Гүзәлия Сәйфулла кызы Хаҗиева (Гыйләҗева) (; 1982 елның 3 октябре, Мамадыш) — татар тел белгече, филология фәннәре докторы. Ономастика, антропонимика, фольклор һәм этнолингвистика өлкәсендәге белгеч, 4 монография һәм 70тән артык фәнни мәкалә авторы. Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты, Татарстан Фәннәр академиясенең яшь галимнәр советының элеккеге рәисе.
Гүзәлия Хаҗиева татар антропонимик системасының тарихи катламнарын һәм үсеш тенденцияләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән галимә. 2004–2020 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, 2020 елдан фәнни-педагогик эшчәнлеген Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам итә.https://www.antat.ru/tt/iyli/ob-institute/structure/sotrudniki/khazieva-g.php
Тормыш юлы Гүзәлия Хаҗиева 1982 елның 3 октябрендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә туган. 1999 елда Кызыл тау урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. 1999–2004 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында белем ала, югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый. 2004–2007 елларда КДУ аспирантурасында укый һәм 2007 елда профессор Г. Ф. Саттаров җитәкчелегендә «Татар ир-ат исемнәренә тарихи-лингвистик анализ» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.
Хезмәт юлын 2004 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында башлый, биредә 2020 елга кадәр өлкән фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. Фәнни эшчәнлеге белән беррәттән, 2018–2020 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең яшь галимнәр советы рәисе булып тора. 2020 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында эшли. Фәнни кызыксынуларына татар антропонимик системасы, төрек теле, ономастика, этнолингвистика һәм тел тарихы мәсьәләләре керә.
Төп хезмәтләре
Монографияләре, уку-укыту әсбаплары
Хаҗиева Г.С. Татар ир-ат исемнәре. – М.: Россия дәүләт гуманитар университеты, 2008. – 146 б. Хаҗиева-Демирбаш Г.С. Татар антропонимик системасының үсеш тенденцияләре. – Казан: ИЯЛИ, 2018. – 222 с. Хаҗиева-Демирбаш Г.С. Татар фамилияләре // Татар лексикологиясе // М. З. Закиев, Г. Р. Галиуллина, Г. С. Хаҗиева-Демирбаш и др. // Татар лексикологиясе: өч томда. – Казан: ТƏhСИ, 2017. – С. 90 – 103 Хаҗиева-Демирбаш Г.С. Татар кушаматлары // Татар лексикологиясе // М. З. Закиев, Г. Р. Галиуллина, Г. С. Хаҗиева-Демирбаш и др. // Татар лексикологиясе: өч томда. – Казан: ТƏhСИ, 2017. – С. 103 – 115 Хазиева-Демирбаш, Г. С. Татарские личные имена в этнокультурном пространстве языка / Г. С. Хазиева-Демирбаш. – Казань: Магариф – Вакыт, 2017. – 444 с. Хаҗиева-Демирбаш Г.С. Татар мифонимикасы // Татар лексикологиясе // М. З. Закиев, Г. Р. Галиуллина, Г. С. Хазиева-Демирбаш и др. // Татар лексикологиясе: өч томда. – Казан: ТƏhСИ, 2017. – С. 421 – 432 Хаҗиева-Демирбаш, Г. С. Җир йөзендә исеме бар, халык өчен җисеме бар / Г. С. Хаҗиева // Милли-мәдәни мирасыбыз: Мамадыш. – Казан: ТƏhСИ, 2017. – Б. 157 – 171. Хазиева Г.С. Турецкий язык в туризме. Учебное пособие. – Казань, 2008. – 60 с. Хаҗиева Г.С. Хәзерге татар теле лексикасының стилистик катламнары./ Г.С. Хаҗиева. - Казан: Казан ун-ты, 2011. - 134б.
Мәкаләләре
Хәзерге татар поэзиясендә окказиональ сүзләрнең кулланылышы // Инсани фәннәр: эзләнү һәм табышлар: Йомгаклау конференциясе материаллары -‒2012. ‒ Казан, 2013. −149-154 б. Антропонимическое пространство татарских и турецких загадок / Г. С. Хазиева-Демирбаш // Вестник Челябинского государственного университета. ‒ 2014. ‒ № 3. ‒ С. 128-130. Антропонимическое пространство татарских народных волшебных и бытовых сказок. Современная тюркология: литература, история и культура тюркских народов: Материалы 7 Международной тюркологической конференции (России, Республика Татарстан, г. Елабуга, 7 фев. 2014).‒ Елабуга: Изд-во Елабужского института КФУ, 2014. ‒ 115-117 б. Личные имена в татарских загадках // Ономастика Поволжья: материалы ХIV Международной научной конференции (Тверь, 10 – 12 сентября 2014 г.) / Под ред. И.М. Ганжиной, В.И. Супруна. – Тверь: Изд-во Марины Батасовой; Альфа-Пресс, 2014. –с. 327-330. О некоторых особенностях функционирования татарских личных имён (по материалам ЗАГСа г. Казани 2002–2012 гг.) // Вопросы ономастики,Екатеринбург: Уральский университет, №2 (17), 2014. ‒ 93-99 с. Основные тенденции развития современных татарских личных имен начала XXI века // Ученые записки Казанского университета. Серия Гуманитарных наук, 2014, т. 156, кн. 5, с. 177-187 7. Хазиева-Демирбаш Г.С. Хазиева-Демирбаш, Г. С. Сравнительно-сопоставительный анализ антропонимов коранических персонажей в афористических жанрах татарского и турецкого фольклора / А. М. Иванова, Г. С. Хазиева-Демирбаш // Вестник Чувашского университета. – 2017. – № 2. – С. 208 – 212.
Сылтамалар Гүзәлия Хаҗиева (ТР ФА)
Гузалия Хазиева (рус телендә)