Этье́н Безу́ (француз телендә: Étienne Bézout; 1730 елның 31 марты, Немур — 1783 елның 27 сентябре, Фонтенбло янында Бас-Лож) — француз математигы, Франция фәннәр академиясе әгъзасы (1758).
Математиканы Гардемариннар училищесында (1763) һәм Король артиллерия корпусында (1768) укыткан. Аның төп эшләре алгебрага карый (югары дәрәҗә алгебраик тигезләмәләр системаларын өйрәнү, андый системаларда билгесезләрне чыгарып ташлау һ. б.). Күп мәртәбә янә нәшер ителгән алты томлы «Математика курсы»ның (1764—1769) авторы.
Аның исеме белән математикада түбәндәгеләр аталган: Безу боҗрасы Безу нисбәте Безу теоремасы Безу теоремасы (алгебраик геометрия) Галим исеме Безу (17285) астероидына кушылган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар