilnius: Vyturys, 1991. Pilkas šiaurės namas: eilėraščiai. Vilnius: Viltis, 1994. Žemynos vainikai: eilėraščiai. Vilnius: Lietuvos rašytojų sąjungos leidykla, 1995. Vaikystės veidrody: eilėraščiai. Vilnius: Baltos lankos, 1996. Kai skleidžiasi papirusas: orientalistiniai eilėraščiai. Kaunas: Orientas, 1997. Sus. Vilnius: Vaga, 1998. Skersgatvių šešėliais aš ateisiu: eilėraščiai. Vilnius: Žuvėdra, 2000. Debesų arka: 1998-2000 metų eilėraščiai. Vilnius, Lietuvos rašytojų sąjungos leidykla, 2000. Raštai. Vilnius: Gimtasis žodis, 2005. Aitvaras: eilėraščių rinktinė. Vilnius: Alma littera, 2005. Dulkėta Kauno saulė. — Vilnius: Versus aureus, 2007. — 72 с. — ISBN 978-9955-69-998-9. Mabre viešbutis. — Vilnius: Lietuvos rašytojų sąjungos leidykla, 2009. — 152 с. — ISBN 978-9986-39-623-9. Лунный цветок: Одноактные пьесы-сказки. Для мл. школ. возраста. 93 с. Вильнюс: Вага, 1979 Одуванчики на тротуаре: Стихи. Вильнюс: Вага, 1980. 126 с. Змей бессонницы: Стихи. Худож. Р. Гибавичюс. Вильнюс: Вага, 1985. 415 с. Зимний дождь: Стихи. Худож. Р. Гибавичюс. Вильнюс: Вага, 1987. 148 с. В месяц незабудок: Стихи. Пер. с литов. Л. Сушковой; худож. Р. Гибавичюс. Москва: Советский писатель, 1987. 159 с. Dikt fra Sųvnlųshetens Drake og andre samlinger. Oslo, 1994 Fire Put Out by Fire: Selected poems of Judita Vaiciunaite in Lithuanian and English. Lewiston, 1996.

Искәрмәләр

Әдәбият

Emilija Dagytė, Danutė Straukaitė. Vaičiūnaitė Judita // Tarybų Lietuvos rašytojai. Biografinis žodynas. — Vilnius: Vaga, 1975. — С. 168—169. — 190 с. — 30 000 экз.

Сылтамалар

Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:Литва тәрҗемәчеләре Төркем:Вильнюс университетын тәмамлаучылар Төркем:2001 елда вафатлар Төркем:11 февраль көнне вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1937 елда туганнар Төркем:12 июль көнне туганнар